+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 сентябрь 2021, 12:55

Күңелләргә көз кермәсен!

Депрессиягә бирелмәс өчен нишләргә?  

Күңелләргә көз кермәсен!
Күңелләргә көз кермәсен!

Алтын көз хакимлек итә. Чагу төсләре белән күңелдә соклану хисләре уятса да, табигатьнең бу мизгеле күпләргә күңел төшенкелеге алып килә. Көзге депрессиядән ничек котылырга? Бу уңайдан психолог киңәшләренә игътибар итегез.

Күбрәк яктылык кирәк. Көзге күңел төшенкелегенең төп сәбәплә­ренең берсе – яктылык җитмәү бул­ганлыктан, кояшлы көннәрдә күбрәк урамда йөрергә тырышыгыз. Бүлмә­дә яктылык сүрән генә булмасын. 18 квадрат метрлы бүлмәдә үзеңне яхшы хис итү өчен яктылык 250 ваттан да ким булмаска тиеш. Көн яктылыгына охшаган төстәге лампочкалар куллану да файдалы. Әгәр сезнең өчен көз белән депрессия синонимнар икән, берәр кая ял итәргә барып кайту да артык булмас.
Көнне дөрес башлагыз. Ял көннәрендә иртәнге ашны ашаганнан соң, яңадан караватка аварга уйласагыз, көне буе тора алмый интегә­чәксез дигән сүз. Шуңа күрә тәрәзәне ачып, иртәне 15 минут зарядка ясаудан башлагыз. Классик музыка универсаль антидепрессант булып тора. Бәхетсез мәхәббәт турындагы җырларны тыңлаудан туктап, Моцарт, Чайковский, Бетховенны тыңлый башлагыз.
Дөрес тукланыгыз. Йокы килеп һәм төшенкелеккә бирелеп интегү­челәр иртән иң беренче эш итеп каһвәгә тотына һәм үзенә зыян гына сала. Иң файдалысы – иртәне солы боткасыннан башлагыз. Фантазиягез кушканча кыланыгыз – шикәр урынына бал кушасызмы, җәйдән әзерләп куел­ган җиләкләрне өстәп җибәрәсезме – барысы да сезнең файдага булачак. Әгәр тазару куркынычы янамый икән, иртәнге аш вакытында май белән сырлы бутерброд, каймак белән коймак һәм чикләвекләр ашау да зыян итми. Иртән яшел чәй эчү файдалырак. Шулай ук яшел тәмләткечләр, яшелчә, җиләк-җимешләр кулланырга кирәк. Бигрәк тә цитруслы җиләк-җимеш ашау файдалы, алар нерв системасын һәм иммунитетны ныгыта.
Үзегезнең рационыгызга серотонин (шатлык гормоны) һәм мелатонин (йокы гормоны) барлыкка китерүче ризыкларны кертегез, менә алар: шоколад, сыр, чикләвек, янып торган төстәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр, балык, диңгез кәбестәсе.
Витаминнар кабул итегез. Составында минераллар булган витаминнарга өстенлек бирү яхшы булыр.
Психоэмоциональ халәтегезне саклагыз. Тискәре эмоцияләр тудыруга сәбәпче булган хәлләрдән ерак торыгыз. Якыннарыгызның юк-бар зарын йөрәккә якын алып, борчылмагыз, ахыры яхшы бетә торган фильмнар карагыз һәм негативтан гына торган хәбәрләрне карамаска, тыңламаска һәм укымаска тырышыгыз.
Берәр кызыклы шөгыль табыгыз. Йога, чит тел үзләштерү, машина йөртергә өйрәнү һәм сезнең өчен мөһим булган башка шөгыльләргә алыну өчен көз иң кулай вакыт.
Өйдә утырмагыз. Көз – мәдәни тормыш гөрли башлаган вакыт. Театр, концерт, күргәзмәләргә барып, вакытыгызны күңелле дә, файдалы да итеп уздырырга мөмкин. Күңелегезгә хуш килгән, позитив кешеләр белән аралашыгыз.
Суны яратыгыз. Бассейнга йөрү, мунча керү, төрле шифалы тозлар һәм үләннәр салынган ваннада ятар өчен вакыт табыгыз. Юынганда цитрус исле гельләр куллансагыз, кәефегез тагын да күтәрелеп китәр.
Күбрәк йоклагыз. Салкыннар башлангач, озаграк йокларга тырышыгыз, чөнки организм шуны таләп итә. Җәй көне 6 сәгать тә җиткән йокы вакытын 8 сәгатькә җиткерү зыян итмәс.

Иммунитетны ныгыту ысуллары

Көз көне иммунитет та авырлык белән эшли. Бу көннәрдә без сәламәт­легебез хакында аеруча кайгыртырга тиешбез.
Тикшеренүләр күрсәтүенчә, салкын айларда без җылы вакытка караганда 6-7 процентка күбрәк калория кулланабыз. Аеруча углеводларга өстенлек бирәбез. Азрак хәрәкәтләнә башлыйбыз һәм тән авырлыгыбыз арта. Күпләр декабрь-гыйнварда гына диетага утыру хакында уйлана башлый. Ләкин га­лимнәр фикеренчә, организмны чис­тар­тучы диетаны сентябрь-октябрь айларында ук тота башларга кирәк. Бу безгә көзге инфекция белән көрә­шергә, иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк.
Көннәр салкынаю, дымлылык кимү сәбәпле күпләрдә тиренең корылану проблемасы килеп чыга. Шуңа дымландыручы кремнар кулланырга, битлекләр эшләргә кирәк. Гади косметик чараларның ярдәме тимәсә, дерматолог киңәше таләп ителә.
Һавада дым азаю организмның каршы тору көченә начар йогынты ясый. Шуңа көз көне нәкъ бу вакытта өлгергән яшелчә-җимешне күпләп ашарга кирәк: кабак, алма, кәбестә һәм башкалар. Аларда С витамины, бета-каротин һәм башка файдалы матдәләр күп.
Физик күнегүләр хакында да онытмаска кирәк. Әгәр инде күнегүләрне, гимнастиканы яратмыйсыз икән, көн саен саф һавада җәяү йөрергә вакыт табыгыз. Инфекцияләргә каршы тору көчегез артыр, кәефегез яхшырыр, гәүдәгез матурланыр.
Әлбәттә, нәнәйләребез киңәшен дә онытмыйк – суган һәм сарымсакны даими кулланыгыз. Аларның файдасы әйтеп бетергесез.
Үз-үзегезне, сезне яратырга, кайгыртырга рөхсәт итегез, тормышны сөегез. Күңелегезгә көз кермәсә, авырулар сезнең организмга үтә алмас!

Дөрес күңелсезләнә бел!

Моңсулыкта көзне генә гаепләргә ашыкмагыз әле. Барысы да үзегездән тора. Белгечләр менә ниләр киңәш итә.
Үзегезне кулга алып, күңелегезне үстерергә тырышыгыз, уйларыгызда һәм кием шкафында тәртип урнаштырыгыз. Мөмкинлек булса, көзге моңсулыктан иң яхшы чара – шопинг. Һичьюгы берәр чагу төстәге шарф алып җибәрегез.
Көз – озак вакыт саф һавада йөрер өчен иң яхшы мизгел. Иренмичә, тышка, паркка чыгыгыз. Көзге яфраклардан гөлләмә җыегыз. Яфраклар “келәме”нә чумып алсагыз да була.
Көзге урманда булганыгыз бармы? Юк икән, бу хатаны тизрәк төзәтегез. Көзге урман әкияткә тиң. Гөмбә җыйсагыз, тагын да файдалырак булыр.
Көннәр кыскарып, төннәр озаюга кайгырасызмы? Юкка. Сезнең хәзер йолдызлар сибелгән искиткеч матур төнге күк йөзенә соклану мөмкинлеге бар. Сокланмый калмагыз!
Ешрак дуслар, туганнар белән кич утырулар оештырыгыз. Өйгә тәмле алма бәлеше исе таралсын. Салкын кичне өстәл уеннары бизәсен.
Үткән җәйге көннәрнең матур мизгелләрен искә төшерегез һәм киләчәккә якты планнар корыгыз. Кышкы бәйрәмнәргә әзерләнә башласагыз да була.
Бик тә моңсулыкка чумасың килә икән инде, дөрес күңелсезләнә бел! Ул якты, матур моңсулык булсын. Плеерга романтик музыка кабыз һәм саф һавада йөрергә чык. Я булмаса, өйдә җылы пледка уран да яраткан сериалыңны карарга утыр.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: