-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2021, 18:45

Башка чара юк

Бүздәк район Советы рәисе Рамил Салихов якташларны вакциналанырга өндәүне, хәзерге чорда бигрәк тә әһәмиятле гамәлгә халыкны күпләп җәлеп итүне җәмәгать эшчәнлегендә иң мөһим юнәлеш дип саный. Ни өчен дигәндә, аяусыз пандемиягә каршы көрәштә башка чара юк.

Башка чара юк
Башка чара юк

Энергетика тармагы ветераны яман чирне бер ел элек йоктыра. Хәле шәптән булмый, ике айга якын ковид белән алышырга туры килә аңа. Табиблар тырышлыгы белән чирне җиңеп чыга, әлбәттә. Вазыйфасын үтәүгә янә дә керешкәч исә, җәмәгать эшендә максаты итеп чирне булдырмас өчен хәвефсезлек кагыйдәләрен пропагандалауны ала.

- Агымдагы елның июлендә мөмкинлек туу белән вакцина ясаттым, - ди Рамил Мәсәлим улы. - Ике компонентны да җиңел кичердем, ә бит 66нчы яшь белән барам. Ни кызганыч, вакциналану безнең буынга соңрак эләкте. Хәзер аңлыйм, мөмкинлек булып, вакцинаны алданрак ясатырга өлгерсәм, чирне ул кадәр авыр кичермәс идем. Моны шуңардан әйтәм: 60 яшем тулып, пенсиягә чыккач та, Бүздәк районы электр челтәрләре җитәкчесе сыйфатында һөнәри эшчәнлегемне дәвам иттем. Гомерем буена сәламәт тормыш рәвеше алып бардым, организмым да таза иде. Хәзер исә, кичергән чирнең зыяны нык сиздерә, шуңа дәвалануны дәвам итәм. Мин 65+ буыны вәкиле, шуңа да, иң беренче чиратта, чордашларга мөрәҗәгать итәм: тиз арада вакцина ясатырга кирәк! Олыгайган саен сәламәтлекнең кадере дә арта. Вакцина ясату белән тормыш та ямьләнеп китә, чөнки киләчәккә ышаныч уяна, күңел дә тынычлана.

Фото: Фәнүр Гыйльманов.

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: