+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 июнь 2021, 11:00

“Вакциналанырга!”

Башкортстанда 2 июльгә дәүләт хезмәткәрләренең 60 проценты коронавируска каршы прививка ясатырга тиеш.

Башкортстанда 2 июльгә дәүләт хезмәткәрләренең 60 проценты коронавируска каршы прививка ясатырга тиеш.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичәге оператив киңәшмәдә үз Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга төбәктә вакциналану белән бәйле аңлату эшен яхшырак оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта кешеләр аңында “карагруһчылык” хөкем сөрә.

“Мин инде күп тапкыр җәмәгать аңында, пабликларда карагруһчы кәефләрнең артуына инандым. Аларны башкача атый алмыйм. Кешеләргә без сораган нәрсәнең асылын аңлатырга кирәк. Без моны үзебез өчен түгел, алар өчен эшлибез. Без әлегә бу идеологик бәхәстә җиңеләбез. Бу максатчан эш булырга тиеш”, — дип белдерде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе эшкә Фәннәр академиясен, медицина универси­тетының абруйлы галимнәре коллективын, табибларны җәлеп итәр­гә кушты. “Без бу кара уйлар­ны җиңәргә тиеш”, — диде ул.
Республика Башлыгы COVID-19дан вакциналанучылар санын арттыру өчен күрелүче чаралар турында белдерде. Аның сүзләре­нә караганда, хәзерге вакытта төбәк җитәкчелеге мәҗбүри вакциналауны кертергә җыенмый, ләкин авыру бик тиз үсеш күрсәтә һәм бу барыбер чаралар күрергә мәҗбүр итә.
“Без барлык традицион чараларны да көчәйтергә тиеш: социаль дистанция, битлек режимы. Барыбыз да аңлыйбыз, чирдән котылуның төп коралы — вакциналану. Без аны көчәйтү өчен берничә чара күрдек... Мин санамадым, әмма Русия Федера­ция­сенең унлап төбәгендә мәҗбү­ри вакциналану игълан ителде. Хәзерге вакытта безнең республикада бу ихтыяҗ юк — бу берен­чедән. Икенчедән — мин мәҗбүри вакциналану игълан итәргә телә-мәс идем, бик тә теләмәс идем. Бу — һәр кешенең шәхси эше. Тик әгәр дә бездәге хәлләр мәҗбүр итә икән, без моңа бара алабыз. Әмма әлегә бу юк, якын киләчәктә көтелмәс дип өмет­ләнәм”, — диде республика Башлыгы.
Башкортстан халкына һәм кунакларына кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, шул исәптән мәйданнарда, паркларда, скверларда, аллеяларда булудан тыелырга кирәк. Учреждение­ләрдә (әйтик, кафеларда, рестораннарда) хезмәтләрне бары тик түбән­дәге документларның берсе бул­ганда гына алырга мөмкин булачак:
Дәүләт хезмәте аша алынган вакциналануны узу турында сертификат (ике компонентны да кертү турында);
вакциналану узу турында медицина оешмасы белешмәсе, шул исәптән беренче компонент бе­лән;
коронавируска каршы вакцина ясатуга каршы күрсәткечләр булу турында медицина оешмасы белешмәсе;
коронавируска тестның тискә-ре нәтиҗәсе турында белешмә, бирелгән көннән алып өч тәүлек дәвамында гамәлдә.
25 июньгә кадәр республикада дәүләт хезмәткәрләренең —кимендә 30 проценты, ә 2 июльгә 60 проценты вакциналанырга тиеш. “Бу минем үз таләбем”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы белде­рүенчә, быел республиканың барлык мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узачак. “Без аларны уздырачакбыз. Бу — кеше тормышында бер генә тапкыр була торган мөһим вакыйга. Һәр белем бирү учреждениесе бәйрәм форматы турында үзаллы рәвештә карар кабул итәчәк”, — диде Радий Хәбиров.
Ул Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хаҗинга вакыйга алдыннан мәктәп директорларын җыярга, санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше турында аң­латырга һәм искәртер­гә кушты.
“Вакцина белән өзеклекләр килеп чыкмасын өчен Русиянең Сәла­мәтлек саклау министрлыгы белән актив эш алып барырга кирәк”, дигән йөкләмә бирде Радий Хәбиров. “Безнең районнарда вакциналау төрлечә алып барыла. Кайдадыр вакцинаны актив ясатмыйлар икән, ресурсларны, вакциналарны актив булган районнарга күчерергә, бик оператив эшләргә кирәк”, — дип ассызыклады республика Башлыгы.
Республикага барлыгы 491 040 доза вакцина кайтты. Беренче компонент белән 434 699 кеше вакциналанган, ягъни алынган вакциналарның — 88,5 проценты. 345022 кеше вакцинаның ике компонентын алган. Соңгы ике көндә вакциналау 28 процентка арткан. Вакцина ясатуның мобиль пункт­ларына кешеләр 8-10 тапкыр күбрәк килә башлаган.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Гөл­нара Зиннурова мәгълүматла­ры­на караганда, узган тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның — 108, барлыгы 40 191 авыру очрагы теркәлгән. Стационарда 200 пациент дәвалана, 27 кеше – авыр хәлдә, 2се — ИВЛда. Амбулатор рәвештә 1 456 пациент дәвалана. Йогышлы авыруга каршы ун госпитальдә 1 420 койка җәелдерелгән. Тәүлек эчендә коронавирустан дүрт кеше вафат булган, аларның саны 566га җит­те.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас: