+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 февраль 2021, 19:40

Русиядә COVID-19га каршы өченче вакцина теркәлде!

Русиядә коронавируска каршы "КовиВак" дип аталган яңа вакцина теркәлү узган. Аны Чумаков исемендәге Иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм эшкәртү үзәге ясаган. Бу хакта Русия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте.

“Март урталарында беренче 120 мең доза тармакка чыгарылачак. Бүген Русия – ковид инфекциясенә каршы өч вакцинасы булган бердәнбер ил”, - диде Мишустин Русия Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә.
Аның әйтүенчә, күптән түгел ил субъектларына “ЭпиВакКорона” вакцинасы җибәрелгән. Һәр төбәк аны кабул итәргә, сакларга, бүләргә әзер булырга тиеш.
“Бүгенге көндә 10 миллионнан артык - “Спутник V”, 80 мең тирәсе “ЭпиВакКорона” дозасы җитештерелгән. Якын арада өченче препарат – “КовиВак”ны җитештерә башлыйлар. Әлбәттә, барлык кирәкле таләпләр катгый үтәлергә тиеш. Җитештерү күләмен арттыру берничек тә вакцина сыйфатында чагылырга тиеш түгел", - ди Мишустин.
КовиВак "классик" ысул белән булдырылган, андый ысулны бүгенге күпчелек вакциналарны җитештергәндә кулланалар. Ул тулы (геномының фрагменты гына түгел), әмма зарарсызландырылган коронавирус нигезендә барлыкка килгән. Мондый вакцина керткәндә организм вирусның антиген составын танып белә, аны киләчәктә дә истә калдыра, аның белән контактка, аның барлык күренешләренә әзер булачак.
Вирус тулысынча файдаланылганга күрә, "КовиВак" таҗның болганчык штаммнарына каршы да нәтиҗәле булачак, дип исәпли белгечләр. Мондый типтагы вакцина хәвеф төркеменә керүчеләрне - балаларны, өлкәннәрне, көчсез иммунитет һәм хроник авырулары булганнарны иммунлаштыру өчен кулланылачак.
Вице-премьер Татьяна Голикова мәгълүматы буенча, агымдагы елның мартына кадәр русиялеләрне, башлыча - "Спутник V", марттан башлап "Спутник" һәм "ЭпиВакКорона" белән вакциналаячаклар, март ахырыннан аларга "КовиВак" өстәләчәк.
Фото: Кырмыскалы районы үзәк дәваханәсе сайтыннан.
Читайте нас: