Республикада коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Һәркайсыбызның элекке нормаль тормышка кире кайтасы килә. Моны бер генә юл белән башкарып була, ул — вакцина ясату. Әмма прививка турында төрле имеш-мимешләр дә ишетелеп кенә тора. Без бүген шуларның кайберләренә тукталырга булдык. Сорауларга билгеле табиблар ачыклык кертә.
— Прививкадан соң да чирне авыр үткәрәләр, диләр, шул дөресме?
— Вакциналау үзенең нәтиҗәлелеген раслады. Авырудан организмның максималь яклануы беренче вакцинадан соң 42 көн узгач була, ә инде беренче прививка вирус йоктыру ихтималлыгын 70-80 процентка киметә.
Әгәр дә интенсив рәвештә вакциналансак һәм битлекләр киеп йөрсәк, минем фараз — оптимистик. Пик ике-өч айдан үтәчәк, — ди медицина фәннәре докторы, БДМУның эпидемиология кафедрасы мөдире, Республика клиник инфекция дәваханәсенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗанов.
— Күптән түгел салкын тидердем. Әлегә сиңа прививка ясатырга ярамый, диделәр. Ә кайчан ярый?
— 2-4 атнадан прививка ясатырга була. Ә кайбер очракларда авыр симптомнар узганнан соң ук прививка ясатырга мөмкин. Һәр конкрет очракта сезгә дәвалаучы табиб төгәлрәк җавап бирәчәк, — ди Башкортстанның баш инфекционисты, БДМУның йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Дамир Вәлишин.
— Прививкадан соң 1 ай алкоголь кулланырга ярамый, имеш...
— Нәрсә ул прививка? Сезнең организмга көчсез вирус кертәләр, иммун системасы аны “җиңәргә” һәм алга таба иммунитет эшләп чыгарырга тиеш. Алкоголь иммунитет системасына турыдан-туры йогынты ясамый, ләкин бу — сезнең организмга өстәмә йөкләнеш. Айлык “коры закон” турында сүз бармый, әмма һәр этаптан соң берничә көн тыелып тору яхшырак. Бу — барлык прививкалар вакытында да шулай, — ди БДМУның микробиология һәм вирусология кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Марсель Тойгынов.
— Миндә антитәнчекләр бар, димәк, прививка ясату кирәкми?
— Тестларга һәм тикшеренүләргә вакытыгызны һәм акчагызны сарыф итмәскә мөмкин, әгәр үзегезне яхшы хис итәсез һәм авырмыйсыз икән, прививка ясатыгыз. Антитәнчек булу прививка ясатуга каршы күрсәткеч түгел, — ди Уфаның Дим районы клиник дәваханәсе терапия бүлеге мөдире Руслан Гомәров.
— Прививкадан соң мин сәламәт бала тудыра алачакмынмы?
— Вакциналау белән йөклелек агышы һәм сәламәт бала туу арасында бәйләнеш юк. Киресенчә, хәзер, тикшеренүләр сериясеннән соң, йөкле хатын-кызларга да прививка ясатырга кирәклеге ачыкланды, чөнки коронавирус балада гипоксия барлыкка китерә, — ди БДМУның йогышлы авырулар кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Рәсимә Морзабаева.
— Прививкадан соң үземне начар хис итсәм, нишләргә?
— Вакцинадан соң организмның реакциясен тикшерү өчен сездән 15 минут чамасы поликлиникада калуны сораячаклар һәм анафилактик шок булмавын тикшерәчәкләр. Бу — барлык прививкалардан соң гадәти таләп, һәм моны күпертү дөрес түгел. Кайвакыт вакциналаудан соң температура күтәрелә, буыннар сызлый, хәлсезлек башлана. Бу да — билгеле һәм көтелгән реакция, ул, гадәттә, бер көннән соң уза, — ди БДМУның 2нче госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Булат Бакиров.
— COVID-19дан ясатылган вакцина кешенең ДНКсын үзгәртә, дип тә куркыталар. Бу дөресме?
— Бу мөмкин түгел. Вакциналар ДНКга йогынты ясамый. Алар башкача йогынты ясый — коронавирусның генетик материалы фрагментлары булган иммун күзәнәкләрен “таныштыралар”. Аларның күзәнәкләре вируслардан саклаучы антитәнчекләр эшләп чыгара башлый. ДНКның монда бөтенләй катнашы юк, — ди биология фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Биохимия һәм генетика институты директоры вазыйфасын башкаручы Эльза Хөснетдинова.
— Болай да иммунитетым йомшак. Прививка хәлемне тагын да начарайтмасмы?
— Сезгә вакцина ясаганда коронавирусның үзен түгел, ә аның бернигә дә сәләтле булмаган кечкенә өлешен кертәләр. Мәсәлән, машинаның руле, фаралары үзләре генә бара алмый, автомобиль тулысынча кирәк. Бу — иммун системасын чын, тулы бер вирус белән таныштыруның ике ысулының берсе. Икенчесе — чын-чынлап коронавирус белән авыру. Йомшак иммунитеты булган кешеләр өчен беренче ысул яхшырак, ул организмны вирус белән йомшак кына “таныштыра”.
Миф буталчыклык аркасында барлыкка килгән: микроблар нигезендә вакциналар бар. Бу күп кенә балалар вакциналарында, мәсәлән, холера, туберкулездан прививкада бар. Әгәр иммун системасы бөтенләй начар икән, кешенең җиңел формада авыру ихтималы бар, — ди Өстәмә һөнәри белем бирү институтының лаборатория диагностикасы кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Александр Гыйльманов.
— “Спутник-V” — бик куркыныч вакцина, диләр. Башка илләрнең аны кабул итмәве хакмы?
— Бу дөрес түгел! Беренчедән, “Спутник V” инде 67 илдә теркәлгән. Икенчедән, бу вакцина өч клиник сынау фазасы узды: препарат хәвефсез һәм нәтиҗәле. Өченчедән, вакцина турында дөньяви билгеле галимнәр, шул исәптән Нобель премиясе лауреатлары, яхшы фикердә, — ди медицина фәннәре докторы Александр Гыйльманов.
— Коронавирустан вакцина организмга ничек тәэсир итә?
— Иммунитет вакцина белән беренче тапкыр “танышканда”, ул иммун күзәнәкләренең ике төрен эшли башлый: В һәм Т типлары. Күзәнәкләрдә антитәнчекләр актив эшләп чыгарыла, әмма вакцинаның икенче дозасыннан башка берничә атнадан бу иммуноглобулиннарның саны кискен кими. Т-лимфоцитлар — иммунитет системасының төп коралы. Нәкъ менә шушы күзәнәкләр вирусны эзләп таба һәм патогенны юк итә. Т-күзәнәкләрнең төп проблемасы шунда: вакциналауның беренче этабыннан соң иммунитет системасы бик аз санда Т-лимфоцитлар тудыра, һәм организм вирус белән очрашуга әзер булмый.
Икенчесе — бустерная — вакцина дозасы иммунитет җавабының икенче өлешен кертә, нәтиҗәдә, организм күбрәк Т-күзәнәкләр эшләп чыгара һәм озак вакытлы иммунитет “хәтерен” формалаштыра. Бу процесс, шулай ук, В-күзәнәкне вирус бәреп керүгә тизрәк җавап бирергә, тизрәк бүлешергә һәм нәтиҗәлерәк антитәнчекләр эшләргә күнектерә.
Бүгенге көндә COVID-19 вакциналарында булган барлык медицина тикшеренүләре нәтиҗәләре икенче дозаның саклану дәрәҗәсен берничә тапкыр арттыруын күрсәтә. Израиль галимнәре коронавирус ясау өчен вакцина алган пациентларның антитәнчекләре бер тапкыр прививка ясатучыларныкыннан 6-12 тапкыр югарырак, дигән нәтиҗәгә килде. Күргәнебезчә, вакциналауның икенче этабы ышанычлы саклану өчен мөһим, — диде медицина фәннәре докторы Александр Гыйльманов.