— Кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте үзгәрергә тиеш. Ул үзгәрештән соң битлек ияктә генә йөрмәячәк. Гражданлык җаваплылыгына җитди карый башлаганда гына хәл яхшы якка борылачак. Хәлнең нинди икәнен чынлап аңлагач, кешеләр күбрәк вакциналана башлаячак. Мин, инфекционист буларак, тулы ышаныч белән әйтәм: вакциналанырга кирәк! — ди Артем Сергеевич.
Табиб әйтүенчә, көз көне эпидемиянең үсешүе көтелгән иде һәм ул килде. Вирус мутацияләнү сәбәпле, чирләүчеләр инфекцияне хәзер авыррак үткәрә. Әйе, вакциналанганнарның да 10 проценты авырый, ә туксан проценты я бөтенләй авырмый, я бик җиңел үткәрә.
— “Мин вакциналандым, ләкин чирләдем. Атна буе температурам 38 булды”, — диючеләр чирнең авыр формасының нинди булуын күз алдына да китерми. Алар — авыруны җиңел үткәреп котылган кешеләр, — ди табиб. — Кешеләр вакциналануны мәҗбүр итү кебек кабул итәргә тиеш түгел. Һичьюгы табибларның сүзенә колак салырга кирәк. Ни өчендер, кемнәрдер вакциналанырга курка, ә авырудан курыкмый. Минем тәҗрибәмдә вакциналанган бер генә кешенең дә реанимациягә эләккәне юк. Прививка ясату бик мөһим. Мин вакциналандым һәм әлегә авырмадым.