+5 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 сентябрь 2021, 10:25

Вирус еккач соң була!

Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү чирне аздыра гына, ди табиблар.

Вирус еккач соң була!
Вирус еккач соң була!

— Бу инфекция турында без беренче тапкыр 2019 елның декабрендә ишеттек. Хәлне күзәттек, инфекция белән көрәшкә әзерләндек. Яңа коронавирус инфекциясенең куркынычы шунда — ул озак үтә һәм күп катлаулылыклар китереп чыгара, — ди табиб-инфекционист, йогышлы авырулар дәваханәсенең бүлек мөдире Зәлифә Йосыпова.

Зәлифә Мөхәммәт кызы Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсендә 18 ел эшли. Бу дәваханәнең филиалы — Зубоводагы ковид-госпиталь төзелү һәм ачылу белән беренче көннәрдән үк табибә анда эшли башлый. Белгеч әйтүенчә, ковидның “дулкыннары” аларның эшенә бернинди үзгәреш кертмәгән, алар ничек эшли башлаган, әле дә шулай эшләвен дәвам итә. Авыручылар күп, дәваханә тулы, коридорларда ятучылар да бар.
Биредә пациентларны кабул итү, дәвалау беркайчан да тукталып тормый. Вирусның “яшәрүе” генә күзәтелә. Баштарак инфекция күбрәк хроник авырулары булган өлкән яшьтәгеләрне аяктан екса, хәзер урта буын, яшьләр арасында да авыр очраклар бар.
Табибә ассызыклавынча, ковидтан вакциналанганнар инфекцияне җиңелрәк үткәрә. Шуңа тәҗрибәле белгеч афәттән котылуның бер генә юлын билгели — вакциналану. Зәлифә Йосыпова әйтүенчә, катлаулы инфекцияләрнең электән үк вакциналау юлы белән генә тулысынча җиңелүе билгеле. Мәсәлән, чәчәк авыруы (оспа), полиомиелит.
Табибә үзе дә вакциналанган һәм әлегә авыру аны урап узган. Шуңа ул һәркемгә дә прививка ясатырга киңәш итә.
Табиб-инфекционист Артем Гаврилов Зубоводагы ковид-госпитальдә беренче көннәрдән үк эшли. Инде ковидны дәвалау буенча оста белгечкә әйләнгән табиб инфекциянең соңгы арада тизрәк үсешүен һәм авыррак үтүен билгели.
— Авыручылар арасында яшьләр күбрәк күзәтелә, инфекциянең инкубацион вакыты да кыскарды. Элегрәк авыру, йокканнан соң, үзен 10-14 көннән соң гына сиздерсә, хәзер 5-6 көн эчендә билгеләр күзәтелә башлый, — ди Артем Сергеевич.
Табиб әйтүенчә, үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнүчеләр еш кына хаталар ясый һәм хәлне катлауландыра. Ковид — вирус, ул вируслы пневмония китереп чыгара, шуңа антибиотиклар аны җиңә алмый. Антибиотиклар бактериаль инфекция кушылганда гына файдалы һәм кирәк.
— Ковидтан барлыкка килгән пневмония — ул гадәти пневмония түгел. Бу очракта үпкәләр зарарлануын атибиотиклар белән дәвалау дөрес булмаска мөмкин. Без ныклы тикшергәннән соң, пациентка, гадәттә ике төрле препарат белән дәвалау билгелибез — ялкынсынуга каршы һәм канны сыеклаучы. Беренчесе гормоннардан тора. Мәсәлән, дексаметазон. Ләкин аларны бары стационар шартларында, табиб күзәтүе астында гына кулланырга мөмкин. Бары табиб кына һәр пациентка аның дөрес күләмен билгели ала, — ди Артем Гаврилов.
Ә вируска каршы препаратларга килгәндә, табиб аларның инфекция йоктыруның беренче көннәрендә генә нәтиҗәле булуын билгели һәм табиб киңәшеннән башка үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә һич ярамаганын ассызыклый.
Белгеч бу инфекциянең дә кешеләрдә өч төрле үтүен әйтте — җиңел, уртача һәм авыр. Беренче очракта өйдә дәваланырга мөмкин. Җиңел формада авыручы 10-14 көндә аякка баса. Уртача һәм авыр төрләре айга кадәр сузылырга мөмкин. Кызганычка каршы, дәвалау нәтиҗә бирмәгән пациентлар да була икән. Ягъни алар организмында вирус даруларга бирешми...
Табиб моны кеше организмының үзенчәлеге, вирусның мутацияләнүе, яңа штаммнар барлыкка килү һәм кайберәүләрнең вакциналанырга теләмәве белән дә аңлата.
— Ни өчендер, кемнәрдер вакциналанудан курка, ә чирләүдән курыкмый. Минем тәҗрибәмдә вакциналанган бер генә кешенең дә реанимациягә эләккәне юк. Прививка ясату бик мөһим. Мин вакциналандым һәм әлегә авырмадым.

Ләйсән Якупова.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: