-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 июль 2021, 15:40

Һәрчак ярдәмгә әзер ул

Мең төрле авыруларга дәва тапкан, нинди генә кыен чакларда да кешеләрдә өмет уята алган, күпме гомерләрне саклап калган шәфкать ияләрен без хөрмәт итеп, “ак халатлы фәрештәләр” дип атыйбыз. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу икәнен аңлап бетермибез шул. Нинди катлаулы, җаваплы эш бит ул табиб һөнәре!

Айсылу Садртдинова да әнисе белән бертуган табиб апасы Венера Мөдәрис кызы Әхмәтованың кешеләргә ярдәм итүен күреп үсә һәм ул да аның кебек табиб булырга хыяллана. Ярмәкәй районының Ярмәкәй авылында дөньяга килгән кыз 11 сыйныфны тәмамлагач, ике дә уйлап тормый, Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керә. 2005 елда интернатура, 2006-07 елларда неврология юнәлеше буенча ординатура тәмамлый. Кулына диплом алган яшь белгечнең куанычының чиге булмый, чөнки ул да моннан соң кешеләргә ярдәм итә алачак бит. Аскын егете Линар Садртдинов белән танышып гаилә коргач, аның туган районына кайтып төпләнәләр һәм яшь белгечне район үзәк дәваханәсенә кушкуллап эшкә кабул итәләр.
— Бүген мин кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетле. Ни өчен неврология бүлеген сайладым? Чөнки хәзерге вакытта төрле стресслар күп заманда яшибез. Шулай ук инсульт һәм башка нерв авырулары да елдан-ел яшәрә бара. Икенче курста укыган чагымда якын кешемнең инсульт кичерүен күреп, бик кайгырдым, ничек ярдәм итәргә дә белмәдем, ә бик ярдәм итәсе килә иде һәм менә шул да, бәлки, бу бүлекне сайлауга этәргеч биргәндер, — ди Айсылу Ильяс кызы.
Бүген Айсылу Садртдинова — тәҗрибәле белгеч, 13 елдан артык гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган хөрмәтле табибларның берсе. Ягымлы карашлы, эшкә җаваплы караган сәләтле табибны хезмәттәшләре дә, пациентлары да ихтирам итә.
— Эшли башлаганда, әлбәттә, авырлыклар да, кыенлыклар да булды. Бигрәк тә балалар бәләкәй чакта катлаулы иде. Әти-әниләребезнең ярдәме белән барысын да җиңә алдык. Ә эш урынымда Раушания Кәрим кызы, Зөлфия Камил кызы, Рәфил Илүс улының ярдәме зур булды. Аларга бик рәхмәтлемен. Тормыш иптәшем дә һәрчак мине аңлый һәм һәрвакыт ярдәм итәргә тора. Хәтта ул авыруларга биргән консультацияләремне тыңлап, диагноз куярга да өйрәнде инде, — ди, елмаеп Айсылу Садртдинова.
Бүген бу бәхетле гаилә ике бала тәрбияли. Уллары Кәрим алтынчы, ә кызлары Ясминә дүртенче сыйныфны тәмамлаган. Кызлары әнисе кебек үк табиб булырга хыяллана һәм шуңа да бик тырышып укый.
— Үзем Ярмәкәй районыннан булсам да, Аскын миңа туган районым кебек якын. Мин монда бар кешене дә беләм дияргә була, табигате, халкы ошый. Бигрәк тә эшемнең нәтиҗәләрен күрү куандыра. Әгәр кешеләргә ярдәм итә алганмын, минем тырышлык белән кемдер бүген савыгып, тулы тормыш белән яши икән, бу минем өчен иң зур куаныч. Төрле кеше бар, һәркемгә аерым караш һәм игътибар таләп ителә. Шуңа да аралаша, кешене аңлый белү мотлак. Һәркемгә сәламәтлек кенә телим. Алдыбызга максат куеп, матурлыкка омтылып, яшәүнең, тормышның рәхәтлегенә куанып кына гомер кичерергә язсын һәммәбезгә дә, — ди Айсылу Ильяс кызы.
Чынлап та, алдынгы карашлы, һөнәренә ихлас гашыйк табиблар булганда, районыбыз дәваханәсе чәчәк атар, киләчәктә дә гөрләп эшләр, дигән теләктә калабыз. Ә инде Айсылу Садртдиновага тынгысыз һәм җаваплы эшендә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!

Сөмбел Әсләмова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: