+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
28 гыйнвар 2021, 17:29

Коронавирус йоктыру ни өчен ир-егетләргә аеруча куркыныч?

Коронавирус көчле затлар өчен аеруча хәвефле. Статистика мәгълүматлары буенча, алар әлеге мәкерле инфекциядән, хатын-кызларга караганда, 1,7 тапкыр күбрәк һәлак була. Галимнәр моның нигә шулай икәнен аңлатып биргән.

Коронавирус көчле затлар өчен аеруча хәвефле. Статистика мәгълүматлары буенча, алар әлеге мәкерле инфекциядән, хатын-кызларга караганда, 1,7 тапкыр күбрәк һәлак була. Галимнәр моның нигә шулай икәнен аңлатып биргән.

Ир-егетләрнең коронавирус йоктырып, хатын-кызларга караганда күбрәк вафат булуы галимнәрне махсус тикшеренүләр үткәрергә мәҗбүр иткән.

Вирусология профессоры Александр Чепурнов: "Сер җенси гормоннарда яшеренгән дип фаразлау лөгатькә туры килә", - дип күзәтүләре белән уртаклашкан. Чит ил галимнәре дә шушы фикерне куәтли.
Мисал өчен, Йельск универститеты белгечләре нәкъ менә җенси гормоннарның коронавирус йоктырганнан соң чирнең катлауланып китү-китмәвендә хәлиткеч роль уйнавын дәлилләгән.

Хатын-кызларның COVID-19га бирешеп бармавының сәбәбе аларның организмында ике Х-хромосома булу белән дә аңлатыла икән. Х-хромоса иммунитет өчен җаваплы, ә ир-егетләрдә ул берәү генә.

Моннан тыш, гүзәл затларны эстроген гормоны да саклый, ди галимнәр. Бу гормон коронавирусны күзәнәкләргә кертми, ә менә ир-егетләрдәге андроген гормоны, киресенчә, вируска көч өсти.

Өлкән яшьтәге ир-егетләрдә гормоннар азайса да, вирус алар өчен барыбер бик зур хәвеф тудыра, чөнки аларның иммун системасының башка молекулалары, организмга инфекция кергәч, эшкә кушыла. Тик алар вирусны гына түгел, организмның башка күзәнәкләрен дә "кыра" башлый. Нәтиҗәдә кеше цитокинлы шторм дип аталган бик куркыныч ялкынсынуга юлыга: температура югары була, авыруның хәле бик тиз начарлана. Мондый хәлгә төшкән пациентны бары тик махсуслашкан дәваханәләрдә генә коткарып калып була.
Язылганнарга өстәп, шуны гына әйтик: пандемия бетмәде әле, сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк, ир-егетләребезне саклыйк!

Фото: ru.depositphotos.com
Читайте нас: