-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь 2021, 15:45

Мәскәү белгечләре безнең госпитальне югары бәяләде

Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментыннан табиблар бригадасы (ике анестезиолог-реаниматолог һәм бер пульмонолог) йогышлы авырулар госпиталенә килеп китте.

Мәскәү белгечләре безнең госпитальне югары бәяләде
Мәскәү белгечләре безнең госпитальне югары бәяләде

Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментыннан табиблар бригадасы (ике анестезиолог-реаниматолог һәм бер пульмонолог) йогышлы авырулар госпиталенә килеп китте.

Алар коронавирус белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын югары бәяләде, Мәскәүнең әйдәүче клиникалары белән чагыштырдылар.

Белгечләр бригадасы йогышлы авырулар госпиталенең барлык бүлекләре буйлап үзәк хезмәткәрләре белән берлектә йөреп чыкты, компьютер томографиясе аппаратын һәм башка җиһазларны, шул исәптән кислород станциясен карады. Авыр һәм катлаулы пациентларны дәвалау тактикасы турында фикер алыштылар. Шуннан соң чиста зонада табиблар белән аралаштылар, үз госпитальләрендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, белгечләребезнең сорауларына җавап бирделәр.

- Соңгы ел ярымда без дәвалау эшчәнлеге белән генә шөгыльләнмибез. Русиянең төрле төбәкләренә сәфәрләребез күп, шул исәптән чит ил командировкалары да (Казахстан, Үзбәкстан). Аларның максаты — таләп ителгән консультатив ярдәм һәм яңа коронавируслы пациентларны дәвалауда ярдәм күрсәтү. Бу максат белән безнең бригада Уфага да килде — клиникаларны карарга, сорауларга җавап бирергә, Башкортстандагы коллегалар белән эш тәҗрибәсен уртаклашырга.

Биредә күргәннән бик уңай хис-кичерешләр тупладык, табиблар ничек дәваларга кирәклеген белә, таләп ителгән җиһазлар бар, кадрлар белән проблема юк. Сез - яңа коронавируслы пациентларны дәвалау өчен кирәкле бөтен нәрсә булган азсанлы төбәкләрнең берсе, — диде Мухин исемендәге Мәскәү клиникасы баш табибының анестезиология һәм реанимация буенча урынбасары Ирина Мачулина. — Мөгаен, безнең тәҗрибә бераз күбрәктер, чөнки без төрле пациентларны күбрәк күрәбез һәм шуңа тәҗрибәбез белән уртаклашырбыз. Белгечләрнең сорауларына да җавап бирә, ярдәм итә алабыз. Әмма тулаем алганда, төбәктә коронавирус инфекциясе белән авыручыларга ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе яхшы, югары. Клиниканың җитәкчеләре биргән нәтиҗәләр дә, күрсәткечләр дә нәкъ менә шул хакта сөйли, алар дөнья, Бөтенрусия әйдәүче клиникалары дәрәҗәсендә.

Мәскәү белгече, реаниматолог буларак, тулы ышаныч белән шуны да әйтте:
— Мәскәү реанимацияләрендә вакциналанган пациентлар күренми диярлек. Бик сирәк очраклар гына. Бүлекләрдә дә вакциналанган пациентлар аз, барлык авыручыларның 5 процентыннан кимрәк. Һәм аларда авыру җиңелрәк формада уза. Һичшиксез, вакциналау кирәк!

Госпиталь пациенткасы, 28 яшьлек Лилия әйтүенчә, ул бирегә үпкәләренең 30 процент зарарлануы белән эләккән. Иң кискен көннәрне үткән атнада кичергән. Аңа уколлар ясыйлар, дарулар тамызалар. Бер-ике көндә хәле бераз яхшырган. Башта яшь ханымны тамак авырту гына борчыган, салкын тиде дип уйлаган, чөнки бәрәңге алганда өшегән. Ә аннары температурасы күтәрелгән. Күптән түгел аралашкан танышларының Covid-19 белән авыруы ачыкланган. Хәзер ире дә, кечкенә баласы да авырган, тик аларның үпкәләрендә зарарлану юк. Лилия әйтүенчә, алар вакциналанмаган, прививка ясатырга теләгәннәр, әмма өлгермәгәннәр.

Ә 34 яшьлек Азат Гарәфиев бирегә үпкәләренең 60 проценты зарарлануы белән эләккән. Шунда ук реанимациягә салганнар. Анда инде зарарлану 75 процент булуы күренгән. Үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратында булган, табиблар аны аякка бастыру өчен барлык көчен салган. Пациент биредә хезмәт күрсәтүнең бик яхшы булуын билгели.

— Мин бу госпиталь ачылганнан бирле эшлим. Безнең бүлектә 100 койка урыны бар, хәзерге вакытта 88 пациент дәвалана. Без Covid-19дан вакциналану башлангач җиңелрәк булыр, авыручылар азаер дип уйлаган идек, тик, кызганычка каршы, күп пациентлар килә һәм барысы да диярлек вакциналанмаган. Агитациянең актив баруы һәм вакциналау пунктларының актив эшләвенә, безнең чакыруларга карамастан, вакциналау темплары зур түгел, ә авырулар саны арта, — ди Республика клиник йогышлы авырулар үзәгенең 4нче бүлеге мөдире Зәлифә Йосыпова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: