+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 август 2021, 20:36

Вакцинадан түгел, ковидтан үләләр!

Быел гыйнвардан илебездә коронавирус инфекциясенә каршы иммунлаштыру башланды. Бу уңайдан халык фикере икегә бүленде: кемнәрдер, әлеге чараны күптән көтә идек, вакцинаны ясатабыз, дисә, икенче берәүләр прививкага кискен каршы чыкты.

Вакцинадан түгел, ковидтан үләләр!
Вакцинадан түгел, ковидтан үләләр!

Мин үзем һәм туганнарым иң бе­ренчеләрдән булып прививкага бардык. Үгетләгәнгә түгел, үз иркебез белән. Коронавирус кебек мәкерле авыруны кисәтү алымы бар икән, нигә аңардан файдаланмаска?!Шул ук вакытта таныш-белешләр арасында вакцина кадатмыйм, дип йөрүчеләр дә бихисап әле. Моның сәбәбе – яше-картының социаль челтәрләрдә вакцина хакында таратылучы төрле уйдырмаларга ышануы.

– Ковидка вакцина кадаганда тәнгә махсус чип кертәләр икән, аннан соң синең кайда, нишләп йөргәнеңне махсус хезмәтләр күзәтеп тора, – дип белдерде 78нче яше белән баручы бер таныш пенсионер.

– Бу җәһәттән галимнәр аңлатма бирде бит инде: әлегә энә очыннан кертеп була торган чиплар, гомумән, уйлап чыгарылмаган, һич хәвефләнәсе юк, – дип аңлаттым әбекәйгә. – Ә менә өлкән яшьтәгеләргә, хроник чирләре булганнарга иммунлаштыру кампа­ниясендә катнашудан читтә калу упкын читеннән йөрү ул!

Кыскасы, кулымнан килгәнчә вакцина кадатуның зарурлыгын аңлатырга тырыштым. Авыл китапханәләренең берсендә эшләүче ахирәтем исә, вакцинаның коронавирустан саклавына иманым камил, ди.

– Минем ирем вахта ысулы белән Себер якларында эшләп йөри. Вакцина булдырылгач та ул аны ясатты. Ике айдан алар эшләгән идарәдә күп кенә хезмәткәрләр ковид белән авырды. Араларында бу зәхмәтне бик авыр кичерүчеләр дә булган. Ә ирем белән бергә иңгә-иң торып эшләгән дусты әлеге авырудан вафат булды. Типсә тимер өзәрдәй ир-егет иде!

“Минем грипп белән дә авырганым юк, шуңа коронавируска каршы вакцина ясатырга ашыкмыйм әле”, – дигән булган. Вакцина кадаткач, организм вирусны “танырга” өйрәнә, иммунитет барлыкка килә. Чын вирус һөҗүм иткәч, адәм баласы аны җиңелчә үткәреп җибәрә, я бөтенләй сырхап та тормый.

Вакцина – аны кадатучыны саклау белән беррәттән, коллектив иммунитет

булдыру өчен дә кирәк.

Халыкның 75-90 проценты иммунлаштыруда катнашса, калганнарга да авырыйм дип куркасы юк, ди белгечләр. Русиялеләр иммунлаштырудан шикләнеп, читләшеп йөргәндә, чит ил гражданнары безнең илдә җитеш­терелгән “Спутник V” вакцинасын кадатыр өчен ел башыннан ук безгә агыла башлады. Мисал өчен, Германия гражданнары вакцина ясатыр өчен махсус тур өчен 1900 евро түләп килеп, тагын 300 еврога “Спутник V” вакцинасын ясату чарасын күрде.

Ә русиялеләргә ул бушлай! Без XXI гасырда яшибез, төрле хорафатларга, уйдырмаларга ышану бер яктан көлке булып тоелса, икенче яктан – бик кызганыч. Коронавирус инфекциясе аркасында ковид-госпи­тальгә эләгеп, чак-чак үлемнән калучылар иммунлаштыру кампания­сендә, һичшиксез, катнашырга өнди. Вакцина ясатудан баш тартып, үзе­гезнең генә түгел, якыннарыгызның да сәламәтлеген һәм гомерен хәвеф астына куймагыз, дуслар! Коронавирустан көн саен үләләр, ә вакцина кадатканнан үлгән кеше турында ишеткән юк әле!

Миләүшә Латыйпова,“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе, Дүртөйле районы.

Фото: ria.ru

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: