- Зөһрә Васиковна, Сез пандемия башланганнан соң коронавирус белән беренче тапкыр авырдыгызмы?
- Әйе, беренче тапкыр, бу елның март ахырында чирләдем. Хәвефсезлек чараларын үтәдем, ләкин авыру барыбер мине читләтеп үтмәде. Өйдә дәвалана башладым, дәваханәгә ятарга теләмәдем. Тик ковид үзен көтелмәгәнчә тота, өстәвенә, минем бик авыр онкология авыруы да бар, тик ремиссия хәлендә. Температура, сулыш алу авырлашу, хәлсезлек чәршәмбе көнне барлыкка килде, ә инде якшәмбе хәл кискен начарланды, суларга авыр була башлады. Без ашыгыч ярдәм чакырттык, реанимация бригадасы килде. Бик авыр хәлдә алар мине Зубовога алып киттеләр.
- Ковид-үзәк турында сөйләгез әле, Сезне ничек урнаштырдылар, анда барысы да ничек оештырылган?
- Күптән табиб булып эшлим, күп нәрсәне күрдем, тик менә беренче минуттан ук, кабул итү минутыннан башлап, палатага салуга кадәр эшнең төгәллегенә таң калдым. Беркайда да тоткарлык юк. Шунда ук мине табиб карады, КТ-тикшеренү ясадылар, ул үпкәләрнең 85 проценты зарарланганын күрсәтте. Бу - зур процент, өстәвенә, минем көчле авыруым бар.
Коронавирус - бик мәкерле, бүген синең үпкәләр зарарлануы 4 процент, ә ике сәгатьтән соң 80 процент булырга мөмкин. Шул ук вакытта мин медицина хезмәткәрләренең төгәл һәм тиз эшләвенә шаккаттым. Бигрәк тә хәл авыр булганда синең хакта оператив кайгырту мөһим.
Дүрт урынлы палатага урнаштырдылар, анда гел шундый палаталар шикелле. Душ, раковина, уңайлыклар палатаның үзендә бар. Палатада җылы, беркайда да үтәли җил юк. Госпиталь заманча, һәр палатаның үз чыгу юлы бар. Беркем дә башкалар белән аралашмый. Савыккач, пациентлар үз палатасыннан ук урамга чыга, анда чыгарылган көнне өйгә алып кайту өчен машина килә ала. Автомобильгә утырасың да китәсең. Коридор һәм баскычлар буйлап савыгу турында кәгазь артыннан йөгерергә кирәкми, барысы да палатада эшләнә. Европа госпиталендәге кебек. Табиб буларак, мин хезмәттәшләрем өчен сөендем: алар мондый заманча һәм уңайлы үзәктә авыруларга ярдәм итә ала.
Мин анда 18 көн яттым. Бәхеткә, мондый зур зарарлану белән дә хәл уңай якка үзгәрә башлады, акрын гына хәлем тотрыклыланды.
Дәвалаучы табиб-терапевт Динә Тимерхан кызы Булатова карамагына эләгүне бәхет елмайды дип саныйм. Рәхмәт сүзләрен әйтеп бетерерлек түгел. Бу табибә — Ходайдан! Бик белемле белгеч. Палатага көнгә 5-6 тапкыр керде. Бүлек мөдире, медицина җитәкчесе дә даими күзәтү оештырып торды. Урта медперсонал белән дә төгәл эш алып барыла.
- Сезне ничек дәваладылар? Хәл начарланудан куркып, паника булдымы?
- Онкология буенча мин Мәскәү гематология фәнни-тикшеренү институтында дәваланам, мине анда күзәтәләр. Динә Тимерхановна шунда ук минем табибыма шалтыратты, алар дәвалау планын төзеде. Бу мине бик гаҗәпләндерде. Паника авырып киткәч кенә булды - беренче көнне шунда ук сулыш алу җитешсезлеге борчый иде. Әмма үз чирем буенча мин күп нәрсә аша уздым, шуңа күрә сынауларга әзер идем. Шул ук вакытта, табиб буларак, мин теләсә кайсы вакытта барысы да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин икәнлеген аңладым. Мондый авыр моментларда кайвакыт табиб булуың комачаулый дип саныйм: күп белүең аркасында психологик яктан кыен була.
Гаиләдә мин ялгызым түгел. Миннән соң дүрт көн узгач, ковид-үзәккә ирем – бөтенләй сәламәт кеше керде, аның тоталь, 100 процентлы зарарлану булды. Без төрле палаталарда яттык. Мин аны күргәч, шок хәлендә калдым. Ул да 18 көннән соң госпитальдән чыкты. Чыгарылу вакытына аның — 58 процент, минем 48 процент зарарлану бар иде. Ике кызым да авырды, әмма, яшь булу сәбәпле, җиңел үткәрделәр.
Әңгәмәне тулысынча укыгыз: https://www.bashinform.ru/news/1647672-ufimskiy-medik-s-onkologiey-pobedila-koronavirus-v-zubovskom-gospitale-spasayut-zhizni/
Фото: Олег Яровиков