-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 сентябрь 2021, 11:50

“Коронавирус белән бәйле хәл җитди чаралар таләп итә”

Якын арадагы төп бурыч — халыкны вакциналанырга күндерү. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин муниципалитетлар башлыклары белән ковидка каршы чараларның киләчәк стратегиясе турында сөйләште.  

“Коронавирус белән бәйле хәл җитди чаралар таләп итә”
“Коронавирус белән бәйле хәл җитди чаралар таләп итә”

Кайбер районнарда һәм шәһәрләрдә вакциналану 40 проценттан артмый. Болар — Белорет, Бәләбәй, Аскын, Стәрлетамак, Бөре районнары, Октябрьский, Сибай һәм Күмертау шәһәрләре. Башкортсанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, әлеге темплар белән республикада иммунлаштыруның 80 процентына 2022 елның октябрендә генә ирешеләчәк.

Муниципалитет башлыклары урыннарда өлкән кешеләрне үгетләү бик авыр икәнен аңлатты: беренчедән, алар прививка ясатмаска киңәш иткән балаларын тыңлый, икенчедән, вакциналануның файдасызлыгы турында имеш-мимешләрне бер-берсеннән ишетә. Шуңа күрә фәнни-популяр лекцияләр үткәрү өчен белгечләрне кабат җәлеп итәргә карар кылынды.

Шулай ук муниципалитет җитәкчеләре Сәламәтлек саклау министрлыгыннан эпидемия турында оператив мәгълүмат җиткерүне һәм табиб практикасыннан конкрет очракларны тикшерүне сорады.

"Узган тәүлек эчендә 28 мең чакыру килде, аларның 84енә физик яктан өлгермәдек, — дип җавап бирде Максим Забелин. - Авыруның катлаулылыгы артты. Хәзер һәр койка кислород белән җиһазландырылырга тиеш. Әгәр элек авыруның уртача вакыты 7-8 көн булса, хәзер 15-16 көн авырыйлар, реанимациядә 10-14 көн яталар. Үлем дәрәҗәсе югары. Без, ышандыру-үгетләүләр нәтиҗә бирми, дигән фикергә килдек. Фатирлар уйнату рәвешендә «прәннек»ләр дә тәкъдим ителә, һәм ил буенча вакциналау дәрәҗәсе — тәүлегенә 90-100 мең кеше. Ә тыю чаралары булганда, 800-900 мең кеше прививка ясата иде».

Вакциналауны Белорет һәм Уфада булган кайбер эре предприятиеләр тоткарлый. Башкала мэриясендә Татарстан тәҗрибәсен искә төшерделәр, анда ике атнада өч авыру очрагы булганда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт барлык бәйләнештәгеләрне вакциналарга күрсәтмә бирә. Прививкадан баш тарткан хезмәткәрләргә эшләргә рөхсәт ителми һәм административ (түләнми торган) ялга җибәрелә.

Хәйбулла районы үз тәҗрибәсе белән уртаклашты: анда өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып, вакциналау тәкъдиме белән белдерүле талоннар бирәләр. «Шулай итеп, кешегә җаваплылыкның ниндидер бер өлеше күчә. Һәм бу эшли дә: акциянең бер атнасы эчендә прививка ясаткан өлкәннәр саны гадәттәге 10нан 25кә кадәр артты", - дип сөйләде район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов.

«Без һәрвакыт хәлне катлауландырмаска тырыштык, әмма хәзер хәлиткеч чаралар вакыты җитә. Бәлки, QR-кодларны, ковид-паспортларны куллану вакыты җиткәндер. Муниципалитетлар эпидемиягә каршы чараларны урындагы хәлгә карап күрергә тиеш", - дип нәтиҗә ясады Александр Сидякин.

Фото: Валерий Шахов

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: