-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 август 2021, 09:55

Үзебезнең Сабир

Авыл фельдшеры – психолог та, санитар да, хәтта кочегар да ул.

Үзебезнең Сабир
Үзебезнең Сабир

Авыл фельдшеры – психолог та, санитар да, хәтта кочегар да ул.

Шәһәрдән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорыйдыр, мөгаен. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә. Тик авылдашлары арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә, ачык йөз, тәмле тел дә бик мөһим. Шөкер, авылларда гүзәл затлар гына түгел, ир-егетләр дә фельдшер булып эшли.

Борай районының Давытлар авылы халкы да фельдшердан бик уңган. Сабир Хәләповның бу авылда медицина хезмәте күрсәтә башлавына 35 елдан артык. Шушы авылда туып-үскән егет, Бөре медицина училищесын тә­мамлап, туган авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт юлын башлап җибәрә. “Медпункттан кеше бервакытта да өзелеп тормый. Кан басымы күтәре­лүдән интегүчеләр, егылып, аяк-кулларын имгәтүчеләр килә”, – ди фельдшер. Җәй көне, умарта кортлары чагып, аллергия белән дә мө­рәҗәгать итәләр икән. “Мин эшли башлаганда биредәге абый-апаларның күбесе гөрләтеп колхозда эшли иде, инде бергә-бергә олыгаеп киләбез”, – ди тәҗрибәле фельдшер.
Кеше гомере өчен җаваплылык фельдшерда табибныкыннан ким түгел. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бөтен өмет – авыл халкы өчен бердәнбер ак халатлы кеше булган фельдшерда. Эш сәгате тәмамланса да, фельд­шерның эше төгәллән­ми әле – медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләр Хәләповның өенә дә килә. Сабирның капкасы ябылып тормый дисәң дә була. Ачык йөзле фельдшер көн дими, төн дими, һәрбер авыруны шифалы кулы белән генә түгел, дөрес киңәше, тәмле сүзе белән дә дә­валарга тырыша.
– Эшемне һәрвакыт яратып башкардым, шуңа күрә бер авырлыгын да сизмим. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Радик Хәсәнов­ның да ярдәме зур булды. ФАПның тәрәзәләре бик искергән иде, Радик Әнвәр улы тәрәзәләрне алыштыртты, оргтехника кайтартты, яңа өстәл, тумбалар алды. Бәлки киләчәктә яңа бина да төзерләр, – дип өметләнә Сабир.
Авылда барлыгы 150 кеше яши. Шуларның барысы да биредәге ФАПка йөри. Тирә-як авыллардан килүчеләр дә күп. 1988 елда ремонт ясалган бинаны фельдшер ягып җылыта. Үзе кочегар, үзе санитар, үзе психолог та. Аның эш урынындагы чисталыкка, пөхтәлеккә бөтен кеше соклана. Авыл халкы аңа “безнең Сабирыбыз” дип кенә тора. Әлеге вакытта коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясый фельдшер. Бүгенгә 50дән артык кеше прививка эшләткән. Көн дими, төн дими авыруларга ярдәм күрсәтүче изге һөнәр иясе Сабир Хәләповка уңышлар юлдаш булсын!

Гөлназ Хуҗина.
Борай районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: