+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 сентябрь 2021, 14:40

Авыручылар саны арта...

27 сентябрьгә Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 65 684 кеше тәшкил итә. Тәүлек эчендә COVID-19 белән зарарлануның яңа 374 очрагы расланган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Авыручылар саны арта...
Авыручылар саны арта...

Барлыгы 56 702 кеше савыккан, аларның 67се – узган тәүлектә. Табиблар COVID-19га 4 миллионнан артык тест ясаган.

Төбәктә 5 465 йогышлы авыру койкасы булдырылган, шуларның 770 койкасы республика сәламәтлек саклау учреждениеләре базасында өстәмә ачылган дүрт COVID-госпитальдә урнаштырылган.

Азат Рәхмәтуллин шулай ук республикада коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итүен әйтте. Төбәк инде 1 759 308 доза вакцина алган. 27 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, 1 272 427 кеше беренче компонент белән прививка ясаткан, 1 163 706 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы регистратура яисә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша язылып, 203 вакциналау пунктында ясатырга мөмкин.

Республика Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, Башкортстанның ковидка каршы ситуацион үзәге координаторы Римма Үтәшева 20-26 сентябрьдә үзәк белгечләре халыкның 20 872 мөрәҗәгатен эшкәртүен хәбәр итте. Ә 2020 елның 16 ноябреннән башлап (347) 218-19-19 телефоны буенча “кайнар линия”гә 265 103 гариза килгән. Шалтыратуларның күбесе тест нәтиҗәләрен ачыклау, өйдә амбулатор дәвалауны оештыру, коронавирустан вакцина ясатуга язылу белән бәйле.

“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак билгеләп үткәнчә, ведомство белгечләре профильле министрлыклар белән берлектә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, колледжларда, шулай ук сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать транспортында санитар нормаларны үтәү буенча рейдлар үткәрә. Белем бирү учреждениеләренә килгәндә, республиканың 279 мәктәбендә коронавирус йоктыру очраклары теркәлгән сыйныфларны карантинга җибәрделәр. Анна Казак сүзләренә караганда, Башкортстанда эпидемиологик хәл грипп һәм ОРВИ кебек сезонлы авырулар саны арту белән дә катлаулана.

Радий Хәбиров республикада битлек режимын үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә, вакциналау темпларын арттырырга кушты. Төбәк җитәкчесе узган атнада оператив штаб утырышында киңкүләм чаралар санын кыскартырга, ябык биналарда спорт ярышларын тамашачылардан башка уздыру мөмкинлеге булган очракта, мәдәният учреждениеләренә кертүне бары тик вакциналанган, яки тискәре ПЦР-тест булганда гына рөхсәт итәргә дигән карар кабул ителүен искә төшерде.

Башкортстан Башлыгы шулай ук республика Финанс министрлыгына кыска вакыт эчендә коронавирусны дәвалау өчен дарулар сатып алуга акча бүлергә кушты.

– Авыручыларга бушлай дару чараларын бирүдән туктагач, шунда ук безнең COVID-госпиталь пациентларының саны арта башлый, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Шуңа күрә тиз арада кирәкле медикаментларны сатып алырга кирәк. Бу максатларга без бюджеттан атна саен 50шәр миллион сум акча бүләбез.

Фото: https://glavarb.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: