Башкортстанда коронавируска каршы киңкүләм вакциналау дәвам итә. Әлеге вакытта төбәк җәмгысы илебездә җитештерелгән 1 414 968 доза вакцина алган. Кичәге көнгә булган мәгълүматларга караганда, республиканың 1 166 855 кешесе беренче компонент белән прививка ясаткан,
1 015 426 кеше икенче компонентны алган.
Дүшәмбе көнне Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, төбәктә 4 545 йогышлы авырулар койкасы җәелдерелгән. Буш койкалар фонды 12 процент тәшкил итә.
Башкортстан Башлыгы коронавируска тикшеренүләр күләмен киметмәскә, аны югары дәрәҗәдә тоту бурычын куйды. Коронавирус пандемиясе вакытында республикада 3,7 миллионнан артык ПЦР-тест үткәрелгән.
Радий Хәбиров шулай ук төбәк Хөкүмәтенә һәм муниципалитетларга прививка ясау кампаниясе темпларын планлы рәвештә арттырырга, хезмәткәрләрне вакциналау буенча эре предприятиеләр белән актив эш алып барырга кушты.
Соравыгыз булса, шалтыратыгыз!
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, республика ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева 23 августтан 29 августка кадәр үзәк белгечләренең халыкның 16 339 мөрәҗәгатен эшкәртүе турында хәбәр итте. Ә 2020 елның 16 ноябреннән (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар линиягә 212 228 гариза килгән.
Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, өйдә амбулатор дәвалануны оештыру, коронавирустан вакцина ясатуга язылу белән бәйле.
Чараларда чир таралмаган
“Роспотребнадзор”ның республика идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итүенчә, Башкортстанда узган эре мәдәни-спорт чаралары – Бөтендөнья фольклориадасы, үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге һәм “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы – 2021 республикада санитар-эпидемиологик хәлне катлауландырмады.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре чараларда катнашучылар арасында вирус ачыкланган очракта, аларны оператив рәвештә изоляцияләде. Шулай итеп, авыру таралуга юл куелмады.
Прививка ясатмаганнар ешрак үлә
“COVID-19дан үлем очраклары вакциналанмаган пациентлар арасында прививка ясаучыларга караганда дүрт тапкыр күбрәк, – дип белдерде Коммунаркадагы ковид дәваханәсенең баш табибы Денис Проценко.
Ул билгеләп үткәнчә, вакциналанган пациентлар да реанимациягә эләгә, “ләкин КТ-3, КТ-4 (үпкәләрнең зарарлануы дәрәҗәсе) белән түгел, ә инсульт белән, өлкән яшьтәгеләрдә ковид кичергәндә мондый хәл еш була”, – дип аңлатты табиб.
Мәскәүдә 5 апрельдән башлап тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләрнең 50 очрагы теркәлгән. Башкала мэры Сергей Собянин Мәскәүдә коронавирус белән бәйле хәлне илдә иң яхшыларның берсе дип атады.
Антиковид плазмасы гомерләрне коткара
Башкортстанда коронавируска каршы антитәнчекләр булган кан плазмасын
кабул итү пунктлары турында мәгълүмат стопкоронавирус.рф порталында урнаштырылган.
Исемлеккә Республика кан күчерү станциясенең Уфа, Нефтекама, Күмертау, Бөре, Октябрьский, Стәрлетамак һәм Белорет шәһәрләрендәге 7 пункты кергән.
COVID-19га антитәнчекләр булган плазма – ул коронавирус кичергән яки прививка ясаткан донорларның кан плазмасы. Ул хәвефсез, чөнки патоген бактерияләр һәм вируслардан тулысынча чистартылган. Плазма коронавируслы 2-3 авыруга ярдәм итә ала.
Донорлар булырга теләүчеләргә алдан белгеч белән киңәшләшергә кирәк.
Антиковид плазмасы тапшырырга мөмкин булган медицина учреждениеләре базасын “Национальные приоритеты” җәмгыяте соравы буенча “Диалог” җәмгыяте белән берлектә Башкортстан белән идарә итү үзәге төзегән.
Президентның иммунитеты ничек?
Президент Владимир Путин COVID-19 прививкасыннан соң иммунитетының яхшы булуы турында хәбәр итте. “Миндәге күрсәткечләр яхшы”, — диде дүшәмбе көнне Владимир Путин Тверь өлкәсе губернаторы Игорь Рудень белән очрашуда. Дәүләт Башлыгы “Спутник V” вакцинасының икенче компонентын 2021 елның апрелендә кадаткан иде.
Янә бер вакцина эшләнде!
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институты грипп вирусы нигезендә коронавирустан үз вакцинасының клиник тикшерүен тәмамлады һәм ел азагына кадәр ирекле ярдәмчеләр катнашлыгында сынауларга керешергә планлаштыра. Бу хакта 30 августта институт директоры Дмитрий Лиознов хәбәр итте.
Учреждениедә аңлатуларынча, әлеге вирусның көчсезләнгән версиясе коронавирус аксымнарын китереп җиткерү векторы буларак кулланыла, аларга иммун җавап авырудан сакларга тиеш. Институтта грипп вирусының консерватив өлеше күзәнәкләргә керү өчен кулланылачак, дип тә өстәделәр. Вакцина интраназаль кулланылышны күз уңында тота — ягъни, борынга тамчылар яки спрей рәвешендә булачак, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Яңа штамм куркынычрак...
Дөньяда ковид белән зарарланган кешеләр саны 217 миллионнан, АКШта 39 миллионнан артып киткән. Көньяк Африка Республикасында коронавирусның югары мутацияле яңа штаммын таптылар.
Галимнәр “C.1.2” дигән бу яңа штаммның югары дәрәҗәдә агрессив булуын һәм вакциналарга бирешмәскә мөмкин икәнен билгели. Көньяк Африка Республикасы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасын COVID-19ның яңа варианты турында кисәткән дә инде.
Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.