+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 сентябрь 2021, 16:05

Ковидтан тыш, грипп та сагалый!

Шуңа да сезонлы инфекцияләрне кисәтүгә җитди игътибар бирү зарур.  

Ковидтан тыш, грипп та сагалый!
Ковидтан тыш, грипп та сагалый!

Шуңа да сезонлы инфекцияләрне кисәтүгә җитди игътибар бирү зарур.

Коронавирус безнең тормышка килеп кергәнгә тиздән инде ике ел була... Без инде аның хакында бик күп беләбез кебек. Табибларның, белгечләрнең киңәшләрен истә тотып, һәркем бу мәкерле авырудан үзен һәм якыннарын сакларга тырыша. Ләкин көз-кыш айларында күзәтелә торган грипп, ОРВИ хакында да онытмаска кирәк. Алар да юкка чыкмады бит. Бу сезонлы инфекцияләрдән саклану чаралары да ковидка каршы булганнарына охшаш. Әйдәгез, аларны искә төшерик.

Гриппны кисәтү буенча киңәшләр берничә: вируска каршы, шулай ук иммунитетны күтәрүче препаратлар кабул итү, вакциналану, эпидемия вакытында медицина битлегендә йөрү, диета, организмны чыныктыру һәм ныгыту, гигиена таләпләрен үтәү, кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышу. Болар арасында грипптан саклаучы иң нәтиҗәле чара – вакцина. Көз айларында прививка эшләткәннәрнең грипп белән авыру хәвефе азрак. Авырган очракта да чир катлаулылыкларсыз, җиңел формада үтәргә тиеш.
Иммунитетны күтәрүче һәм вируска каршы препаратлар белән дә сак булырга кирәк. Аларны профилактика максатында еш кулланырга ярамый, иммунитет моңа өйрәнергә һәм үзе “эшләми” башларга мөмкин. Алар табиб тикшерүе үтеп, чынлап та иммунитеты бик какшаган булуы ачыкланган кешеләргә генә тәгаенләнә. Ә менә нәкъ гриппны дәвалаучы препаратлар бик көчле һәм токсик эффектларга ия. Авыруны кисәтү өчен аларны куллану киңәш ителми. Ә авырган очракта мөмкин кадәр иртәрәк кабул итә башлау хәерле.
Күпләр матур реклама тәэсирендә температураны төшерүче һәм авыртуны басучы даруларга (парацетамол, аспирин, ибупрофен һәм башкалар) өстенлек бирә. Ныклап авырганда алар, әлбәттә, хәлне җиңеләйтә. Ләкин бу даруларны биш көннән дә артык эчәргә ярамый. Ә авыруны кисәтү өчен мондый препаратлар куллану – ялгыш фикер. Алар вируска каршы берничек тә көрәшми, күп кулланганда зыяны булырга мөмкин.
ОРВИ һәм грипп һава-тамчы юлы белән йога. Вируслар бераз вакыт әйберләрдә дә сакланырга мөмкин. Шуңа эпидемия чорында гигиенага игътибар зур булырга тиеш: бүлмәне, кулларны, борынны юып тору мотлак. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска, битлек кияргә киңәш ителә. Өйдә бүлмәләрне даими җилләтеп торырга кирәк. Вирус коры һавада яхшы саклана һәм тиз йога. Ә күчеп йөрүче дымлы һавадан “курка”.
Әлбәттә, дөрес туклану хакында да онытмыйбыз. Аксымга, витаминнарга бай ризыклар куллану организмның чиргә каршы тору көчен арттыра. Суган-сарымсак, имбирь, лимонның файдасы да күптән исбатланган.
Әлбәттә, грипптан һәм ОРВИдан йөз процент саклаучы бер чара да юк. Ләкин югарыда телгә алынган таләпләрне үтәгәндә, үзенә һәм якыннарына игътибарлы булганда, һәркем авыруны йоктыру хәвефен киметә ала.

Авыруларны ничек аерырга?

* Грипп та, коронавирус та респиратор авырулар булып санала, ләкин алар арасында мөһим аермалар бар.
* Авыруларның билгеләре охшаш – температура күтәрелү, тамак авырту, төчкерү, ютәл һәм башкалар. Алар икесе дә җиңел һәм авыр формада үтәргә мөмкин. Ике вирус та контакт, һава-тамчы юлы аша йога. Шуңа аларны кисәтү юллары да охшаш: куллар гигиенасы, сулыш алу этикеты (терсәккә ютәлләргә, кулланган кәгазь кулъяулыкны шунда ук ташларга) һ.б.
* Вируслар йогу тизлеге белән аерыла. Гриппның урта инкубацион вакыты кыскарак.
* Ковидның балаларга азрак кагылуы билгеле. Аларда инфекциянең клиник билгеләре сирәк күзәтелә. Ә грипп нәкъ балаларга еш “ташлана”.
* Гриппта гадәттә буыннар авырта, ә коронавируста бу бик сирәк күзәтелә.
* Гриппка караганда ковидтан үлем очраклары ешрак.

Иммунитетны ныгытабыз

Табиблар бу уңайдан берничә киңәш бирә.

* Тәлинкәгездә көн саен пешкән һәм пешмәгән яшелчә-җимешләр булсын.
* Заманча әзерләнгән, рафинадланган ризыкларда калорияләр күп, витамин-минераллар, клетчатка аз. Көненә 20 грамм клетчатка кирәк. Шуңа ризыкны үзегез ярмалардан, кузаклылардан, яшелчәләрдән әзерләсәгез яхшырак.
* Күп итеп су эчегез. Яшел һәм үлән чәйләренә өстенлек бирегез.
* Йокы туярга тиеш. Режим буенча яшәгез.
* Каты диеталарда утырмагыз. Бу организм өчен стресс, димәк, иммунитетны какшата.
* Әгәр кеше авырмый, ләкин еш арый, йокыга тартыла икән, бу аның организмында саклау көчләренең кимүе хакында сөйли. Димәк, микрофлорагызны “тукландырырга” кирәк. Күбрәк кефир, катык, йогурт кебек сөт ризыклары кулланыгыз. Ферментлы ризыкларга да өстенлек бирегез. Физик активлык та бик мөһим (аеруча саф һавада). Контрольсез антибиотиклар кулланмагыз.
* Шуны да белергә кирәк: алкоголь вирустан коткармый! Киресенчә, алкогольдәге ацетальдегид организмга кире йогынты ясый. Йөрәк, кан тамырларына начар тәэсир итә, тахикардия китереп чыгара, кан басымын күтәрә. Ә грипп һәм вируслы инфекция вакытында организм болай да нык киеренке эшли. Шуңа бу вакытта аз гына алкоголь куллану да зур күңелсезлекләргә китерергә мөмкин.

Нинди ризыклар кулланырга?

Иммунитет нык булсын өчен менә нәрсәләр ашарга киңәш ителә:
Сарымсак бавырны чистарта, көч килгән организмны тергезә, стресс белән көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим. Соусларга, салатларга кушканда да яхшы. Әгәр инде исеннән бик куркасыз икән, ризык пешеп чыкканда гына кушып җибәрегез. Исе бераз кимер, ә файдасы калыр.
Имбирь тамырында бик күп витаминнар, минераллар, эфир майлары бар. Ул С витаминына, ретинол һәм В төркеме витаминнарына бай. Имбирь аппетитны ача, азык эшкәртүне яхшырта, күңел болгануны баса. Иммунитетны ныгыту өчен аны ашка, боткага, итле ризыкларга кушалар. Сутын соуслар, салатлар ясаганда кулланалар. Чәйгә кушсаң, вирусларга каршы көрәшә торган яхшы эчемлек килеп чыга.
Лимонда С витамины бик күп. Аның сутын сыгу белән үк эчәргә кирәк. Югыйсә, файдасы югала. Кайнар чәйдә дә витамины аз кала. Иң яхшысы, чәйне лимонны кабып эчәргә. Көн саен бер лимон телеме ашап куйсагыз, иммунитетыгызга яхшы ярдәм булыр. Иттарткыч аша чыгарып, бал кушып ашаганда тәмле дә, файдалы да булачак.
Бал ялкынсынуларга, стрессларга каршы тору, яраларны төзәтү сыйфатларына ия. Иртән бал ашап кую бик файдалы. Сары мәтрүшкә, лимон, кура җиләге белән куллану яхшы. Әстерхан чикләвеге, кешью, күрәгә, йөзем, караҗимеш, бал кушылган катнашма хәлсез, авыру кешеләр өчен кирәкле азык булыр.
Кефир гөмбәчеге эчәкләрне микроблардан саклый, сөякләрне ныгыта, канда вирусларга каршы көрәшүче сыйфатларны арттыра. Яңа ясалган кефир эчү файдалы, анда тере микрофлора саклана. Хәлсезләнгән, авыру, еш салкын тидереп чирли торган кешеләргә даими кефир кулланырга кирәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: