Вакциналануны нигезсез рәвештә урап узу хроник авырулары булган кешеләрнең ковид алдында сакланусыз калуына китерә. Ә мондый кешеләрдә инфекция аеруча авыр формада үтә. Соңгы клиник тикшерүләр Русиядә җитештерелгән вакциналарның нормаль кичерелүен исбатлый.
Вакциналануга каршылыклар даими һәм вакытлыча булырга мөмкин. Башта табиб ковидка каршы вакциналанырга каршылыклар булуын билгели. Ул терапевт яисә тар белгечлектәге табиб була ала. Вакциналануга каршылык күрсәтелгән кәгазь белән табиблар комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Комиссия генә медотвод турында белешмә бирү хакында карар кабул итә ала. Шунысы мөһим: табиблар комиссиясе пациент вакциналануга каршылык тудырган авыруы буенча күзәтелгән медицина оешмасында булырга тиеш. Гади итеп әйтсәк, кеше прививканы урап узу турында белешмә алырга барганчы, бу медицина учреждениесенә берничә тапкыр килгән, күзәтелгән булырга тиеш.
Белешмәнең формасы ирекле, анда пациентның исем-фамилиясе, туган елы, диагнозы, белешмәнең яраклылык вакыты күрсәтелгән булырга тиеш. Вакытлыча дип саналган белешмә 30 көнгә бирелә.
Вакциналануга каршылыклар булып түбәндәге билгеләр тора.
Даими каршылыклар:
Вакцинага яисә аның компонентына гиперсизгерлек,
Анамнезда авыр аллергия реакцияләре булу,
Бала имезү,
18 яшьтән яшь булу,
Беренче вакцинадан соң ныклы катлаулылыклар килеп чыгу,
Иммунодефицит (беренчел),
Кандагы яман шеш авырулары, яман шеш булу.
Вакытлыча каршылыклар:
Кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар. Савыккач 2-4 атнадан соң вакциналанырга.
Авыр формада булмаган ОРВИ, ашказаны-эчәк трактының йогышлы авырулары. Температура нормальләшкәч вакциналанырга.
Хроник авыруларның кискенләшкән вакыты.
Фото: mosgubernia.ru