+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 сентябрь 2021, 09:50

Ковид-госпитальләр ничек эшли?

Республикада тиз төзелгән ике ковид-госпитальдә меңнәрчә гомерләр коткарып калынды. Бу дәваханәләрдә бүген дә медицина хезмәткәрләре, үз бурычларын лаеклы үтәп, кешеләрне аякка бастыру, гомерләрне саклап калу өчен көрәшә.

Ковид-госпитальләр ничек эшли?
Ковид-госпитальләр ничек эшли?

Стәрлетамак ковид-госпиталендә көн саен 70ләп кешене кабул итәләр. Йогышлы авырулар бүлекләре тулы. Пациентлар хәтта коридорларда да ята. Табиблар бер сменада алты сәгать буе махсус киемнәрдә ал-ял белми эшли. Бирегә төрле кешеләр эләгә. Ковид беркемне дә аямый. Мәсәлән, Диана Бирдигулова вакциналанган булган. ПЦР-тест тискәре нәтиҗә күрсәткән. Ә компьютер томография­сендә үпкәләрнең 40 проценты зарарланган булуы ачыкланган. Мондый пациентлар биредә 300дән артык. Табиблар әйтүенчә, күпчелек 45 яшьне узган пациентлар килә. Дәвалану­чыларның 98 проценты — вакциналанмаганнар.
Стәрлетамак клиник-диагностика йогышлы авырулар үзәгенең икенче бүлеге мөдире Лилия Вәлиева әйтүенчә, көн саен 10-15 пациент савыгып чыкса, алар урынына шунда ук яңалары килә. Госпиталь эшли башлаганнан алып 6 меңнән артык пациент савыгып чыккан. Биредә диагностика бүлеге, бактериологик лаборатория, дезинфекция һәм үзәк стерилизация бүлекләре, компьютер томографиясе һәм рентген диагностикасы бүлекләре бар. Госпиталь территориясендә кислород станциясе дә урнашкан. Ул һәр палатага тоташтырылган.
Җиһазларның югары дәрәҗәдә булуы гына түгел, биредә эшләүчеләрнең шәфкатьле мөнәсәбәте дә кешеләргә авыруны җиңәргә ярдәм итә. Гос­питальдә көтелмәгән хәлләргә дә әзерләр. Мәсәлән, коронавирус йоктырган йөкле хатын-кызлар өчен бала тудыру блогы каралган. Еш кына ашыгыч опера­цияләр үткәрелә. Күп медицина хезмәткәрләре бирегә килгәнче башка шәһәрләрдә “кызыл зона”ларда эш­ләгән. Ә кемдер хезмәт юлын биредә башлаган. Хезмәткәрләр өчен якында гына тулай торак бар, тиешле шартлар тудырылган.
Биредә гомернең һәр минутының бәясен аңлыйсың, ә табибларга рәхмәт сүзләре һәр палатада ишетелә.
Зубоводагы яңа Республика клиник йогышлы авырулар үзәге төзелешенә 2020 елның 28 мартында старт бирелгән иде. Бүген ул тулы куәтенә эшли һәм бик күпләргә ковидны җиңәргә ярдәм итә.
— Вакциналандым, әмма туганнар белән очрашып аралашканнан соң авырдым. Үпкәләрнең бик зур процент зарарлануы белән кердем бирегә. Табиблар ярдәме белән сәламәтләнәм. Мин савыгып чыгам инде, табиблар тормыш иптәшем өчен көрәшүләрен дәвам итә. Вакциналанганнан соң инфекцияне үткәрү җиңелрәк булганга, мин аякка бастым. Табиблар биредә бик шәп, бу дәваханәне төзеп бетерүләре яхшы. Шуңа сөенәм. Күп дәваханәләрдә булганым бар, әмма мондый җылы мөнәсәбәтне, хәлгә керүне күргәнем юк иде, — ди госпиталь пациенты Хәмит Яркәев.
Объектның гомум мәйданы 16120 квадрат метр тәшкил итә. Объектның куәте: 100 бокслы палата, шул исәптән 82 бокс һәм 18 реанимация. Йогышлы авырулар дәваханәсенең штат режимында каралган койкалар саны – 100. Эпидемияләр вакытында 382 койка урнаштыру мөмкинлеге каралган, ә моноинфекцияле гадәттән тыш хәлләр режимында – 470 койка. Бина тиз күтәрелгән конструкцияләрдән тора, аларны 50 елдан артык файдаланырга мөмкин. Төзелештә кулланылган мате­риалларның һәм конструк­цияләрнең 80 проценты Башкортстанда җитеш­терелгән булуы да мөһим.
Үзәк составында тәүлек буена эшләүче ике бокс­лы палата бүлеге, реанимация, диагностика бүлекләре, лаборатория, даруханә, дезинфекция бүлеге һәм үзәк-стерильләштерү бүлеге каралган.
Үзәк иң заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән: үпкәләрне ясалма вентиляцияләүнең 70тән артык аппараты, 128 компьютер томографы, күчмә рентген аппаратлары, реанимация өчен җиһазлар, чиста биналар комплексы һәм медицина газлары белән тәэмин итү системасы, ультратавыш диагностикасы, электрокардиография һәм эндоскопиянең заманча югары технологияле аппаратлары, пар стерилизаторлары, дезинфекция камералары, юу-сте­рильләштерү машиналары.
Үзәк территориясе “шартлы рәвештә чиста” һәм “шартлы рәвештә пычрак” зоналарга бүленгән, алар үзара кисешми. Шул ук вакытта бүлекләр арасында үтәли элемтәләр тәэмин ителгән, бу исә табибларга моноинфекция буенча эпидемия шартларында бүлекләр арасында оператив рәвештә хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Ашыгыч медицина ярдәме автомо­бильләре өчен аерым керү каралган, алар пациентны турыдан-туры аның өчен бүлеп бирелгән бокслы палатага китерәләр. Клиник-диагностика үзәге составында персоналга яшәү һәм ял итү шартлары каралган. Бу — 46 кешегә исәпләнгән тулай торак һәм 25 кешегә исәпләнгән ашханә. Моннан тыш, үзәк инфраструктурасы медицина газлары белән тәэмин итүне, шул исәптән кислород-газ станциясен, фекаль суларны чистарту станциясен һәм аларны тулысынча дезинфек­цияләүне, яңгыр суларын чистартуны, үзәк территориясеннән китүче ашыгыч медицина ярдәме автомобильләрен дезинфекцияләүне, резерв электр белән тәэмин итүнең дизель электростанциясен үз эченә ала. Бинаның инженерлык системаларында 212 вентиляция җайланмасы, шул исәптән реанимациядә стериль һава тәэмин итә.
Биредә 375 хезмәткәр эшли, шуларның 96сы – табиб һәм 155е – урта медицина персоналы. Хәзерге вакытта җәелдерелгән 470 койканың 400гә якыны ковид, пневмония диагнозлы пациентлар белән тулы. Үзәк эшли башлаганнан бирле (2020 елның июне) биредә 10 меңнән артык пациент дәваланган.

***

Прививка ясау темпларын арттыру мөһим!

Башкортстанда коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә. Төбәк үзебезнең илдә җитештерелгән 1 458 168 доза вакцина алган.
Кичәге көнгә булган мәгълүматлар буенча, республиканың 1 202 181 кешесе беренче компонент белән вакциналанган, икенче компонентны алучылар саны — 1 070 611.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин дүшәмбе көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә билгеләвенчә, төбәктә әле 4 545 йогышлы авырулар койкасы җәелдерелгән. Ирекле койка фонды 11 процент тәшкил итә.
Башкортстан Башлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгына алдагы атнадан мәгариф учреждениеләрендәге санитар-эпидемиологик хәл турында доклад әзерләргә кушты. Төбәк җитәкчесе муниципалитетларга прививка кампаниясе темпларын тизләтү кирәклеген дә билгеләде һәм Уфаны үрнәк итеп китерде — биредә халыкның 77,6 проценты вакциналанган.

Вакциналануга каршылык булу турында белешмә алу катлауланды

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19га каршы вакциналау буенча рекомендацияләрне яңартты. Яңа документ буенча прививка ясатуга медотвод алу кагыйдәләре катгыйланды.
Вакциналануны нигезсез рәвештә урап узу хроник авырулары булган кешеләрнең ковид алдында сакланусыз калуына китерә. Ә мондый кешеләрдә инфекция аеруча авыр формада үтә. Соңгы клиник тикшеренүләр Русиядә җитештерелгән вакциналар­ның яхшы кичерелүен исбатлый.
Вакциналануга каршылыклар даими һәм вакытлыча булырга мөмкин. Башта табиб ковидка каршы вакциналанырга каршылыклар булуын билгели. Ул терапевт яисә тар белгечлектәге табиб була ала. Вакциналануга каршылык күрсәтелгән кәгазь белән табиблар комиссиясенә мөрә­җәгать итәргә кирәк. Комиссия генә медотвод турында белешмә бирү хакында карар кабул итә ала. Шунысы мөһим: табиблар комиссиясе пациент­ның вакциналануга каршылык тудырган авыруы буенча күзәтелгән медицина оешмасында булырга тиеш. Башкача итеп әйтсәк, кеше медотвод турында белешмә алырга барганчы бу медицина учреж­дениесендә берничә тапкыр булган, күзәтелгән булырга тиеш.

Дүртенче дулкын октябрьдә көтелә...

Ачык мәгълүматлар аналитигы Александр Драган Башкортстанда коронавирусның дүртенче дулкыны инде октябрьдә ук башланырга мөмкин, дип саный. Бу хакта “РБК-Уфа” хәбәр итә.
“Сентябрьдә Башкортстанда авы­ручыларның бераз кимүе булырга мөмкин, әмма октябрьгә ул инде яңа үсеш белән алышыначак, өстәвенә, бер ел элек булганнан да югарырак дәрәҗәдә. Һәм өченче дулкын, тәмамланмыйча, дүртенчесенә күчә­чәк”, – дип фаразлый белгеч. Аналитик фикеренчә, инфекция йоктыру­чыларның яңадан артуы студентларның һәм мәктәп укучыларының укуга кайтуы, шулай ук эшлекле активлык арту белән бәйле булачак. Хәлгә шулай ук көннәрнең кискен салкынаюы да йогынты ясарга мөмкин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: