-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 июль 2021, 10:25

“Вакциналану һәрберебезгә үлмәс өчен кирәк”

Вакциналанудан башка пандемияне туктату өчен мөмкинлекләр юк, дип белдерде сәламәтлек саклау телетапшыруларын алып баручы Елена Малышева. Бу хакта табиб-терапевт “РБК Уфа” телекана­лының “Дело” программасы эфирында җиткерде.  

“Вакциналану һәрберебезгә үлмәс өчен кирәк”
“Вакциналану һәрберебезгә үлмәс өчен кирәк”

“Вакциналану партиягә һәм хөкүмәткә түгел, Президент һәм Премьер-министрга түгел, ә һәр кешегә үлмәс өчен кирәк. Прививка ясату, беренче чиратта, хәвеф төркемендәге пациентлар өчен зарур”, — диде Елена Малышева.
Аның сүзләренә караганда, киңкүләм вакциналану ике айдан соң — нәкъ көзгә нәтиҗә бирәчәк.
“Бернинди иллюзияләргә ышанырга кирәкми, кызганычка каршы, бернинди локдауннар да, битлекләр кебек үк, коронавирус инфекциясе таралуны туктатмый. Бу элек тә исбатланган иде, бүген дә пандемия шартларында исбат ителде. Ә локдауннарга кил­гәндә, бу ун ил тикшере­нүләрендә расланды, аларның икесе — Швеция һәм Көньяк Корея — аларны игълан итмә­гән иде, ә сигез ил иң авыр локдауннарны игълан итте. Алар арасында — Франция, Германия, Италия. Кызганычка каршы, инфекция таралуны бу чаралар туктатмады, вирус үз законнары буенча яши һәм үрчи”, — диде табиб.
Ул русиялеләрне гомер­ләрен саклап калу өчен вакциналанырга чакырды.
Шулай ук Елена Малышева 2020 елда пандемия вакытында Уфа һәм Стәр­летамак шәһәр­ләрендә тиз вакыт эчендә төзелгән ике йогышлы авырулар гос­питаленең эш нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Мондый медицина учреждениеләре киләчәктә дәва­ханәләр үрнәгенә әве­релергә тиеш, дип өстәде ул.

Дефицитны булдырмаска!

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча оператив штаб утырышын үткәрде.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау барышы турында хәбәр итте. “Спутник V”, “ЭпиВакКорона” һәм “КовиВак” вакциналарының 854 280 дозасы алынган. 13 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 751 449 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, икенче компонентны 432 933 кеше алган.
— Иртәгә безгә тагын 95 мең доза вакцина кайта, ә атна ахырына кадәр барлыгы 144 мең доза алыначак, – диде Игорь Засядкин.
Прививка ясату кампаниясендә дәүләт һәм муниципаль, шулай ук ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләре актив катнаша. 13 июльгә дәүләт хезмәткәрләренең 68,5 һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең 66,4 проценты беренче компонент белән прививка ясаткан. Иң югары күрсәткеч Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә — 85 проценттан артык.
Киңкүләм вакциналануга сәнәгать предприятиеләре дә кушыла. Табиблар бригадалары җитәкчеләрнең чакыруы буенча заводларга һәм фабрикаларга бара. Кайбер предприятиеләрдә вакциналанганнарны өстәмә түләүләр яисә ял көннәре белән дәртләндерәләр.
— 14 июльдә “Торатау” Конгресс-холлында без Идел буе федераль округында иң эре вакциналау пункты ачабыз, – дип белдерде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков. – Ул ял һәм бәйрәм көннәрсез 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Анда тәүлек эчендә 1,5 меңгә кадәр кешене вакциналарга әзерләр. Бу пунктка 14 июльдән 28 августка кадәр килүчеләр арасында без шифаханәләргә юлламалар һәм кыйммәтле призлар уйнатачакбыз.
— 15 июльдән Уфа бакчачылары үз бакчаларыннан еракка китмичә прививка ясата алачак, — дип өстәде Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев. – Бакчачылар ширкәтләре рәисләре соравы буенча мобиль төркемнәр эшли башлаячак.
– “Бердәм Русия” волонтерлары үз автомобильләрендә элеккечә өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә вакциналау пунктына барып җитәргә булыша, ә аннары аларны өйләренә алып кайта, — дип хәбәр итте “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров. – “Бердәм Русия” колл-үзәге операторлары 9:00дән 18:00 сәгатькә кадәр 8-800-289-03 телефоны буенча халыктан шалтыратулар кабул итә.
Радий Хәбиров республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына прививкалар ясау пунктларында кирәкле күләмдә вакциналар булуны катгый контрольдә тотарга һәм дефицитны булдырмаска кушты.

Стәрлетамакта да яңа пункт ачылды

Стәрлетамакның “Фабри” сәүдә үзәгендә яңа вакциналау пункты ачылды. Ул 1нче катта, Элеватор урамы ягыннан кергәндә сулда урнашкан.
Кабинетның эш графигы: дүшәмбе – җомга 11.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, шимбә-якшәмбе 10.00дән 20.00 сәгатькә кадәр.
Прививканы теләсә кайсы уңайлы вакытта ясатырга була, алдан язылу таләп ителми. Үзең белән паспорт булырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, Стәр­летамак шәһәрендә шулай ук “СитиМолл” сәүдә үзәгендә мобиль пункт эшли. Ачылганнан бирле анда 4 394 кеше беренче һәм 1 488 кеше икенче компонент белән вакциналанган.

Прививка ясатканнар шифаханәгә юллама ота ала!

14 июльдә Уфада Идел буе федераль округындагы иң зур вакциналау пункты ачылды. Ул “Торатау” Конгресс-холлы­ның аскы катында урнашкан.
Халыкны кызыксындыру максатында вакциналауның яңа мобиль үзәге мәйданында 14 июльдән 28 августка кадәр республика шифаханәләренә юлламалар уйнатылачак. Вакциналанучыларга уникаль кодлы флаер бирелә, аны “Сәламәт Уфа” сайтында теркәргә генә кирәк.
Яңа пунктны күрергә теләп, иртәнге сәгать уннар узгач, без дә шул тарафларга юлландык.
Килеп керү белән сакчы янында волонтер каршы алды, температураны үлчәде, кая барырга кирәклекне күрсәтте. Барысы да уңайлы, кайсы якка барырга икәне уклар белән күрсәтелеп, язылып куелган. Бераздан икенче волонтер каршыга чыкты. Ул кайда теркәлергә, анкета тутырырга икәнлеген аңлатмакчы иде, ләкин гәзиттән икәнлегебезне белгәч, табибларның кайдалыгын күрсәтте.
Вакциналау пунктының җитәкчесе Руслан Солтанов безнең белән сөйләшеп алырга вакыт тапты.
— Безнең эш графигы иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр, атнасына җиде көн эшләячәкбез, ялларсыз һәм бәйрәм көннәрсез. Вакциналанырга килүчеләрне ун табиб кабул итә, — диде Руслан Закир улы. — Безнең вакциналау пунктының төп бурычы — сәламәтлек саклау учреждениеләренә йөкләнешне киметү, кешеләргә чиратсыз, уңайлы шартларда прививка ясату мөмкинлеге булдыру.
— Мин вакцинаның беренче компонентын яшәгән урыным буенча теркәлгән поликлиникада ясаттым. Икенче компонентны бирегә килеп эшләтә аламмы? — дип кызыксынам.
— Эшләтә аласыз. Вакциналанучылар хакындагы барлык мәгълүмат бердәм мәгълүмат системасында теркәлгән. Шунысы бар: бездә әле “Спутник V” вакцинасын гына ясыйлар. Башка вакциналар республика поликлиникаларына таратылган. Бүгенге көндә нәкъ “Спутник V” — иң күп тикшеренүләр үткән, ышанычлы вакцина.
— Биредә икенче генә компонентны ясаткан кеше бүләкләр уйнатуда катнаша аламы?
— Әлбәттә!
— Вакциналануның мөһимлеген ничек аңлатыр идегез?
— Бүгенге көндә бу — коронавирус инфекциясенең таралуын туктатырга сәләтле бердәнбер чара. Кызганычка каршы, кешеләр көннән-көн күбрәк инфекция йоктыра, чирнең авыр төрләре күбәя. Ә вакциналанган кеше, хәтта инфекция белән очрашкан хәлдә дә, авыр чирләмәячәк.
— Пункт бүген ачылды гына әле. Кешеләр килә башлагандыр инде?
— Иртәнге сигездән ике сәгать эчендә йөздән артык кешене кабул иттек. Пациентларны ун табиб кабул итә, тикшерә, соңыннан алар прививка ясата. Вакциналангач, 30 минут махсус зонада утырып тора.
Пациентларны кабул итүче табиблар белән дә сөйләшеп алдым. Уфаның беренче поликлиникасы табиблары Светлана Трусова һәм Диана Чушкина һәр килгән кешегә игътибарлылык күрсәтә, хәлен сораша, кан басымын үлчи, сатурацияне тикшерә.
— Кешеләр прививка ясатырга аңлы рәвештә килә. Араларында шикләнүчеләр, куркучылар юк. Халыкның үз сәламәтлегенә җитди каравы сөендерә, — ди табиблар.
— Яңа вакциналау пункты ачылуын ишеткәч тә бирегә прививка ясатырга килдем, — ди Уфада яшәүче Алинә Низамова. — Флаерлы буласым, бүләкләр уйнатуда катнашасым, шифаханәгә юллама отасым килә!
Яңа вакциналау пункты көненә 1400-1450 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Кирәк булган очракта бригадалар саны арттырылырга да мөмкин.
Вакциналанучылар арасында призларны уйнату “Вся Уфа” телеканалының туры эфирында өч этапта узачак: 1нче этап – 31 июль, 2нче этап – 14 август һәм 3нче этап – 28 август. Акциянең оештыручысы — Уфа шәһәренең Иҗтимагый үсеш фонды.
Шуңа да игътибар итегез, “Сәламәт Уфа” сайты – акциянең промокодларын теркәү өчен бердәнбер сайт. Тулырак мәгълүматны “кайнар элемтә” телефоны буенча (8-800-550-02-40) һәм югарыда күрсәтелгән рәсми сайтта алырга мөмкин. Призлар уйнатуда катнашкан вакциналанучылар турындагы барлык мәгълүматлар конкурс комиссиясе тарафыннан тикшереләчәк.
Җәмгысы республика шифаханәләренә 86 юллама уйнатылачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: