-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 сентябрь 2021, 14:15

Коронавирусны җиңүдә өлкәннәр үрнәк күрсәтә

Бүген коронавируска каршы иң нәтиҗәле ысулларның берсе – вакциналау. Хәзер инде бу инфекциянең авыруның үзенә генә түгел, аның якын-тирәдәгеләре өчен дә зур куркыныч тудыруында шикләнүче юктыр. Шулай да прививкадан, аның тискәре йогынтыларыннан куркып йөрүчеләр дә аз түгел. Андыйларга, өлкәннәрдән үрнәк алыгыз, дип әйтәсе килә.

Эльвира Ямалетдинова  Миңлехан Әбдиев
Миңлехан ӘбдиевФото:Эльвира Ямалетдинова

Кырмыскалы районы үзәк дәваханәсенә дә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кайту белән аны иң тәүдә үз сәламәтлекләрен кайгырткан өлкән буын вәкилләре ясатты. Шуларның берсе – Бозаяз авылында яшәүче 86 яшьлек Миңлехан Әбдиев.

РСФСРның атказанган уйлап табучысы, БАССРның атказанган рационализаторы, Русиянең атказанган төзүчесе һәм бихисап югары дәүләт бүләкләренә ия Миңлехан Солтангази улының барлык гомере Уфа шәһәре һәм төзелеш өлкәсе белән бәйле. Пандемия башлану белән ул хатыны белән туган авылына кайтып төпләнә.

Дөньядагы, илдәге хәлләрне күзәтеп баручы һәм даими рәвештә медицина әдәбиятын укучы шәхес буларак, коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен ышанычлы бердәнбер юл – вакциналану, дип исәпли ул. Яңа препаратлар барлыкка килү белән үзен һәм якыннарын бу куркыныч инфекциядән сакларга һәм прививка ясатырга карар итә. Тәүдә яшәгән урыны буенча Уфа шәһәрендәге дәваханәгә шалтырата, ләкин вакцина яңа кайтарыла башлаган мәлләрдә ул барысына да җитми. Шулай итеп, Бозаязга кайтканда ул район үзәк дәваханәсенә шалтырата һәм аны берничә көннән прививкага чакыралар.

Тәүге ике вакцинадан соң үз үзен бик яхшы хис итә. Ә ярты ел үтү белән бүген аны Бозаяз табиблык амбулаториясенә ревакциналауга чакырдылар. Барлык тиешле тикшеренүләрне үткәреп, вакциналауга каршылыклар булмагач, өченче прививканы – хәзер инде “Спутник-лайт” кададылар.

Үзенең сәламәтлегенә Миңлехан Әбдиев бик җитди карый. 48 яшендә табиблар аңа зур физик көч таләп ителгән эшләр белән шөгыльләнмәскә киңәш итә, йөрәккә авырлык киләчәк, диләр. Ләкин ул, моның киресен исбат итәргә теләп, нәкъ шул чордан көн саен, организмга артык көчергәнеш китерми генә, җайлап күнекмәләр ясый, йөгерә башлый һәм бу гадәткә кереп китә. Күрәсең, шуңа бүген дә Миңнефән абзый үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: