+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 октябрь 2021, 09:10

Авыручылар саны арта…

Төбәктә 5 465 йогышлы авыру койкасы булдырылган, шуларның 770е республика сәламәтлек саклау учреждениеләре базасында өстәмә ачылган дүрт COVID-госпитальдә. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Азат Рәхмәтуллин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.  

Авыручылар саны арта…
Авыручылар саны арта…

“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак билгеләп үтүенчә, ведомство белгечләре министрлыклар белән берлектә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, колледжларда, шулай ук сәүдә үзәкләрендә һәм җәмәгать транспортында санитар нормаларны үтәү буенча рейдлар үткәрә. Белем бирү учреждениеләренә килгәндә, республиканың 279 мәктәбендә коронавирус йоктыру очраклары теркәлгән сыйныфларны карантинга җибәрделәр. Анна Казак сүзләренә караганда, Башкортстанда эпидемиологик хәл грипп һәм ОРВИ кебек сезонлы авырулар саны арту белән дә катлаулана.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада битлек режимы үтәлешенә контрольне көчәйтергә, вакциналау темпларын арттырырга кушты. Төбәк җитәкчесе узган атнада оператив штаб утырышында киңкүләм чаралар санын кыскартырга, ябык биналарда спорт ярышларын тамашачылардан башка уздыру мөмкинлеге булган очракта, мәдәният учреждениеләренә кертүне бары тик вакциналанган, яки тискәре ПЦР-тест булганда гына рөхсәт итәргә дигән карар кабул ителүен искә төшерде.
Башкортстан Башлыгы шулай ук республиканың Финанс министрлыгына кыска вакыт эчендә коронавирусны дәвалау өчен дарулар сатып алуга акча бүләргә кушты.
— Авыручыларга бушлай дару бирүдән туктагач, шунда ук безнең COVID-госпиталь пациентларының саны арта башлый, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. — Шуңа күрә тиз арада кирәкле медикаментларны сатып алу зарур. Бу максатларга без бюджеттан атна саен 50шәр миллион сум акча бүләбез.

Җитди чаралар таләп ителә

Якын арадагы төп бурыч — халыкны вакциналанырга күндерү. Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин муниципалитетлар башлыклары белән ковидка каршы чараларның киләчәк стратегиясе турында сөйләште.
Кайбер районнарда һәм шәһәрләрдә вакциналану күрсәткече 40 проценттан артмый. Болар — Белорет, Бәләбәй, Аскын, Стәрлетамак, Бөре районнары, Октябрьский, Сибай һәм Күмертау шәһәрләре. Вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сүзләренә караганда, әлеге темплар сакланса, республикада им­мунлаш­тыруның 80 процентына 2022 елның октябрендә генә ирешеләчәк.
Муниципалитет башлыклары урыннарда өлкән кешеләрне үгетләү бик авыр икәнен аңлатты: беренчедән, алар прививка ясатмаска киңәш иткән балаларын тыңлый, икенчедән, имеш-мимешләргә күбрәк колак сала. Шуңа күрә фәнни-популяр лекцияләр үткәрү өчен белгеч­ләрне кабат җәлеп итәргә карар кылынды.
Шулай ук муниципалитет җитәкчеләре Сәламәтлек саклау министрлыгыннан эпидемия турында оператив мәгълүмат җиткерүне һәм табиб практикасыннан конкрет очракларны тикшерүне сорады.
— Авыруның катлаулылыгы артты. Хәзер һәр койка кислород белән җиһазландырылырга тиеш. Әгәр элек авыруның уртача вакыты 7-8 көн булса, хәзер 15-16 көн авырыйлар, реанимациядә 10-14 көн яталар. Үлем дәрәҗәсе югары. Без, ышандыру-үгетләүләр нәтиҗә бирми, дигән фикергә килдек. Фатирлар уйнату рәвешендә “прәннек”ләр дә тәкъдим ителә, һәм ил буенча вакциналау дәрәҗәсе — тәүлегенә 90-100 мең кеше. Ә тыю чаралары булганда, 800-900 мең кеше прививка ясата иде”, — диде Максим Забелин.
Вакциналауны Белореттагы һәм Уфадагы кайбер эре предприятиеләр дә тоткарлый. Башкала мэриясендә Татарстан тәҗрибәсен искә төшерделәр, анда ике атнада өч авыру очрагы булганда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт барлык бәйләнеш­тәгеләрне вакциналарга күрсәтмә бирә. Прививкадан баш тарткан хезмәткәрләргә эшләргә рөхсәт ителми һәм алар административ (түләнми торган) ялга җибәрелә.
Хәйбулла районы үз тәҗрибәсе белән уртаклашты: анда өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып, вакциналау тәкъдиме белән белдерүле талоннар бирәләр. “Шулай итеп, кешегә җаваплы­лыкның ниндидер бер өлеше күчә. Һәм бу эшли дә: акциянең бер атнасы эчендә прививка ясаткан өлкәннәр саны гадәттәге 10нан 25кә кадәр артты”, — диде район хакимияте башлыгы Рөстәм Шәрипов.
— Без һәрвакыт хәлне катлауландырмаска тырыштык, әмма хәзер хәлиткеч чаралар күрү таләп ителә. Бәлки, QR-кодларны, ковид-паспортларны куллану вакыты җиткәндер. Муниципалитетлар эпидемиягә каршы чараларны урындагы хәлгә карап күрергә тиеш, — дигән нәтиҗә ясады Александр Сидякин.

Гриппка каршы вакциналану да зарур!

Республика белән идарә итү үзәге социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырды:
“ОРВИ һәм грипп сезонында сәламәт­легеңне саклауның иң нәтиҗәле ысулы — вакциналану.
Башкортстанда 2021-22 еллардагы эпидемия сезонында гриппка каршы 2 400 000 кешегә прививка ясау планлаштырыла. Бу — халыкның 60 проценты. Шул исәптән балалар — 493 мең, өлкәннәр 1 900 000, йөкле хатыннар 7000 кеше.
Соңгы күрсәткечләр буенча, 800 мең өлкән кеше вакциналанган. Аларның 99 435е — “Ультрикс”, 695 693е “Совигрипп” белән вакциналанган.
грипптан вакциналангач, иммунитет 2-4 атнада формалаша, ковидка һәм гриппка каршы прививкалар арасы кимендә бер ай булырга тиеш.
Табиблар декабрьгә ныклы иммунитет булсын өчен шәхси прививкалар календарен дөрес планлаштырырга киңәш итә”.

“Кешеләр чиратларда бер-берсенә терәлеп тора...”

Баймак үзәк шәһәр дәваханәсенең баш табибы ковид-госпитальдә ни өчен пациентларның бик күп булуы турында үз фикерләре белән уртаклашты. Баш табиб Таһир Мәүлетов “ВКонтакте”дагы битендә пост бастырган, анда шәһәр супермаркетларының берсендә булганнан соң үз тәэссоратларын сурәтләгән:
“Шәһәр халкының үз-үзен тотышын күзәтәм: эштән соң супермаркетларның берсенә кердем. Халык күп, һәркем тәмле кичке аш әзерләргә тели, ашыгалар, азык-төлек сатып алалар, кассага “тыгыз” чиратта торалар, касса бер генә.... Мондый хәл һәркемгә танышмы? Без моңа күнеккән, без кибеттә башкаларны күрмибез. Һәм һәр көнне бу хәл кабатлана”, – дип язган ул.
Ул кибеткә килүчеләрнең битлексез, я битлекләрнең ияккә генә киелүен ассызыклый. Шулай ук Таһир Мәүлетов, ковид-госпитальдә пациентлар бик күп, аларның 60 проценты – Баймак халкы, дип язган. Баш табиб гражданнарның игътибарын битлек кию режимына, метр ярым дистанция саклауга һәм кулларны даими эшкәртүгә юнәлткән һәм барысын да санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә чакырган.

Мобиль пунктлар кыскартылып, амбулатор звенолар көчәйтелә

Башкортстанда коронавирустан мобиль вакциналау пунктлары вакытлыча кыскартылды. Сәбәбе — вакциналау темпларының түбәнәюе, ковид һәм респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар арту сәбәпле, медицина персоналын амбулатор звеноны көчәйтүгә юнәлтү.
Уфада өч мобиль вакциналау пункты гына эшен дәвам итә — “Торатау” Конгресс холлында (9-19 сәгатьләрдә), “Башкирия-Лайфстайл” үзәгендә (13-19 сәгатьләрдә) һәм “Планета” сәүдә үзәгендә (13-19 сәгатьләрдә).
Республикага коронавирус таралуны кисәтү өчен
1 759 308 доза вакцина кайтартылган. 1нче компонент белән 1 273 747 кеше вакциналанган (кайтартылган вакциналарның 72,1 проценты). Вакциналануны тулысынча төгәлләүчеләр — 1 165 720 кеше.
Мобиль пунктларда вакциналау “тере чират” тәртибендә уза, Covid-19 прививкасына язылу дәваханәләрдә башкарыла. Вакциналауга берничә юл белән язылырга мөмкин:
— “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша https://www.gos­uslugi.ru/;
— колл-үзәкнең бердәм телефоны буенча —122;
— дәваханәнең регистратурасы аша — шәхсән мөрәҗәгать итеп, яки телефон аша.
Поликлиникаларда прививкалар ясау кабинетларының эш режимы 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр, тәнәфессез һәм ялларсыз.
Вакциналау һәм коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” телефоннары:
— Башкортстан Республикасының Ковидка каршы ситуацион үзәге — 8 (347) 218-19-19;
коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча —
8 (347) 286-58-27; 8 (347) 279-91-20 (күпканаллы тәүлек буе эшли торган); 122. Шалтырату бушлай.

Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: