-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 август 2021, 14:50

Ил галимнәре куркыныч авыруларны ничек җиңгән?

Бүген бөтен дөнья коронавирус инфекциясенә каршы көрәшә, әлеге авырудан коткарачак вакциналар уйлап таба, эзләнә. Мондый мәкерле чирләр элек тә булган һәм илебез медицинасы кешелекне дистәләгән авырудан саклап калган.

Ил галимнәре куркыныч авыруларны ничек җиңгән?
Ил галимнәре куркыныч авыруларны ничек җиңгән?
Без Русия һәм совет табибларының, гомерләрен куркыныч астына куеп, дәвалауга бирешми дип саналган авыруларны ничек җиңүләре турында иң кызыклы очракларны җыйдык. Ул чакта да кемнәрдер галимнәргә ышанмаган һәм тирән канәгатьсезлек белдергән. Әйе, элек тә шулай булган.

Оспа (чәчәк авыруы)

Европада чәчәк авыруы эпиде­мияләреннән ел саен миллион ярым кеше үлгән. Авыру беркемне дә аямаган, байлар да, хәерчеләр дә, танылган шәхесләр дә, гади халык та кырылган.
Әйтик, 1730 елда чәчәк авыруыннан 14 яшьтә патша Петр II вафат була. Русия тарихында беренче прививканы императрица Екатерина II ясаткан. Хәер, бүгенге күзлектән караганда, аны прививка дип атап та булмый. Табиблар чирләп исән калганнарның икенче тапкыр авырмавын исәпкә ала һәм, шуннан чыгып, болай итә: пациентның кулында кисем ясап, шунда авыру кешедән алынган чәчәк вирусы булган материалны урнаштыра. Нәтиҗәдә, үлүчеләр саны егерме тапкыр — 40тан 2 процентка кадәр кими.
Екатерина үрнәгендә чәчәктән прививка ясатырга 140 аристократ языла — прививка ясату модага керә. Берничә елдан Русия чәчәккә каршы көрәш буенча Европада лидерларның берсенә әверелә. Русиядә прививкалар ясалган вакытта Франциядә чәчәктән король Людовик XV үлә. “Нинди вәхшилек, фән инде бу авыруны дәвалау мөмкинлеге бирә”, — ди Екатерина бу хакта белгәннән соң.
1796 елда инглиз табибы Эдвард Дженнер кешеләрне алар өчен куркыныч булмаган “сыер чәчәге” вирусы белән вакциналау алымын уйлап таба. Шул рәвешле, авыру юкка чыгарыла башлый. Бөтен кеше дә вакцина ясатуны уңай кабул итми, билгеле. Прививкага каршылар аны ясатмаска үгетләгән һәм хәтта карикатуралар да төшергән, янәсе, вакцинадан соң кешеләр дуңгызга әверелә. Бу сезгә берни дә хәтер­ләтмиме?
1958 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы совет табиблары тәкъдиме буенча натураль чәчәк авыруын глобаль бетерү программасын кабул итә. Аның асылы гади — бөтен кешене вакциналау, ә соңгы авыруны изоляцияләү. Шул рәвешле 21 ел эчендә 73 ил табиблары уртак көч белән дөньяны миллионлаган кешенең вафатына сәбәпче булган вирус инфек­циясеннән коткарды. Вакциналарның төп өлешен совет хөкүмәте бүлә. Планетада чәчәк белән соңгы авыру Сомалидан Али Маяу Маллин исемле егет була. Ул савыкканнан соң, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы чәчәк белән авыручыны табучыга мең доллар күләмендә премия бирәчәге турында игълан итә. Бу акчалар беркемгә дә тәтеми.

Тиф

Тимгелле тиф турында әле борынгы грек табибы Гиппократ та язган. Сугышлар тарихында тиф еш кына хәлиткеч фактор була: мәсәлән, Утыз еллык сугышта, Наполеонның Русиягә бәреп керүе вакытында, Кырым, Беренче бөтендөнья сугышларында авыру корбаннарының саны алышларда югалтулардан артып китә. Русиядә Гражданнар сугышы вакытында тиф белән 30 миллион кеше авырган, өч миллионы үлгән.
1928 елда француз бактериологы Шарль Николь авыруны гадәти бетләр күчерүен раслый. Бу ачыш өчен ул хәтта Нобель премиясенә дә лаек булган. Ә 1942 елда совет галиме Алексей Пшеничнов нәтиҗәле вакцина уйлап тапкан. Аны киң кулланылышка кертү армиядә һәм тылда тиф эпидемиясен булдырмый калырга мөмкинлек биргән.

Полиомиелит

XX гасыр уртасында кешелек яңа куркыныч авыру — полиомиелит белән очраша. Һәр унынчы авыру үлә, тагын 40 проценты инвалид булып кала. Аннан АКШ Президенты Франклин Рузвельт, язучы-фантаст Артур Кларк, режиссер Фрэнсис Форд Коппола да зыян күрәләр.
Беренче вакцинаны Америка галиме Джонас Солк эшли. Аны булдыру өчен чимал сыйфатында маймыл бөерләре кулланыла. Шул ук вакытта галим Альберт Сабин тере вакцина ясый һәм совет галиме Михаил Чумаков үтенече буенча штаммнарны СССРга тапшыра, анда препаратны җитештерә башлыйлар. Чумаков беренче сынауны үзендә, улы Петрда (хәзер Петр Чумаков — профессор, биология фәннәре докторы) һәм туганнарында үткәрә.
Әзер вакцинаны имин булмаган районнарга җибәргәннәр. Ел ярым эчендә полиомиелит чигенгән һәм илдә эпидемия бетерелгән.
Институт тарафыннан җитештерелгән вакцина 60тан артык илгә җибәрелгән. Япониядә балалары авырган меңләгән ана, үз Хөкүмәтеннән бюрократияне туктатуны һәм аларга да вакциналар җибәрүне таләп итеп, митингка чыккан. Сугыштан соң Япония белән СССР арасындагы мөнәсәбәтләр киеренке була, һәм Советлар Союзыннан дарулар кертүгә рөхсәт бирү моңарчы күрелмәгән прецедент булыр иде. Әмма япон хатын-кызлары үз дигәннәренә ирешә: ашыгыч рәвештә вакцина китерү оештырыла. Нәтиҗәдә, 20 миллион япон баласы коткарыла.
Кызыклы факт: Вашингтонда узган медицина конференциясендә совет делегациясе уңышлы вакциналау турында чыгыш ясаганда, залдан кемдер, Көнбатышта совет мәгълүматына беркем дә ышанмый, дип кычкырган. Аңа җавап итеп совет делегаты: “Мин сезгә шуны гына ышандыра алам: без үз балаларыбызны сез үзегезнекеләрне яратканнан кимрәк яратмыйбыз”, — дигән. Зал алкышлаган. Бу янә бернәрсәне дә искә төшермиме?

Чума (үләт чире)

Без белгән дөньяны ялмаган эпидемияләрнең беренчесе — Юстиниан чумасы. Ул алтынчы гасырдан сигезенче гасырга кадәр үлем тараткан һәм 100 миллионнан артык кешенең гомерен өзгән. Экспертлар бәяләвенчә, барлыгы 300 миллион кеше үләт чире корбаны булган.
Бубон чумасына каршы дөньяда беренче нәтиҗәле вакцинаны XX гасыр башында Русия галиме Владимир Хавкин уйлап таба. Ул аның хәвефсезлеген башта үзендә раслаган, ә аннары берничә ел дәвамында эпидемия барган Бомбей халкын вакциналауда турыдан-туры катнашкан. Вакцина авыруны юк итә алмаган, ләкин ул авырулар санын — ике-биш, ә үлүчеләр санын ун тапкыр киметү мөмкинлеге биргән.
Үләтне җиңүгә исә Кызыл Армиянең Эпидемиология һәм гигиена фәнни-тикшеренү институты галимнәренең эшләнмәләре нәтиҗәсендә ирешелгән. Алар стрептомицин антибиотигы ясаган, 1947 елда бу дару беренче пациентларны тулысынча савыктырырга ярдәм иткән.
Коронавирус та җиңелү алдында. Бу зәһәр чирдән вакцина уйлап табылган. Озакка сузмыйча аны ясатырга гына кирәк.

Сәхифәне Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: