Канда шикәр микъдары югары булу организм өчен бик зур куркыныч тудыра. Аның тиешле күләмнән артып китүе турында сөйләүче берничә билге бар.
Немец белгечләре организмда шикәрнең күп булуын күрсәтүче билгеләр белән уртаклашкан. Бу хакта Fit for Fun журналында мәкалә дөнья күргән.
Мәкалә авторлары хатын-кызларга - шикәрне тәүлегенә 25 граммнан, ә ир-егетләргә 37,5 граммнан артык кулланмаска киңәш итә.
Организмда шикәр күбәйсә, иң беренче чиратта ашказаны эшчәнлегендә тайпылышлар күзәтелә башлый: кемнеңдер эче китә, ә кемнекедер киресенчә була. Бу микрофлора бозылу белән аңлатыла.
Икенче киң таралган билге - бәвел куыгы инфекцияләре, чөнки шикәр - бактерияләр үрчү өчен менә дигән мохит.
Җиләс көнне дә гел сусау - шулай ук канда шикәр күләменең артуына ишарә итүче билге.
Аның тешләрне харап итүе хакында күпләрегез белә торгандыр инде. Шикәр тешләрнең эмален бетерә, шунлыктан алар чери.
Һәрдаим арыганлык хисе тойсагыз, кәефегез көзге көн сыман тиз алмашынса да, шикәрле ризыкларны күп кулланасыз дигән сүз.
Адәм баласының ОРЗ, грипп һәм башка төрле вируслы инфекцияләр белән еш авыруына да нәкъ менә шикәр сәбәпче була икән, чөнки ул иммунитетны нык какшата.
Шикәрле ризыклар тышкы кыяфәтне дә боза икән. Мисал өчен, ул тән тиресенә бик начар тәэсир итә, йөздә вакытыннан алда тирән җыерчыклар барлыкка килә.
Фото: felomena.com