Лаборатор-диагностика бүлегендә кешенең йогышлы авыруларына сәбәпче булган вирус һәм бактерияләрне куллануга, патогенлык төркемнәренең III-IY микроорганизмнары белән эшләр башкаруга һәм бактериология буенча амбулатор һәм стационар шартларда медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле эшчәнлекне рөхсәт итә торган лицензия бар.
Лабораториядә 20 белгеч эшли: югары квалификацияле клиник лаборатория диагностикасы табиблары, табиб-бактериологлар һәм медицина лаборатория техниклары. Лабораториядә үткәрелә торган биохимик, гематологик, молекуляр-биологик, коагулологик, микробиологик һәм гомумклиник тикшеренүләр мөмкин булган лаборатория тикшерүләренең бөтен исемлеген диярлек үз эченә ала.
Йогышлы авырулар кузгатучыларга карата антитәнчекләрне (IgM, IgG, IgA-иммуноглобулиннарны иммунофермент анализы ысулы белән) һәм антигеннарны серологик тикшеренүләр иммунофермент анализы өчен җиһазлар комплекты ярдәмендә башкарыла.
Вирус һәм бактериаль инфекцияләрне диагностикалау максаты белән молекуляр-биологик тикшеренүләр полимер чылбыр реакциясе өчен җиһазлар комплектында (ПЦР) реаль вакыт режимында гамәлгә ашырыла.
Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгеч-бактериологы Миргазиев Денис Зөфәр улы сүзләренчә:
— Клиник микробиология лабораториясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып лаборатория тикшеренүенең барлык этапларында микробиологик тикшеренүләрнең сыйфатын тәэмин итү һәм контрольдә тоту (преаналитик, аналитик, постаналитик), һәм клиника табиблары белән берлектә диагностиканың микробиологик ысулларын кулланып пациентларны тикшерү алгоритмнарын оптимальләштерү буенча уртак эш алып бару, йогышлы авыруларны кузгатучыларны диагностикалауның заманча ысулларын лаборатория эшенә кертү тора. Югары технологияләр куллану лаборатор тикшеренүләр үткәрү вакытын кыскарта. Киләчәктә йогышлы авыручылар диагностикасы медицина ярдәменең сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки этиологик диагностика этиотроп терапиясен билгели.
Зубоводагы һәм Стәрлетамактагы ковид-госпитальләр — республика өчен мөһим объектлар, алар ярдәмендә меңнәрчә гомерләр коткарылды. Госпитальләрдә иң заманча һөнәри җиһазлар урнаштырылган, алар ярдәмендә пациентларның савыгуы күпкә тизрәк бара. Республика җитәкчелеге бу объектларны вакытында төзү турында карар кабул итмәсә, һәлакәт булыр иде.