+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 сентябрь 2021, 11:25

Коронавирус: ничек кисәтергә һәм дәваланырга?

Табиб-инфекционист Артем Гаврилов Зубоводагы ковид-госпитальдә беренче көннәрдән үк эшли. Инде ковидны дәвалау буенча оста белгечкә әйләнгән табиб инфекциянең соңгы арада тизрәк үсешүен һәм авыррак үтүен билгели.

Коронавирус: ничек кисәтергә һәм дәваланырга?
Коронавирус: ничек кисәтергә һәм дәваланырга?

— Авыручылар арасында яшьләр күбрәк күзәтелә, инфекциянең инкубацион вакыты да кыскарды. Элегрәк авыру, йокканнан соң, үзен 10-14 көннән соң гына сиздерсә, хәзер 5-6 көн эчендә билгеләр күзәтелә башлый, — ди Артем Сергеевич.
Табиб әйтүенчә, үз-үзен дәвалау белн шөгыльләнүчеләр еш кына хаталар ясый һәм хәлне катлауландыра. Ковид — вирус, ул вируслы пневмония китереп чыгара, шуңа антибиотиклар аны җиңә алмый. Антибиотиклар бактериаль инфекция кушылганда гына урынлы һәм кирәк.
— Ковидтан барлыкка килгән пневмония — ул гадәти пневмония түгел. Бу очракта үпкәләр зарарлануын атибиотиклар белән дәвалау дөрес булмаска мөмкин. Без ныклы тикшергәннән соң, пациентка гадәттә ике төрле препаратлар белән дәвалау билгелибез — ялкынсынуга каршы һәм канны сыеклаучы. Беренчеләр гормоннардан тора. Мәсәлән, дексаметазон. Ләкин аларны бары стационар шартларында, табиб күзәтүе астында гына кулланырга мөмкин. Бары табиб кына һәр пациентка аның күләмен билгели ала, — дип сөйли Артем Гаврилов.
Ә вируска каршы препаратларга килгәндә, табиб аларның инфекция йоктыруның беренче көннәрендә генә нәтиҗәле булуын билгели һәм табиб киңәшеннән башка үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә һич ярамаганын ассызыклый.
Белгеч бу инфекциянең дә кешеләрдә өч төрле үтүен әйтте — җиңел, уртача һәм авыр. Беренче очракта өйдә дәваланырга мөмкин. Җиңел формада авыручы 10-14 көндә аякка баса. Уртача һәм авыр формалар айга кадәр сузылырга мөмкин. Кызганычка каршы, дәвалау нәтиҗә китермәгән пациентлар да була икән. Ягъни алар организмында вирус даруларга бирешми... Табиб моны кеше организмының үзенчәлеге, вирусның мутацияләнүе, яңа штаммнар барлыкка килү һәм кайберәүләрнең вакциналанырга теләмәве белән дә аңлата.
— Ни өчендер кемнәрдер вакциналанырга курка. Авырудан курыкмый. Минем тәҗрибәмдә вакциналанган бер генә кешенең дә реанимациягә эләккәне юк. Прививка ясату бик мөһим. Мин вакциналандым һәм әлегә авырмадым.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: