Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате” форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.
Анда республиканың коронавирустан киңкүләм вакцинацияләүгә, шулай ук грипп һәм ОРВИның сезонлы кискенләшүенә әзерлеге турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне, гадәттәгечә, Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская ачты. Ул халыкның сәламәтлек саклау темасы буенча мөрәҗәгатьләре турында сөйләде. Елның беренче аенда аларның саны ике тапкырга диярлек — үткән елның гыйнвары белән чагыштырганда, 337дән 638кә кадәр арткан.
— Халыкны элеккечә үк табиблар эшен оештыру, дарулар белән тәэмин итү, коронавируска каршы вакцинация һәм антитәнчекләргә тест үткәрү мәсьәләләре борчый, – дип ассызыклады Елена Прочаковская. — Территориаль яктан иң күп мөрәҗәгатьләр Уфа, Стәрлетамак, Салават, Нефтекама һәм Мәләвез районнарыннан килә.
— Салават буенча сорауларның кимүе куандыра, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Башка индикаторлар буенча да, анда шәһәр проблемаларын, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә, хәл итүгә күбрәк игътибар бирелә башлавын күрәм.
Башкортстан Башлыгы социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрне анализлау нәтиҗәләре буенча республика Сәламәтлек саклау министрлыгына 1 апрельгә кадәр Бөре балалар тудыру йортында ремонт үткәрү һәм урын-җир кирәк-яракларын алыштыру турында хәбәр итәргә, шулай ук аның урынында заманча балалар тудыру йорты төзү планын әзерләргә кушты. Моннан тыш, Радий Хәбиров быел Шаран районының Яңа Таулар авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзүне күздә тотарга кушты.
– Республикада 600-700 ФАП төзергә яки яңартырга кирәк, шуларның 90ын — шушы елда, — диде Радий Хәбиров. — Шаран районында гына да без биш ФАП төзибез.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгына Уфа хакимияте белән бергә шәһәрнең Киров районы аэропортында фельдшер-акушерлык пунктын төзү мәсьәләсен хәл итүне йөкләде.
Башкортстан алдында халыкның кимендә 60 процентын колачлауга ирешү өчен гриппка каршы прививкалар аналогиясе буенча COVID-19дан киңкүләм вакцинация үткәрү бурычы тора.
– “Спутник V” вакцинасының беренче пилот партиясе республикага үткән елның сентябрендә үк килде, – дип белдерде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. — Башкортстан барлыгы 40 меңгә якын вакцина алды. Февраль ахырына кадәр безнең төбәккә тагын 150 мең доза киләчәк.
Республикада 93 вакцинация пункты оештырылган. Районнарда ерак торак пунктлардан халыкны үзәк район дәваханәләренә китерү графигын формалаштыралар.
Вакцинация ясауның өстенлекле исемлегенә, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләреннән тыш, транспорт, энергетика, хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, вахтовиклар, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авырулардан интегүчеләр дә керә. “Госуслуги” порталы аша коронавирустан вакцинация ясату өчен 4 меңнән артык кеше язылган да инде.
— Вакцина буенча бернинди чиратлар булырга тиеш түгел! — диде Радий Хәбиров. — Кешеләрнең бер өлешендә мәгълүмат каршылыклы булу аркасында шик бар. Безнең бурыч – прививкалар кирәклеген аңлату һәм халыкның кимендә 60 процентын вакциналаштыру. Шул чакта гына COVID-19 белән бәйле тарихны ябачакбыз.
“Сәламәтлек сәгате”ндә, шулай ук, республиканың грипп һәм ОРВИ белән авыручылар санының сезонлы артуына әзерлеге турында фикер алыштылар. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләп үткәнчә, гыйнварда бу вируслы авырулар, узган елның шул чорындагы белән чагыштырганда, 25 процентка кимрәк.