Баланың теле ачылсын өчен белгечләр ниләр киңәш итә?
Күп ата-ана бала сөйләмендәге проблемаларны соң күрә: аңа инде 3-4 яшь, ә ул һаман сөйләшми. Шуннан соң белгечтән белгечкә йөрүләр башлана. Әмма логопедка бару, никтер, гел соңгы планга калдырыла. Бу уңайдан логопед киңәшен тәкъдим итәбез.
Балагыз белән тыныч, салмак, ашыкмыйча сөйләшегез. Сезнең сөйләм балагызга үрнәк булып тора.
Бала белән кайда гына булсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә, сөйләшегез: киенгәндә-чишенгәндә, ашарга пешергәндә, өй җыештырганда, уйнаганда, урамнан барганда, кибеттә. Мәсәлән, саф һавада йөргәндә чәчәк, агач, кошларны күзәтегез, исемнәрен атагыз, юлда очраган әйберләрнең сыйфатларын бергәләп санагыз.
Әкият, хикәятләр укыгыз. Бу аларның сүзлек запасын баетыр һәм дөньяны күзаллауларын киңәйтер. Балагызга укылган әкиятнең эчтәлеген курчакка, сеңлесе яисә энесенә сөйләттерергә мөмкин.
Бала белән бер дәрәҗәдә сөйләшегез. Әгәр теге яки бу сүзне дөрес әйтмәсә, көлмәгез. Әйтә алмаган авазын тизрәк әйттерергә ашыкмагыз, вакыты җитү белән ул үзе әйтер.
Мондыйрак сораулар бирергә мөмкин: «Бу нәрсә?», «Туп нинди төстә?», «Малай нишли?» һәм башкалар. «Әйе, юк» дип кенә җавап биреп булган сораулардан качыгыз.
Баланы бер генә тапкыр булса да белгечкә күрсәтегез (логопед, отоларинголог), чөнки сез аның сөйләменә ияләшеп, хаталарны сизми башларга мөмкинсез. Балагыз белән белгечкә йөрсәгез, аның киңәш-тәкъдимнәрен истә тотыгыз, биремнәрне үтәгез. Боларны эшләмичә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.
Балаларыгызга карата түзем һәм игътибарлы булыгыз!