-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 гыйнвар 2021, 15:10

Бавырның эштән чыгып баруын күрсәтүче ике билге бар

Бавырның эштән чыгып баруын күрсәтүче ике билге бар, ди табиблар. Белик әле шул хакта. Һәр авыруны соңга калмыйча дәвалый башлаганда гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була бит.

Бавырның эштән чыгып баруын күрсәтүче ике билге бар, ди табиблар. Белик әле шул хакта. Һәр авыруны соңга калмыйча дәвалый башлаганда гына уңай нәтиҗәгә ирешеп була бит.

Гепатоз, ягъни бавырны май басу чире киң таралган авырулардан исәпләнә. Күп очракта кеше бавырында мондый тайпылыш барлыкка килүе хакында озак белми, шул сәбәпле чир азып китә.

Гепатоз, нигездә, алкогольне күпләп кулланучыларда күзәтелә, дигән фикер яшәп килә, әмма ул дөрес түгел, исерткеч эчемлекләрне сирәк кенә кабучылар да әлеге авыруга тарырга мөмкин, ди табиблар. Организм майны эшкәртеп бетерә алмаганда ул бавырны баса башлый, шуннан авыру килеп чыга. Әлбәттә, алкогольле эчемлекләр әлеге процессны бермә-бер көчәйтә.

Табиблар әйтүенчә, әлеге хәвефле авыруга ишарә ясаучы ике билге бар икән.
Беренчедән, бавырда гепатоз таралу турында уң иңбаш сызлавы сөйләргә мөмкин.
Икенчедән, кеше үзенең даими рәвештә бик арыган булуына зарлануы ихтимал. Бу ике билге күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Үз белдегең белән төрле дарулар, яки витаминнар эчә башлау хәлне кискенләштерергә мөмкин.

Әгәр дә инде гепатоз аркасында бавыр шешенсә, кешенең эче дә (уң яклап өске өлеше) авырта башлый.
Бавырдагы май катламнарын УЗИ, компьютер томографиясе ярдәмендә күрергә була. Күп очракта гепатозга симерү, кандагы шикәр күләменең югары булуы китерә. Бу авыруга тарымас өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, яман гадәтләрдән баш тартырга һәм физик яктан актив булырга кирәк, ди белгечләр.

Фото: tkgorod.ru
Читайте нас: