+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 июль 2021, 09:25

Прививкасыз дәваханәгә салмаячаклар!

Коронавирус таралу куркынычын киметү максатында республикада өстәмә хәвефсезлек чаралары күреләчәк.Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән үткәргән чираттагы опера­тив киңәшмәдә елның беренче яртысы нәтиҗә­ләре буенча төбәкнең социаль-икътисади үсеш күрсәткеч­ләрен яңгыратты.

Прививкасыз дәваханәгә салмаячаклар!
Прививкасыз дәваханәгә салмаячаклар!
Әйтик, гыйнвар-июнь айларында сәнәгать җитештерүе индексы узган елның шул ук чорына карата 102,2 процент тәшкил иткән. Агач эшкәртү (үсеш 66,2 процент), җиһазлар (56,8 процент) һәм дарулар җитештерү (52,2 процент) тармаклары югары темплар күрсәткән, торак төзү күләме 25,7 процентка арткан.

Киңәшмәдә төбәктәге санитар-эпидемиологик хәл һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш барышы анализланды.

Башкортстанда 185 вакциналау пункты эшли. 26 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанга 1 миллион 31 мең 80 доза вакцина кайтарылган. Беренче компонент белән 873 мең 140 кеше вакцина кадаткан. Рес­публиканың 577 мең 954 кешесе тулысынча вакциналанган, шул исәптән 60 яшьтән өлкәнрәк 179 мең 393 кеше. Шул ук вакытта, кичәге көнгә коронавирус йок­тыруның янә 253 очрагы ачыкланган. Пандемия башыннан рес­публикада җәмгысы 46961 кеше авырган, шуларның 734е вафат бул­ган.

Башкортстанның балалар ла­герьларының берсендә коронавирус йоктыруның 46 очрагы ачыкланган. Бу хакта “Роспотреб­надзор”ның Башкортстан идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бу учреждение ябык.

Радий Хәбиров республиканың Мәгариф министрлыгына кыска вакыт эчендә эшче төркем төзергә һәм, кичекмәстән, җәйге ял лагерьларын “Роспотребнадзор” белгеч­ләре белән берлектә тикшерергә кушты.

“Хәлне анализлагыз. Инфекция йоктыру очракларына юл куйган җитәкчеләр эштән бушатылырга тиеш, – дип
белдерде төбәк җитәкчесе. – Мондый җавапсыз караш балаларыбызны ялсыз кал­дыруга китерәчәк. Алда әле җәйнең тагын бер ае бар, балалар ял итәргә тиеш”.

Башкортстанда рестораннарга һәм социаль-көнкүреш профильле башка учреждениеләргә йөргәндә вакциналау узу турында белешмә булу, яки ПЦРның тискәре нә­тиҗәләре турында таләпләрне кертү билгесез вакытка күчерелде.

“Хәзер бездә авырулар саны ниндидер документлардан башка җәмәгать туклану урыннарына керү мөмкинлеген чикләү кебек чараны кулланырга нигез бирми”, – дип белдерде Анна Казак.

Исегезгә тө­шерәбез, төбәктә 26 июльдән “антиковид” чараларын кертү планлаштырылган иде.

Башкортстанда пациентларга коронавирустан прививкасыз планлы рәвештә дәвалауга салудан баш тартачаклар. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Мондый карар республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы оператив штаб тарафыннан кабул ителгән.

“Баш табиблар һәм әйдәүче белгечләр фикеренчә, хәзерге вакытта пациентларны планлы рәвештә дәваханәгә салу, онкологик һәм кардиологик ярдәмнән тыш, коронавирустан мәҗбүри вакциналау булган очракта гына мөмкин дигән положение кертергә кирәк. Бу безгә медицина оешмасы эчендә коронавирус таралу куркынычын киметергә һәм медицина ярдәме күрсәтүнең өзлексез булуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – диде Максим Забелин.

Шул ук вакытта министр, вакциналау сертификаты булу-булмауга карамастан, республика халкына ашыгыч медицина ярдәме күр­сәтеләчәк, дип өстәде. Шулай ук прививка онкология һәм кардиология профиле буенча ярдәм күр­сәтелгән пациентлардан да таләп ителмәячәк. Тиешле үзгәрешләр Башкортстан Башлыгы указына кертеләчәк һәм 2 августтан үз көченә керәчәк.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: