+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 август 2021, 20:25

Вакцинаның әһәмиятен аңлау мөһим

Ялган сертификат өчен иректән мәхрүм итү яный.

Вакцинаның әһәмиятен аңлау мөһим
Вакцинаның әһәмиятен аңлау мөһим

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавируска каршы вакцина ясату турында ялган сертификат куллануның ни белән янавы турында сөйләделәр.

Министр урынбасары Ирина Кононова сүзләренә караганда, рәсми документ буларак ялган сертификат алу, саклау, ташу өчен бер елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Ялган документы булган кеше аны кулланмаган очракта да барыбер җинаять җаваплылыгына тартыла.
Министр урынбасары башка аспектны да билгеләп үтте — COVID-19га вакциналь иммунитет булмау яңа инфекция йоктырган очракта авыруның авыр формаларына китерергә мөмкин.
“Әгәр дә медицина учрежде­ниеләрендә вакциналануның ялган сертификатларын сату турында белсәгез, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы яки “Росздравнадзор” сайтында электрон мөрәҗәгать калдырыгыз”, — дип киңәш итте Ирина Кононова.
Исегезгә төшерәбез, әлеге сертификатны медицина оешмасында прививкадан соң яисә дәүләт хезмәтләре сайтында шәхси кабинетта алырга мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталында сертификат ике — урыс һәм инглиз телләрендә тутырыла.

“Ковивак”ны камилләштерәчәкләр

Чумаков исемендәге үзәктә коронавируска каршы Русиянең “Ковивак” вакцинасын яңа штаммнарга каршы модифи­кацияләргә планлаштыралар. Бу хакта 24 августта “Россия-24” телеканалында үзәкнең генеральный директоры, Башкортстанда туып-үскән Айдар Ишмөхәммәтов хәбәр итте.
“Без яңа вакцина ясау өчен барлык әзерлек этапларын эшлибез. Өстәмә эш турында сүз юк. Элекке “альфа” урынына бу вакцинада “дельта” штаммы катнашачак”, — дип аңлатты галим.

Яңа максимумнар теркәлә

Дөньяда COVID-19 белән зарарлануның 213 миллионнан артык очрагы теркәлгән, Джонс Хопкинс университеты мәгълүматларыннан күренүенчә, 4 миллион 462 мең кеше үлгән. АКШта инфекция йоктыручылар саны 38 миллионнан артып киткән, соңгы тәүлек эчендә анда 185 меңнән артык зарарлану очрагы теркәлгән — бу гыйнвар ахырыннан соң максимум. Шулай ук, ТАСС исәпләп чыгарганча, COVID-19 белән авыручылар саны Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә максималь дәрәҗәгә җиткән.
Иранда тәүлегенә 30 меңнән артык кеше инфекция йоктыра, үлүчеләр саны 684кә җиткән. Таиландта һәм Малайзиядә көн саен COVID-19ны 20 меңнән артык кешедә ачыклыйлар, тәүлегенә 200дән артык кеше һәлак була. Япониядә COVID-19 көн саен 25 меңнән артык кешедә ачыклана, моңа кадәр бу теркәлмәгән. Грециядә тәүлегенә 4206 зарарлану очрагы антирекорды куелган. Прививка ясатмаган гражданнарга Грециядә үз хисабына атнага бер-ике тапкыр тест үтү таләбе куйганнар.

Басым ясау кирәкми, әмма...

Коронавирустан вакциналану темпларын арттыру мәҗбүр итү юлы белән түгел, ә әдәпле агитация аша алып барылырга тиеш. Бу хакта “Бердәм Русия” партиясе съездында Русия Президенты Владимир Путин белдерде.
Дәүләт башлыгы билгеләп үтүенчә, COVID-19 пандемиясен барлык гражданнарның тырышлыгын берләштергәндә генә җиңәргә мөмкин. Төп корал булып вакциналау тора, дип билгеләп үтте Президент.
“Куркыныч эпидемияне без бергә генә җиңә алабыз. Кешеләр эш урынын югалтырлык янау булган басымга юл куярга ярамый. Кешеләргә ихтирам белән, төпле итеп, гомерне, сәламәтлекне, якын­нарыңны саклап калу өчен прививка ясатуның мөһим икәнен аңлата белергә кирәк. Вакцина чынлап та нәтиҗәле, ул катлаулылыкларны киметә”, – дип аңлатты Президент.

Дүртенче дулкын башлана...

Дөньяда барлыгы 213,8 миллионнан артык ковид белән зарарланган кеше теркәлгән, аларның 4,462 миллионы үлгән.
Польша хакимияте, илдә коронавирус эпидемиясенең дүртенче дулкыны башлана һәм ул сентябрь-октябрь айларында көчәячәк, дип белдерә. Бу республикада барлыгы 2,887 миллионнан артык кеше чир йоктырган, шуларның 75 324е үлгән.
Болгариядә, эпидемиологик хәл катлаулы калу сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимын тагын өч айга озайтканнар.

Дәваханәгә кемнәр эләгә?

Индонезия ашыгыч куллану өчен Русиянең ковидка каршы “Спутник V” вакцинасын хуплады.
АКШта авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәге хезмәткәрләре прививка ясат­кан һәм ясатмаган кешеләрнең коронавирус йоктырып дәваханәгә эләгү ихтималлыгын чагыштырган һәм прививкасыз кешеләрне 29 тапкыр ешрак дәваханәләргә салуларын ачыклаган.
Бүгенге көндә дөньяда COVID-19дан 5 миллиард доза вакцина ясалган.

Тромбоздан өч эчемлек ярдәм итә

Коронавирус кичергән кешеләрдә еш кына кан куеру кү­зәтелә. Моны булдырмас өчен нишләргә? Дарулардан тыш табигый сәламәтләндерү чараларына да игътибар итәргә кирәк. Өч эчемлекнең өзлегүләрдән ярдәме ачыкланган.
Гранат суты. Италия галим­нәре бу сутның табигый кан сыеклаучы чара икәнлеген ачыклаган. Ул тромбоцитларга бер-берсенә ябышырга ирек бирми, кан тамырларының тараюын тоткарлый. Моннан тыш та сутның тагын бик күп файдалы үзенчәлекләре бар.
Юкә чәе. Нигерия галимнәре юкә чәчәкләреннән ясалган чәйнең инфаркт һәм ишемиягә каршы тора алуы турында белдергән. Алар моны кандагы триглицеридлар дәрәҗәсен киметергә ярдәм итүче, кан басымын нормальләштерә торган антиоксидантлар булу белән аңлата. Бу антиоксидантлар табигый кан таратучы чара буларак эшли һәм ялкынсынуларны кисәтә. Табиблар юкә чәен иммунитет какшаганда да эчәргә киңәш итә.
Какао. Калифорния галим­нәре какао составында диетик полифеноллар тромбоцит­лар­ның активлашуын баса дип ышандыра. Шуңа эчемлек аспирин кебегрәк нәтиҗә күрсәтә һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан үлем куркынычын киметә.
Моннан тыш, галимнәр какаодагы цинкның стресс белән көрәшергә ярдәм итүен, гомерне озайтуын да билгели. Дөрес, сүз шикәрсез табигый какао порошогы турында бара.

Венгрия “Спутник V” җитештерәчәк

Венгрия 2022 елда “Спутник V” җитештерү­не башлап җибәрергә ниятли. Ел ахырына кадәр ил кирәкле технологияләрне алырга исәп тота.
“Венгрия “Спутник V” ярдәмендә Европа берлеге кысаларында халыкны вакциналау буенча иң уңышлы кампанияне гамәлгә ашыра алды”, — дип ассызыклады Венгрия җитәкчелеге һәм күрсәтелгән ярдәм өчен Русия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: