Республиканың Ситуацион антиковид үзәге белгечләре 1-7 февральдә 2613 мөрәҗәгать эшкәрткән. Барлыгы 16 ноябрьдән 45316 шалтырату кабул ителгән. Үзәк көн саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли, анда (347) 218-19-19 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Үзәк координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева белдерүенчә, шалтыратуларның 40 проценты коронавирустан вакциналауга язылу һәм кемнәргә аны эшләтергә ярамавы хакында.
Үлем очракларын киметергә!
Бу атнада үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров быел власть органнары алдында торучы төп мәсьәләнең үлем очракларын киметү булуын ассызыклады. Моның өчен мөмкин кадәр күбрәк республика кешеләрен профилактик чараларга җәлеп итәргә кирәк.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, 15 февральдән Башкортстанда ел саен үткәрелүче диспансерлаштыру башлана. Ә 19 апрельдән (һава шартлары мөмкинлек бирсә, иртәрәк тә) “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт ала. Алты медицина автопоезды республиканың район һәм шәһәрләренә юлланачак.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр аерым игътибарда!
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова чираттагы брифингта мөмкинлекләре чикле кешеләргә вакциналауның ничек үтүе хакында сөйләде.
“Социаль учреждениеләрдә, интернатларда, пансионатларда яшәүчеләр шунда вакциналана, ләкин башка мөмкинлек тә бар. Поликлиника хезмәткәрләре пациентны вакциналау кабинетына алып килә, анда ул доктор күзәтүе үтә. Вакциналаудан соң, ярты сәгать дәвамында поликлиникада утырып анафилактик реакцияләрне көтү мотлак. Әгәр алар була калса, әлбәттә”, – диде Ирина Кононова.
“Дәүләт хезмәтләре” порталы аша вакциналауга республиканың ун меңгә якын кешесе язылган да инде.
Ул диагностика мөмкинлекләрен гадиләштерә һәм киңәйтә. Яңа коронавирус инфекциясен китереп чыгаручы SARS-CoV-2 нуклеин кислоталарын тиз ачыклау өчен “Роспотребнадзор”ның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтында яңа тест уйлап табылган.
COVID-19га реагентларны яңача җыю – амплификация вакытын биш һәм аннан да күбрәккә, ә тест эшләүнең гомум вакытын 3-4 тапкыр кыскарта ала һәм вирус барлыгын төгәл күрсәтә.
Гади ПЦР анализында нәтиҗәне белер өчен 4-5 сәгать кирәк булса, яңача тест өчен 1-1,5 сәгать таләп ителә.
Тизлек, гадилек һәм технологиянең түбән бәясе аны SARS-CoV-2 вирусы таралуын мониторинглау өчен кулланырга мөмкинлек бирә.
Тест илдәге лаборатор диагностика базасында куллануга яраклы, аның барлык компонентлары да “Роспотребнадзор”ның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтында җитештерелә. Бу компонентларны чит илдән килүне көтмәскә, илдәге һәркем өчен аны куллану мөмкинлеген бирә.
Диагностика тупламасы тикшеренүләрне уңышлы үткән һәм барлык заманча таләпләргә туры килә.
Белгечләр билгеләвенчә, яңа тест ярдәмендә коронавирус йөртүчеләрне иртә ачыклап һәм чаралар күреп була.
Грипп йоктырасыгыз килмәсә...
Башкортстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы күзәтелә. 1-7 февральдә 24488 кеше ОРВИ белән авырган. Аннан алдагы атнадагыга караганда, бу 1,2 процентка күбрәк. Уфада авыручылар саны – 6774.
“Республикада авыру күрсәткече өлкәннәр авыруы исәбенә эпидемия тупсасыннан 21 процентка югары, Уфа да нәкъ шул тупса дәрәҗәсендә. Авыручыларның яртысын 17 яшькәчә балалар тәшкил итә”, – дип белдерделәр “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.
Быелгы биш атнада грипп һәм ОРВИ вирусларын йөртүгә 346 кеше лаборатор тикшеренү үткән. Бу вируслар 10,7 процентта ачыкланган.
Грипп һәм ОРВИ белән авыру буенча имин булмаган эпидемиологик чор якынлашу сәбәпле, белгечләр шәхси саклану чараларын искә төшерә:
* кешеләр күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартырга;
* халык күп урыннарда битлек кияргә;
* авыру билгеләре күзәтелгән кешеләрдән ерактарак булырга (мәсәлән, ютәлләгән, төчкергән кешеләрдән);
* кулларны сабынлап еш юарга (аеруча урамнан кергәч, җәмәгать транспортында булганнан соң);
* яшәгән фатирны, эшләгән бүлмәне даими җилләтеп торырга (дымлы җыештыру оештыру мотлак);
* С витамины кергән, сарымсак, суган кушылган ризыкларны күбрәк кулланырга.
Гаиләдә яисә эшләгән урында авыручылар булса, профилактика максатында вируска каршы препаратлар эчә башларга мөмкин. Ләкин аларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә һәм инструкциядә язылганны үтәргә кирәк.
Бу киңәшләр коронавирус йоктыруны кисәтү өчен дә кулланыла.