+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 июль 2021, 11:30

Пандемиядән чыгу юлы бер!

Хәл янә кискенләшә

Пандемиядән чыгу юлы бер!
Пандемиядән чыгу юлы бер!

Хәл янә кискенләшә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышын үткәрде.

– Федераль оперштаб, кызганычка каршы, илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән безнең республикада да, COVID-19дан үлүчеләр саны артуны терки, – диде Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. — Авыручылар койка фондын акрынлап тутырып бара. Кирәк булган саен өстәмә рәвештә яңа урыннар ачабыз. Шул ук вакытта, узган елда авырулар санының иң кискен чагында, безнең дәваханәләрдә 6800гә якын урын булса, хәзер – 2715.
– Кабатлап әйтәм, сәламәтлек саклауга минималь йөкләнеш белән пандемиядән чыгуның иң оптималь варианты — вакциналау. Бу шулай булды һәм шулай булып кала да, – диде Радий Хәбиров. — Ул бездә ирекле. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр яхшы үрнәк күрсәтә: министрлык һәм ведомство хезмәткәрләренең 60тан 85 процентына кадәре прививка ясатканнар да инде.
Максим Забелин сүзләренә караганда, Башкортстанга вакциналар китерү күләме артачак.
Оператив штаб утырышында ябык биналарда киңкүләм чараларны чикләргә, ә ачык һавада аларны бары тик санитар-эпидемиологик таләпләрне катгый үтәгәндә генә үткәрергә рөхсәт итү турында карар кабул ителде.

Сәламәтлек поездларында прививка да ясыйлар

Башкортстанның 35 меңнән артык кешесе “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында медицина тикшеренүе үткән. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Быел өченче тапкыр үткәрелүче акция 19 апрельдә старт алды һәм 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның максаты — диагностика һәм медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру, йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә ачыклау. Күбрәк кешене тикшерү һәм табибларга йөклә­нешне тигез бүлү өчен мобиль медицина поездлары алты маршрут буенча эшли. Акциядә 25 машина, 158 медицина хезмәткәре, шул исәптән Уфаның “Ана һәм бала” клиник госпитале һәм БДМУ белгеч­ләре катнаша.
“205 кешедә яман шешкә шик куелды. Алар барысы да өстәмә тик­шеренүгә җибәрелде. Шикәр чиренең 167 очрагы ачыкланды, 26 кешедә туберкулезга шик бар, ә “гипертония” диагнозы 800 пациентка куелды”, — дип белдерде Максим Забелин.
Башкортстан Федераль медиина-биология агентлыгы белән “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе өчен республикага өстәмә “Сәламәтлек поезды” китерү турында да килешкән.
Республиканың сәла­мәт­лек саклау министры Максим Забелин сүз­ләренә караганда, акция башланганнан бирле 35 меңнән артык кеше тикшерелгән.
Республика Кардиология үзәгенең кардиомодуле кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлү­челәр саны югары бул­ган районнарга бара. Акция башланганнан бирле белгечләр 1741 кешене караган һәм 119 кешегә махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле ярдәм күрсәткән.
Куватов исемендәге Республика клиник дә­ваханәсенең мобиль поликлиникасы, шулай ук, барыннан да элек, үлем очраклары күп булган районнарга бара. Биредә акушер-гинеколог, УЗИ табибы, уролог, оториноларинголог, офтальмолог, невролог кабул итә. Табиблар 2975 кешене тикшергән, шуларның 41е дәваханәгә озатылган.
Быел “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясенең төп үзенчәлеге – аларда COVID-19дан прививка ясату мөмкинлеге дә бар. Сәламәтлек поездларында табиблар 5 135 кешене вакциналады. Аларның яртысыннан артыгы — 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Бу эштә “Бердәм Русия” партиясе дә ярдәм күрсәтә. Күчмә ФАПлар өчен волонтерлар 35 суыткыч тапшырды, алар тиешле температура шартларында вакцинаны саклау һәм транспортировкалау мөмкинлеге бирә.
Муниципалитетлар да сәламәтлек поездларының нәтиҗәле эшенә ярдәм итә: мобиль комплексларны электрга тоташтыралар, халыкны алып киләләр, аларны эчә торган су белән тәэмин итәләр, кояштан саклану өчен күләгә урынга эскә­мияләр куялар.
Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путинның коронавирус белән авырган пациентларга диспансерлау үткәрү турындагы йөкләмәсен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Максим Забелин хәбәр итүенчә, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бу эшкә керешкән дә инде. Белгечләр COVID-19 кичергән 170 кешене тикшергән.

Өченче дулкынны вакциналану гына туктатачак!

Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк “Спутник V”, “ЭпиВакКорона” һәм “КовиВак” вакциналарының 798 780 дозасын алган да инде.
6 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республиканың 640 956 кешесе беренче компонент белән прививка ясаткан, икенче компонентны 388 602 кеше алган. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин атна саен үткәрелә торган оператив ки­ңәшмәдә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез: коро­навирус­тан прививканы 184 вакциналау пунктында (шул исәптән мобиль) регистратурага яисә “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша алдан язылып ясатырга мөмкин. Тагын 15 пунктны киләсе атнада ачарга планлаштыралар. Моннан тыш, алты маршрут буенча эшләүче сәламәтлек поездларында да “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе кысаларында вакцина ясатырга мөмкин.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән сөйләшүләр узган, ул прививка ясау кампаниясенең югары темпларын саклап калганда республиканы вакцина белән тотрыклы тәэмин итәргә вәгъдә биргән.
Максим Забелин белдерүенчә, кичә Башкортстанга 85 мең доза вакцина килгән, бүген 24,5 мең доза килергә тиеш. Иртәгә төбәккә — 85 мең доза “Спутник V”, ә якындагы биш көндә 3 мең доза “КовиВак” озатылачак.
— Безне ишеткән һәм вакциналанган халыкка рәхмәт белдерәм. Шулай итеп, алар үзләрен, туганнарын, якыннарын һәм алар белән элемтәгә кергән кешеләрне коткара, – диде Радий Хәбиров.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары, республиканың Ковидка каршы ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева белдерүенчә, 28 июньнән 5 июльгә кадәр үзәк белгечләре халыкның 11 614 мөрә­җәгатен эшкәрткән. Ә үткән елның 16 ноябреннән башлап (347) 218-19-19 телефоны буенча “кайнар элемтә”гә 119 700 мө­рәҗәгать кабул ителгән. Шал­тыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, коронавирустан вакцина ясатуга язылу, өйдә амбулатор дәвалауны оештыру белән бәйле.

Волонтерлар өлкәннәргә ярдәмгә килә

Уфада “Бердәм Русия” партиясенең колл-үзәгенә өлкән һәм мөмкинлекләре чикле гражданнар ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә.
Әйтик, шушы көннәрдә партиянең “кайнар линия”сенә Уфада яшәүче Гөлнур Шәфыйкова прививка ясатырга поликлиникага барып җитәр өчен ярдәм сорап шалтыраткан. Уфа кешесенең бу заявкасын волонтерларга оператив рәвештә тапшырганнар, алар анкеталар һәм документлар тутыруда ярдәм иткән, поликлиникага алып барган, вакциналанудан соң өенә озатканнар.
“Хәзер күпләр авырый, үз гомерем һәм гаиләм өчен борчылам. Өч оныгыма чир йоктырудан куркам, шуңа да вакцина ясатырга булдым. Хәзер улымны, киленемне, апаларымны прививка ясатырга үгетлим. Үзеңне сакларга, табибларга ышанырга кирәк, — ди Гөлнур Шәфыйкова. — Колл-үзәккә мөрәҗәгать иттем, чөнки җәмәгать транспортында вирус йоктырасы килми, мондый челләдә җәяү барып җитү дә авыр”.
Уфа шәһәре 1нче дәваханәсенең участок терапевты Рәфия Буранбаева билгеләп үтүенчә, әле авырулар санының артуы яллар чоры белән бәйле, кешеләр башка илләргә оча. Шулай ук, аның фикеренчә, санитар-эпидемиологик режим да берникадәр йомшарган.
“Авыр, тиз таралучы, еш кына үлемгә китерүче авыруны җиңеп чыгу өчен, һичшиксез, профилактика кирәк. Ул вакциналанудан гыйбарәт. Безнең поликлиникада көнгә уртача 200 кеше прививка ясата, шулай ук ике йөзгә якыны – безнең мобиль пунктта, 150-180 кеше предприятиеләрдә һәм 40ка якыны өйдә. Кызганычка каршы, бу саннар да аз. Коллектив иммунитетка без вакциналанган халык саны 70-80 процентка җитсә генә ирешәчәкбез, — ди Рәфия Буранбаева. — Поликлиникада вакцина бар, өзлексез эшлибез, безнең ишекләр һәркемгә ачык”.
Партиянең колл-үзәге координаторы Гөлшат Мөхәммәтшина билгеләп үтүенчә, көн саен “кайнар линия”гә йөздән артык мөрәҗәгать килә, шуларның яртысыннан артыгы ковид, вакцина, ПЦР-тест турында. Барлык мөрәҗәгатьләр тиз арада эшкәртелә, гражданнарга медицина учреж­дениесенә барырга ярдәм кирәк булса, волонтерлар ярдәмгә килә.
Колл-үзәккә эш көннәрен­дә 9-18 сәгатьләрдә 8 800 201 89 03 номеры буенча бушлай шалтыратырга мөмкин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: