+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 сентябрь 2021, 18:57

Ябыгам дип, харап булма!

Матурлык индустриясе күптән инде тормыбышыбызга үз кануннарын кертте: гүзәл дип саналыр өчен параметрлар билгеле. Шул ук вакытта планетабызда артык авырлыктан җәфаланучылар саны елдан-ел арта, дип чаң суга табиблар. Димәк, ябыгу, чынлап та, бүген күпләр өчен көнүзәк мәсьәлә! Тик менә артык килограммнардан котылам дип гомерлек авыруга таручылар да җитәрлек. Нигездә дөрес ябыкмау аркасында бөерләр эштән чыга. Бүгенге консультациябезне әлеге теманы яктыртуга багышлыйбыз.

Ябыгам дип, харап булма!
Ябыгам дип, харап булма!
Иң куркыныч алым

Сәламәтлекне һәм гомерне зур хәвеф астына куючы ябыгу алымнарының беренчесе – бәвел кудыручы препаратлар куллану. Алардан файдаланып зифа буй-сын булдырырга тырышучылар әллә кайдан күренеп тора: сүнгән караш, соры йөз, сирәгәйгән чәчләр – кыскасы, беренче карашка аларны җитди авырудан җәфалана дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Әйе, бәвел кудыручы препаратлар бик нык ябыктыра, әмма алар бөерләрне бетерә.
Нәрсәсе белән куркыныч соң мондый препаратлар? Алар, беренчедән, организмга натрий керүне туктата. Икенчедән, биокарбонатлар, фосфат, калий, магний, кальцийны юдырып чыгара. Өченчедән, бәвелнең РН күләмен күтәрә.
Бу рәвешле ябыгу тиз арада организмның күп күләмдә су югалтуына китерә. Шунысы да куркыныч: адәм баласы бәвел кудыру препаратларыннан башка үзен начар хис итә башлый, торган саен аңа бу даруларны күбрәк куллану кирәк була. Ә бу, үз чиратында, бөерләрнең җитди зарарлануына китерә. Ахыр чиктә кеше диализ ярдәмендә генә көн итүгә калырга мөмкин.
Балалар һәм үсмерләрнең бәвел кудыручы дарулар куллануы аеруча кызганыч хәлләргә китерә, аларның ныгып бетмәгән организмы бик тиз бирешә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтик: бәвел кудыручы даруларны бары тик табиб күрсәтмәсе һәм күзәтүе астында гына кулланырга мөмкин, ә менә ябыгу өчен алардан файдалану һич ярамый торган гамәл!

Андый чәйләрне эчмәгез!

Артык килограммнардан котылу юлында кайбер кешеләр ябыктыра торган чәйләргә өмет баглый. Әмма табиблар кисәтүенчә, аларның күбесе сәламәтлеккә зур зыян сала. Бу “могҗизалы” чәйләрне җитештерүчеләр үтереп мактаса да, аларның ябыктыру тәэсире составларына ниндидер яхшы үләннәр кушуда түгел, ә аларның шул ук бәвел кудыру үзенчәлегенә ия булуында. Мондый чәйләрдән аш кайнату системасы җитди зыян күрә.
Алар, җитмәсә, шулай ук организмда бәйлелек барлыкка китерә. Иң начары – бу чәйләр, җитештерүчеләре белдерүенчә, шлакларны түгел, ә организмнан бик кирәкле матдәләрне (магний, кальций, калий) чыгара. Ябыктыручы чәйләрнең күбесенең составы дөрес күрсәтелми, аларда кеше өчен агулы матдәләр дә бар.
Бервакыт халык арасында киң таралган ябыктыручы кытай чәйләре хакында әйтми мөмкин түгел. Галимнәр аларда аристолохий кислоталары булуы турында язып чыкты. Ә алар исә бөерләр өчен үлемечле агу. Бу кытай чәйләре белән тиз генә ябыгырга теләүчеләрнең күбесендә бөер яман шеше табылуы хакында табиблар чаң суга.

Ә менә диеталар хәвефсез

Артык килограммнарны ташлауның иң хәвефсез юлы, әлбәттә, төрле диеталар! Әмма аларны да үз белдегең белән түгел, ә табиб-диетолог белән киңәшләшеп, сәламәтлегеңне тикшертеп, үзеңә туры килгәнен тоту кирәк.
Теге яки бу диетаны сайлаганда, бөер авыруларыннан җәфаланучы­ларга аеруча сак булырга киңәш ителә. Мондый пациентларга аксым һәм кето-диеталар катгый тыела. Аксым күләмен арттыру бөерләрнең хроник авыру агышын кискен тизләтергә мөмкин.
Теләсә кайсы диетаның нигезе – углеводларны һәм камыр ризыкларын киметү. Ә менә яшелчәләрнең күләмен менюда арттыру көтелгән нәтиҗәгә тизрәк якынаерга булышлык итәр.
Буй-сыным матур булсын дигән кеше даими спорт белән шөгыльләнү хакында онытмаска тиеш. Беренче көннән үк әллә нинди катлаулы күнекмәләр ясарга тотыну кирәкми, көн дә берәр сәгать саф һавада йөрергә вакыт табудан башласаң да, бик яхшы.

Ничек яшь һәм матур калырга?

Сәламәт кеше – матур кеше. Иммунитетны ныгыту өчен белгечләр шыттырыл­ган бодай, арыш, көнбагыш, карабодай, җитен, дөге ашарга куша. Тик глютенны организмыгыз эшкәртә алмаганда, бөр­теклеләрне ашау тыела. Ә менә карабодай һәркемгә дә файдалы.
Орлыкларны ничек шыттырырга соң? Аңлатабыз.
Аларны тирән савытка суга 8-12 сәгатькә салып куябыз. Бу вакыт үткәч, аларны яхшылап юып чайкатабыз һәм сай тәлинкәгә урнаштырабыз, өстән дымлы марля белән каплыйбыз. 12 сәгатьтән беренче шытымнар баш калкытачак. Аларны шунда ук ашарга һәм бераз көтеп – яшел яфракчыклары күренгәч тә кулланырга мөмкин.
Кагыйдә буларак, мондый шытымнарны иртән ашарга киңәш ителә. Бер ашаганда 3-4 аш кашыгыннан арттырмаска кирәк.
Шытымнарны суыткычта +2...+5 градуста ябык пыяла савытта биш-алты көн сакларга була.
Сәламәт булыгыз, дуслар!


Фото: club.garmin.ru
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: