+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 июль 2021, 16:20

Эше белән күркәм кеше

Гөлмәрьям Таһирова – шәфкать туташы. Моннан 30 ел элек сайлаган һөнәренә, бер генә тапкыр да хыянәт итмәгән ул. Шушы вакыт эчендә аның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә көч, сихәт биреп, тормышка кайтарган.

Эше белән күркәм кеше
Эше белән күркәм кеше

Гөлмәрьям ханым Борай авылында туган. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Свердловск медицина училищесына укырга керә. “Медицина өлкәсендә эшләү – минем балачак хыялым. Телем ачылгач та, мин табиб булам дип әйткәнмен”, – ди ул.
Гөлмәрьям Хәдис кызының хыялы тормышка аша. Училищеда шәфкать туташы һөнәрен үзләштереп, 1991 елда туган ягына кайта һәм хезмәт юлын Шөкшән авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында башлап җибәрә. Дүрт ел узгач, Борай үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә күчә. Соңгы җиде елда Гөлмә­рьям Хәдис кызы дәваханәнең терапия бүлегендә хезмәт сала, шуның дүрт елын өлкән шәфкать туташы булып. Бу еллар эчендә аны тәҗрибәле белгеч буларак кына түгел, ягымлылыгы, йомшак мөнә­сәбәте, сабыр холкы белән авыру­ларның күңелләрен яулаган кеше буларак та беләләр.
Олы йөрәгенә пациентларның сызлануларын да, борчылуларын да сыйдыра, тыңлый һәм аңлый белә торган чын шәфкать туташы ул.
Ихлас ышаналар, хөрмәт итәләр, яраталар аны биредә. “Куллары шифалы аның. Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Һәр авыруның сәламәтлеге өчен җан атып, ничек тә ярдәм итәргә әзер торучы шундый шәфкать туташлары күбрәк булсын иде”, – ди авырулар, Гөлмәрьям апаның эшеннән канәгатьлек белдереп.
“Мин үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм, – ди Гөлмәрьям апа. – Эшемне бик яратам, көн дә канатланып дәваханәгә йөгерәм. Кешеләргә кирәкле булуым белән бәхетле мин. Һөнәремне дөрес сайладым дип уйлыйм. Хезмәттәш­ләремне хөрмәт итәм. Аларның һәрберсе, үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкаручы шәфкать ияләре”. Хезмәттәш­ләре дә хөрмәт итәләр – Гөлмәрьям Хәдис кызы белән эшләве бик җиңел булуын ассызыклый алар. Дәваханә җитәкчелеге дә хезмәтен югары бәһалый. Күптән түгел Гөлмәрьям Таһирова “Башкорт­станның сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе белән бүләкләнде. Мондый югары бүләккә тик тәҗрибәле, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән хезмәт ияләре генә лаек була шул.
Гөлмәрьям апаның кызы Инзилә дә, әнисе юлын сайлап, Нефтекама шәһә­рендә шәфкать туташы булып эшли. Хәзер инде оныгы да, кайчандыр үзе әйткән сүз­не кабатлап, үскәч кешеләрне дәва­лыйм, ди. Кем белә, бәлки кечкенә Лилия дә, дәү әнисе, әнисенең эшен дәвам итәр, Гөлмәрьям апа чәчкән изгелек, шәфкать­лелек орлыклары буыннан-буынга күчеп, үз шытымнарын бирер!

Зәһинә Ибәтуллина.
Борай районы.

Эше белән күркәм кеше
Эше белән күркәм кеше
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: