+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 сентябрь 2021, 12:00

Коронавирус: вакцинаның йогынтысы нинди, балаларны ничек сакларга?

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында актуаль мәсьәләләрне яктырткан брифинг үтте. Анда белгечләр кешеләрне борчыган сорауларга җавап бирде. Менә шуларның кайберләре.  

Коронавирус: вакцинаның йогынтысы нинди, балаларны ничек сакларга?
Коронавирус: вакцинаның йогынтысы нинди, балаларны ничек сакларга?

— Вакциналар ничек йогынты ясый, организмда аның компонентлары каламы?
— Вакциналар кешедә сovid-19га иммунитет булдырырга ярдәм итә. Вакцина кешенең иммун җавабының төрле чылбырларын стимуллаштыра башлый, Т-лимфоцитларга һәм В-лимфоцитларга, шулай ук цитокиннарга йогынты ясый. Бу - өч төп компонент, алар иммунитет формалаштыру өчен җавап бирә. Б-лимфоцитлар, үз чиратында, кешедә яңа коронавирус инфекциясенә каршы иммуноглобулин формалаштыруны стимуллаштыра һәм аны якынча бер ай дәвамында эшләп чыгара. Вирус белән очрашкач, антитәнчекләр аны баса һәм кеше авырмый яисә авыруны җиңел кичерә. Вакциналау ковидтан соңгы билгеләрне дә (апатия, мигрень һ.б.) киметергә ярдәм итә.

— Яңа коронавирус ничек тарала?
— Вирус күпчелек очракта һава-тамчы юлы белән йога, ягъни ютәлләү, төчкерү аша. Бәйләнеш юлы белән дә бирелергә мөмкин: авызның, борынның, күзнең лайлалы куышлыгына юылмаган куллар белән кагылганнан соң. Ковидның әлеге вакытта таралган Дельта-штаммы аеруча тиз йога. Шуңа күрә хәвефсезлек чараларын үтәү зарур, алар арасында иң нәтиҗәлеләренең берсе – вакциналау.

— Коронавирус инфекциясеннән вакцина ясатканнан соң кеше йогышлы булырга мөмкинме?
— Бу мөмкин түгел. Чөнки кеше бу вакытта сovid-19 белән авырмый һәм инфекция чыганагына ия түгел.

— Сovid-19дан вакциналану ел саен булачакмы?
— Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы сovid-19дан вакциналауны профилактик прививкаларның дәүләт календарена кертте. Әлеге календарь вакциналануның ике вариантын күздә тота: профилактик һәм эпидемиология күрсәткечләре буенча.

— Ревакциналану алдыннан нинди дә булса анализлар тапшырырга кирәкме?
— Юк. Иң мөһиме — вакциналану көнендә хәлегез яхшы булсын, табиб вакциналанырга рөхсәт бирер алдыннан сезне тикшереп, карар кабул итә.

— Балаларны коронавирустан ничек сакларга?
— Беренче чиратта Сovid-19 турында аларга аңлаешлы итеп сөйләргә кирәк. Ул һава-тамчы юлы белән тапшырылырга мөмкин икәнен аңлатырга. Иң мөһиме — балаларны шәхси гигиена кагыйдәләренә һәм шәхси саклану чараларыннан дөрес файдаланырга өйрәтү.

Фото: kommunarmelenki.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: