+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 июль 2021, 16:45

Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!

Ямьле җәй көннәрендә дә сәламәтлеккә бик игътибарлы булырга кирәк. Яңа коронавирус инфекциясе генә түгел, башка йогышлы авырулар да хәвефле. Аларның кайберләре нәкъ җәйге вакытта тарала. Мәсәлән, геморрагик бизгәк. “Роспотребнадзор” белгечләре белдерүенчә, соңгы атналарда гына да республикада бу авыруның дистәләгән очрагы теркәлгән.

Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!
Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!

Халыкта “тычкан бизгәге” дип йөртелүче геморрагик бизгәк – кешенең бөерләрен зарарлаучы кискен вируслы инфекция.
Башкортстанда бу авыруны йоктыручы төп чыганак булып җирән кыр тычканнары тора. Вирус аларның канында бар һәм аеруча һава-тузан юлы белән аларның тизәге, төкереге аша кешегә йога. Бу чир биналарны җыештырганда, урман кискәндә, учак якканда, печән хәзерләгәндә, юылмаган куллар белән тычканнар пычраткан ашамлыкларны кулланганда һәм тәмәке тартканда йогарга мөмкин. Авыру шулай ук урманга гөмбә, җиләк, гербарий җыярга барганда эләгә. Соңгы елларда парк­ларда да авыру йоктыру очраклары күзәтелә. Кешедән кешегә инфекция йокмый.
Геморрагик бизгәк белән авыру билгеле бер сезонга: майдан декабрьгә кадәр вакытка туры килә. Күп еллар күрсәткечләре буенча, Башкортстанда авыруның иң кискен чоры сентябрь-ноябрь айларында күзәтелә. Авыру­чыларның 70 проценты актив яшьтәге ир-егетләр (16-50 яшь), гадәттә, сәнәгать предприятиеләре эшчеләре, водитель­ләр, тракторчылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәр­ләре. Балалар, хатын-кызлар һәм өлкәннәр сирәгрәк чирли (3-5 процент).
Авыру йокканнан соң беренче билгеләр сизелгәнче 7-14, иң күбе 40 көн үтәргә мөмкин. Авыруның башлануы гадәти респиратор инфекциягә охшаган – температура күтәрелә, баш, буыннар авырта, хәл бетә, кайвакыт укшыта, костыра, эч китә. Кайбер авыруларда томау, ютәл, кыска вакытка күз күрүе начарлану, күзләрнең авыртуы, күз алдында нокталар сикерешү булырга мөмкин.
3-5нче көннәргә боларга бил һәм эч авырту өстәлә, кайвакыт тәнгә кызыл таплар чыга. Бөерләр функциясе бозыла, авыз кибә. Борыннан кан китәргә мөмкин. Беренче билгеләр сизелү белән кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү бик хәвефле, дәвалану бары тик стационарда үткәрелергә тиеш.
Авыруны ничек кисәтергә?
3 Иң мөһим чара – тычканнарны юк итү. Моның өчен язлы-көзле капканнар куярга кирәк. Үлгән тычканнарны перчатка һәм респиратор киеп кенә алу мотлак. Аларны яндырырга яки 50 сантиметрдан тирәнрәк итеп күмәргә кирәк.
3 Азык калдыкларын, кипкән үлән, төзелеш чүбен өеп, бакчада сакламаска. Чөнки ул тычканнарга яшәр өчен бер дигән урын.
3 Бакча, дача өйләрен җыештырганда медицина битлеге кию мөһим. Дезин­фекцияләүче сыекчалар белән дымлы җыештыру булсын. Яз көне бинаны
яхшылап җилләтергә, ә урын кирәк-яракларын үтүкләргә, яки кояшта 3-5 сәгать киптерергә кирәк.
3 Печән, са­лам, утын хәзерләгәндә, җирдә эш­ләгәндә шәхси гигиена таләп­ләрен үтәү мотлак – бияләйләр, медицина битлеге кияргә, эшләгән вакытта ашамаска, тәмәке тартмаска, эш беткәч кулларны бик яхшылап сабын белән юарга кирәк.
3 Урманга, пикникларга, туристик походларга барганда ял һәм куну өчен урманның ачык урыннарын, болынлыкларны, чүпсез, ауган агачлар булмаган җирләрне сайларга кирәк. Учак өчен коры-сары җыйганда авыз-борынны берничә кат марля яисә яулык белән каплау зарур.
3 Ашамлыкларны тычканнар тиярлек итеп калдырмаска, алар тигән очракта, ул ризыкларны юк итәргә киңәш ителә.
3 Пешмәгән яшелчә-җимешне ашар алдыннан яхшылап юарга һәм кайнап чыккан су коеп алырга кирәк.
Геморрагик бизгәк сәламәтлеккә җитди зыян китерә һәм авыр катлаулылыклар китереп чыгара. Урманга барганда һәм бакчада эшләгәндә элементар гигиена таләпләрен үтәү авыруны кисәтә ала.
Авыруның беренче билгеләре сизелә башлау белән үк медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү мөһим, чөнки вакытында дәвалау башланган очракта гына авыру җиңелрәк үтә.

Ләйсән ЯКУПОВА.

Фото: Pixabay.com

Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!
Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в