Айбулат Әлибаев - 17 санлы Балалар клиник дәваханәсе хирургы:
- Прививка ясату – ул кеше организмы өчен берникадәр күнегү, ягъни аны теге яки бу инфекциянең һөҗүмен кире кагуга әзерләү.
Вакцинациналау 100 процентлы гарантия бирә алмый. Ул вирус эләгүеннән сакламый, әммә ләкин чирнең агышын җиңеләйтү, үлем очракларын киметү мөмкинлегенә ия.
Әгәр сез чирләмисез икән, башкалар өчен дә куркыныч тудырмыйсыз. Әмма сез авыру булсагыз, һәм, бигрәк тә, чирегез симптомсыз гына үтсә, сез, үзегез дә теләмәстән, башкаларга да авыру йоктыруыгыз мөмкин.
Авырган кеше белән 14 көн дәвамында контактта булган очракта, прививка ясату белән бергә, ковидка тест бирергә кирәк.
Бүгенге көндә 17-се балалар клиник дәваханәсендә 82 процент медицина хезмәткәрләре вакцина ясатты, чөнки алар чирнең никадәр куркыныч икәнлеген бар тулылыгында аңлый.
Вакцинациналау бу куркыныч чирне бетерү өчен кирәк.