Социаль челтәрләрдә һәм “ватцап” буенча вакциналау турында кеше ышанмаслык дистәләгән имеш-мимешләр йөри. Безнең эксперт — Уфа йогышлы авырулар госпитале баш табибы урынбасары Айгөл Галиева аларның иң популярларын фашлады.
Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта, 2020 елның язындагы кебек, коронавирус белән авыручылар саны кискен арткан. Табиблар чаң суга — авыр очраклар саны арта, ә авыручыларның уртача яше кими. Башкортстанга чираттагы дулкын әлегә килеп җитмәде, әмма меңләгән кешене зарарланудан саклап калу өчен җитәкчелек яңа чикләү чараларын билгеләде. Әле рестораннарга, кунакханәләргә, спорт учреждениеләренә, кинотеатрларга, театрларга, китапханәләргә, шулай ук мәдәни-киңкүләм чараларга прививка ясауга сертификат, ПЦРның яңа тесты яки “медотвод” турында белешмә буенча гына керергә мөмкин. Транспортта да битлек режимын үтәү буенча рейдлар башланды.
Бу чирдән котылуның бердәнбер юлы — вакциналану. Америкада һәм Европа илләрендә өлкән яшьтәге халыкның күпчелек өлеше прививка ясаткан. Русиядә инде барлык күрсәткечләр буенча да чит илдә эшләнгәннәрен узып киткән һәм алардан бер кеше дә үлмәгән өч сыйфатлы вакцина булдырылса да, прививка ясатырга ни өчендер барысы да ашкынып тормый. Аларны медицинага да, вирусологиягә дә, гомумән, фәнгә бер катнашы да булмаган кешеләр тудырган шау-шулы прививкага каршы кампания тоткарлый. Алар матур һәм шома сөйлиләр, ләкин тикшереп карасаң, сүзләрендә бер генә дөреслек тә юк.
“Мин инде авырып, исән калдым. Миңа прививка кирәкми”
Юк, хәтта элегрәк COVID-19 белән авырган булсагыз да, сезгә прививка ясатырга кирәк. Чыннан да, авырып савыккан кешеләрдә вируска каршы табигый иммунитет барлыкка килә, тик әлегә аның ничек озак дәвам итүе һәм сезнең ни дәрәҗәдә якланганлыгыгыз билгеле түгел. Кешеләр икенче тапкыр авырып, чирне беренче тапкырдагыдан күпкә авыррак кичергән очраклар да бар. Вакцина ышанычлырак яклый. Антитәнчекләр булу вакциналану ярамый дигән сүз түгел. Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы вакытны һәм акчаны әрәм итмәскә, ә өч вакцинаның берсе белән прививка ясатырга киңәш итә.
“Ул минем ДНКга керәчәк һәм аның кодын үзгәртәчәк”
Бер генә вакцина да ДНКга йогынты ясамый һәм аның белән үзара бәйләнми. Вакциналар иммунитет өчен җавап бирүче организм күзәнәкләрен коронавирусның генетик материалы фрагментлары белән таныштыра. Күзәнәкләр аларны истә калдыра һәм вирустан саклаучы антитәнчекләр эшләп чыгара башлый. ДНКның монда бер генә катнашы да юк.
“Ясатсам, сәламәт бала таба алмаячакмын”
Вакциналау һәм фертильлек дип аталучы балага узу һәм табу сәләте арасында бернинди бәйләнеш тә юк. Галимнәр махсус өйрәнгәннәр — “Спутник V” кадалган барлык тычканнар да сәламәт нәсел биргән. Әгәр сез хәзер балага узарга телисез һәм вакцина ясаткансыз икән, курыкмагыз, барысы да яхшы булачак.
“Танышымның танышы прививкадан соң авырды. Шулай булгач, бу — буш нәрсә”
Вакцинаның төп бурычы — ковидның авыр формаларыннан һәм үлем белән янаган өзлегүләрдән саклау. Без язган идек инде, тагын бер кат язабыз, һәм бу гомум билгеле факт — прививкадан соң вирус йоктыру ихтималлыгы бар! Прививка ясату нәтиҗәсендә түгел, нәкъ менә аннан соң. Иммунитет, ким дигәндә, ике атна формалаша бит. Мәсәлән, авыру кеше белән аралашканда. Әмма бик мөһим момент — вакциналанганнан соң авырган кешеләр инфекцияне җиңел кичерә һәм өзлегүләр күзәтелми. Һәм аларның берсе дә үлмәде!
“Һәркемнең дә хәле начарая икән...”
Бу да дөрес түгел. Кемдер ике уколны да авыр кичерә һәм берничә көн грипп вакытындагы кебек авырый, кемнеңдер беренче вакцинадан соң тәне сызлый, кемнеңдер икенчесеннән соң гына. Күпчелек вакцинаны бернинди авыртынуларсыз кичерә. Вакцина кадатканнан соң температура нык күтәрелсә, аны төшерә торган дару эчегез. Әгәр температура өч көннән артык төшмәсә һәм аллергия реакцияләре башланса, табиб чакыртыгыз.
Миңа нинди вакцина барыннан да яхшырак туры киләчәк? Русиядә җитештерелгән барлык вакциналар да нәтиҗәле һәм хәвефсез. Аларның барысын да 18 яшьтән ясатырга ярый һәм алар 60 яшьтән өлкәнрәкләргә дә рөхсәт ителгән. Барлык вакциналар да нинди дә булса компонентларга сизгерлек, аллергия реакцияләре, йогышлы һәм хроник авырулар булу сәбәпле, зарарлы булырга мөмкин. Шуңа күрә вакцинаны сайлар алдыннан интернеттагы диван экспертларына мөрәҗәгать итмәгез, ә табиб белән киңәшләшегез!
— Шәһәр һәм район дәваханәләрендә, поликлиникаларда, “РЖД-Медицина” шәхси поликлиникаларында; — Мобиль прививка ясау пунктларында. Анда алдан язылмыйча килергә дә мөмкин. Уфадагы адреслар: — “Планета” сәүдә үзәге, Энтузиастлар урамы, 20нче йорт (нулевой дәрәҗә, икенче керү урынында, эш режимы: көн саен 10.00-19.30 сәгатьләрдә); — “Мега” сәүдә үзәге, Рубежная урамы, 174нче йорт (икенче кат, фудкорт каршында, эш режимы: дүшәмбедән җомгага кадәр — 13.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 16.00дән 16.30 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә — 10.00дән 19.30 сәгатькә кадәр, тәнәфес 14.00дән 14.30 сәгатькә кадәр); — “Башкирия” лайфстайл-үзәге (эш режимы: дүшәмбедән җомгага кадәр — 13.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10.00дән 19.30 сәгатькә кадәр); — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, Ленин урамы, 5, үзәк керү юлы (эш режимы — эш көннәрендә 10.00-19.30 сәгатьләрдә). Ничек язылырга? — Дәүләт хезмәтләре порталы аша; — “К врачу” мобиль кушымтасы аша яки “Доктор РБ”ның doctor.bashkortostan.ru республика сайтында; — Колл-үзәкнең бердәм телефоны буенча — 122; — Ковидка каршы ситуацион үзәктә — 8 (347) 218-19-19.