И, бу кеше дигәнең. Гомеренең беренче яртысы сәламәтлеген әрәм-шәрәм итүгә “багышлана”. Икенче яртысын исә, аз-маз калган тазалыгын тырышып-тырмашып, бөртекләп “чүпләп” уздыра. Табибларга да ешрак мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәр гадәттә “сарафан радиосы”на колак салучан. “Менә дигән доктор, бар, үкенмәссең” – бу сүзләрдән дә тәэсирлерәк реклама юктыр. Таныш кеше фикере ич, чит-ятныкы түгел...
Күптән түгел нәкъ шундый табиб белән танышырга туры килде. “Бигрәк игелекле, шәфкатьле, миһербанлы белгеч. Үзе ягымлы, игътибарлы. Куллары эшкә ятып тора. Чын доктор”. Әлеге фикернең хаклыгына үзем дә инанырга ниятләдем. “Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерле”, дип юкка әйтмәгәннәр бит.
“Эталон”. Октябрьский шәһәрендә 5нче бистәдә урнашкан шәхси стоматология клиникасы. Җыйнак кына бина ерактан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Тышкы яктан гына түгел, эчтән дә күркәм-пөхтә. Клиника хуҗасы белән танышабыз. Рөстәм Корбанов. Мөлаем гына яшь ир-егет. Ни рәвешле җитәкчелек итә икән мондый зур хуҗалыкка? Өстәвенә, көн дәвамында пациентларга вакыт бүләргә дә кирәк. Төгәллек, хәтта ки беркадәр ювелирлык таләп итә стоматолог һөнәре. Шул исәптән тәвәккәллек-кыюлык та сорый. Ниндирәк тормыш баскычлары китерде икән яңа танышымны бүгенге көн уңышларына? Еллар “йомгагын” кирегә сүтә-сүтә, бергәләп җавап эзлибез...
— Рөстәм Рифович, турысын әйтик, ярыйсы катлаулы-җитди шөгыль сайлагансыз үзегезгә. Гаиләдә медицина белгечләре бар идеме әллә?
— Һич юк. Әти-әнием — нефтьчеләр. Сургутта яшәгәннәр. 1984 елның июнендә апама иптәшкә мин дөньяга килгәнмен. Әнием сөйләгәннән шул хәтердә – кечкенә чакта табиблардан бөтенләй курыкмаганмын икән. 1995 елда инде Октябрьский шәһәренә кайтып төпләндек. Мәктәптә медицина сыйныфына эләктем. Башлангыч мәгълүмат шунда алынды.
— Язмыш Сезне җитәкләп дигәндәй китергән болай булгач медицина тармагына...
— Бәлки. Һәрхәлдә, мәктәпне тәмамлаганда икеләнү хисе юк иде. Өйдәгеләр дә медик булу теләгемне хуплады. Әйткәндәй, стоматологиягә барырга әтием киңәш итте. Танышлары арасында бик яхшы теш табиблары бар иде. Ихтимал, шул да тәэсир иткәндер... 2001 елда Башкорт дәүләт медицина университетының стоматология факультетына укырга кердем. Барча укытучыларыма, остазларыма рәхмәт белдерәм. Алар тырышлыгында дөрес юл сайлаганыма ышанычым ныгый гына төште.
— Ә иң беренче пациентыгызны хәтерлисезме?
— Әлбәттә. Олы яшьтәге бер апа иде ул. Тешен алырга туры килде. Бәхеткә, барысы да имин үтте...
— Яшь белгеч сыйфатында кайда эш башладыгыз?
— 2006 елда Октябрьскийга әйләнеп кайттым. Стоматология поликлиникасында эшкә керештем. Интернатура үттем. Ул чактагы баш табиб Рәлиф Хаҗиев хирурглыкка алынырга тәкъдим итте. Бер үк вакытта “Энҗе” шәхси клиникасында ортопед вазыйфаларын да башкардым. Тәҗрибәле-сәләтле хезмәттәшләремнән күп нәрсәгә өйрәндем. Хирург Фаягөл Багаева, ортопедия белгече Светлана Ситдыйкова — бу һөнәр осталары белән аралашу чын тормыш мәктәбенә бәрабәр бит ул.
— Ә үзаллы эшкә тотыну нияте кайчан уянды?
— Поликлиникада мин 2016 елга кадәр эшләдем. Арытаба камилләшү, мөстәкыйль рәвештә эш итү, үзеңне сынап карау теләге көчле булгандыр, күрәсең. Яшерен-батырын түгел, яңа үрләр җиңел генә яуланмады. Пациентларга кытлык тоймадык, “үземнекеләр” белән бергә яңа клиентлар да килә башлады.
— “Эталон” атамасын сайлавыгыз очраклы булмагандыр?
— Клиниканың исеме турында озак уйландык. Ахырда “Эталон”да тукталдык. Мәгънәсе – һәрдаим алга омтылу, камиллеккә ирешү.
— Еллар дәвамында исем үзен аклагандыр бит?
— Ихтимал. Әмма ирешелгәннәр белән хушланып утырырга җыенмыйбыз. Безнең өлкәдә шулай бит ул – аз гына тезгенне йомшарттыңмы, артта калуыңны көт тә тор...
— “Эталон”ның бүгенге көненә күчик. Клиника коллективы, халыкны хезмәтләндерү төрләре, заманча җиһазландыру мәсьәләсе...
— Коллективта хәзер 20 кеше хезмәт сала. Җиде табиб эшлибез. Хирург-ортопед Рөстәм Насыйров, ортопед Рәиф Хаҗиев, пародонтолог Ольга Олеговна Мохначева, терапевтлар Людмила Пантелеева, Регина Мөхәммәтҗанова, Эльза Шәйхулова һәм мин – хирург-ортопед. Һәркайсы үз урынында, җаваплы, тәҗрибәле белгечләр. Очраклы кеше юк бездә.
— Җиһазлар да даими яңартыламы?
— Тырышабыз. Дәвалау нәтиҗәлелеге турыдан-туры шуңа бәйле бит. Ел саен Мәскәүдә оештырылган махсус күргәзмәләрдә катнашабыз, алдынгы чит ил фирмалары җитештергән яңа техник чаралар белән танышабыз. Мисалга, күптән түгел авыз куышлыгы сканеры сатып алдык. Күчермә компьютерда саклана, турыдан-туры теш технигына килеп ирешә. Нәтиҗәләр инде бар – куандырырлык. Сөяк кисү өчен тәгаенләнгән ультратавыш аппаратыннан да канәгатьбез. Әлеге җиһазны куллану нәтиҗәсендә җәрәхәт тизрәк төзәлә, пациент авыртуны гадәттәгедән кимрәк тоя.
— Рөстәм Рифович, шәхсән үзегезгә дә белем дәрәҗәсен даими арттыру өстендә эшләргә туры киләдер?
— Һичшиксез. Квалификация күтәрү курсларын үтү күп нәрсә бирә. Яңа методикалар үзләштерү, коллегалар белән якыннан аралашу файдалы. Шулай ук социаль челтәрләрдә фәкать табиблар өчен тәгаенләнгән махсус ябык төркемнәр ярдәмгә килә. Үзара фикер алышу, киңәшләшү дигән сүз бу.
— “Эталон”ның иртәгәсенә дә караш ташлыйк әле? Киләчәктә нинди яңалыклар көтелә?
— Киңәергә иде исәп. Урын җитмәве үзен сиздерә барыбер. Пациентлар өчен уңайлыклар арттыру турында уйланабыз.
— Аңлашыла, киләчәккә планнар шактый колачлы. Мәшәкатьләрегез дә арта төшә, димәк.
— Алар бүген дә җитәрлек. Иртәдән кичкә кадәр пациентларны кабул итәм. Моңа 90 процент вакытым сарыф ителә. Җитәкчелек эшенә нибары 10 процент вакыт кала, дигән сүз. Хезмәткәрләремә рәхмәт, үз вазыйфаларын төгәл, җиренә җиткереп үтиләр.
— Яхшы табиб булыр өчен нинди сыйфатлар таләп ителә?
— Һәр тармактагыча, күп нәрсә кешенең фәкать үзенә бәйле. Иң мөһим шарт – сайлаган эшеңне ихластан яратырга кирәк. Авыруларга битарафлык күрсәтмәскә. Үзеңне пациент урынына куеп карарга. Четерекле очракларга, кичектергесез ярдәм күрсәтүгә һәрчак әзер булырга. Мисалга, күптән түгел катлаулы онкологик операциядән соң бер ханым мөрәҗәгать итте. Чәйнәү функциясен тергезү мотлак иде. Үтә нечкә, түземлек сорый торган эш... Туктаусыз эзләнергә, осталардан өйрәнергә, белем дәрәҗәсен үстерү юлында булырга тиеш табиб. Ялкауланмаска, акланыр өчен төрле сәбәп эзләмәскә! Яшь белгечләр өчен аеруча әһәмияткә ия бу. Тагын бер көнүзәк мәсьәлә – медикның шәхси сәламәтлегенә дә игътибарлы булуы зарур. Теш табибы, мәсәлән, көн дәвамында муен, кул-арка мускулларына зур киеренкелек кичерә. Иртәнге гимнастикага булса да вакыт табарга кирәк.
— Аңлавымча, ниндидер мавыгу, “хобби” ишеләргә урын юк диярлек тормышыгызда. Кыска ял вакытларында нидән сихәт-ләззәт табасыз?
— Гаиләмдә, якыннарымда. Бергәләшеп табигать кочагына, ара-тирә сәфәргә чыгу көч-дәрман өсти. Тормыш иптәшем Лилия мине һәрчак аңлый, хуплый. Һөнәре халыкны социаль яклау өлкәсе белән бәйле. Өч бала тәрбиялибез. Алисәгә инде 11 яшь, тарих белән җитди кызыксына, төрле фәнни конкурс-бәйгеләрдә катнаша, алдынгы урыннар яулый. 5 яшьлек Тимур һәм 2 яшьлек Ритабызның барысы да алда әле. Ул-кызларым минем эш урынына килеп йөри, билгеле. Иң мөһиме – теш дәвалаудан курыкмыйлар. Әтиләре табиб булгангадыр, бәлки...
— Рөстәм Рифович, әңгәмә ахырында теш табибы күзлегеннән укучыларыбызга киңәшләр дә юлласагыз иде?
— Беренчедән, авыз куышлыгы торышын даими күзәтүдә тотарга кирәк. Кечкенәдән үк балаларны даими табибка күрсәтү зарур. Онытмагыз: авыруны дәвалауга караганда, кисәтү күпкә җиңелрәк һәм отышлырак!
Сәлия Гарифуллина әңгәмәләште.
Октябрьский шәһәре.