+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 февраль 2021, 14:45

Нәрсә ул деменция?

Дөньяда өлкән яшьтәгеләр арта бара. Шуңа деменциядән интегүче кешеләр дә арта. Нәрсә ул деменция?

Дөньяда өлкән яшьтәгеләр арта бара. Шуңа деменциядән интегүче кешеләр дә арта. Нәрсә ул деменция?
Деменция – җитди авыру, аның барышында кешенең когнитив мөмкинлекләре бозыла. Деменция акрынлап хәтерне, акыл сәләтен начарайта, кеше вакытны дөрес тоймый, кешеләрне, предметларны танымый башлый.
Авыру ничек үсешә?
Авыру үзе һәм аның туганнары иң беренче чиратта игътибар итәргә тиеш билгеләр:
Хәтер югалу (озак вакытка да, кыска вакытка да булырга мөмкин). Кеше күптән түгел генә булган вакыйгаларны исенә төшерә алмый, яңа мәгълүматны исендә калдыра алмый.
Вакытта һәм аралыкта ориентацияне югалту. Мәсәлән, авыру кеше үзе яшәгән авылда (районда) адашырга мөмкин.
Ниндидер яңалыкны беләсе килү теләге бетү. Чөнки баш мие яңа мәгълүматны кабул итә һәм үзләштерә алмый.
Авыру стадияләре:
Деменциянең өч стадиясе бар.
Беренче стадия. Интеллектуаль өлкәнең сизелерлек тайпылышларына карамастан, билгеләр җиңел формада күзәтелә. Кеше үзенең халәтен аңлый, дәвалау кирәклеге белән килешә. Мондый авырулар үзләрен-үзләре хезмәтләндерә ала – ризык әзерли, җыештыра, шәхси гигиена таләпләрен үти.
Икенче стадия. Авыруда интеллектның җитди тайпылышлары күзтелә башлы. Ул үзенең хәләтен инде тулысынча дөрес бәяләми. Көнкүреш техникасы, телефон куллануда авырлыклар килеп чыга, кеше ишекне бикләргә, электрны, газны сүндерергә оныта башлый. Бу стадиядә авыруларны даими күзәтү астында тотарга кирәк, чөнки алар үзләренә дә, башкаларга да зыян китерергә мөмкин.
Өченче стадиядә авыр деменция шәхеснең таркалуына китерә. Кеше үзаллы туклана, гигиена таләпләрен үти алмый, якыннарын да танымый. Логик фикерләү һәм аралашу да бетәргә мөмкин. Кеше апатиягә бирелә, ачыгу, эчәсе килү теләген дә тоймый. Бераздан ул йөри дә, азыкны чәйни дә алмый башлый. Мондый авыруларны бер сәгатькә дә калдырмыйча карарга кирәк.
Деменция белән кемнәр авырырга мөмкин? Бу хакта “Кызыл таң”ның алдагы саннарының берсендә укыгыз.
Фото: dom-prestarelyh.ru
Читайте нас: