-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2021, 15:40

“Безнең хәстәрлек” өлкәннәргә булыша

«Бердәм Русия» партиясенең «Безнең хәстәрлек» волонтерлык үзәгенә өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле гражданнар еш мөрәҗәгать итә. Әйтик, шушы көннәрдә Уфа шәһәренең өлкән яшьтәге кешесе кайнар элемтә номерына аны поликлиникага ревакцинациягә илтү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Гаризага волонтер Раил Әдиятуллин тиз арада җавап биргән.

“Безнең хәстәрлек” өлкәннәргә булыша
“Безнең хәстәрлек” өлкәннәргә булыша

Шамил Бәширов бөтен гомерен медицинага багышлаган – травматолог булып эшләгән. Хезмәт юлын 13нче шәһәр клиник дәваханәсендә башлый, 21нче дәваханәдә травматология бүлеге мөдире булып эшли, аннары 11нче шәһәр дәваханәсе баш табибы була, пенсиягә кадәр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында эшли. Ун елдан артык күрү буенча инвалид булып тора, тол калган, берүзе яши һәм шуңа бәйле рәвештә медицина учреждениесенә мөстәкыйль барып җитә алмый. Беренче компонент белән февраль ахырында, икенчесе белән март аенда вакциналанган, ул вакытта дәваханәгә барып җитәргә күршесе ярдәм иткән.
«Мин табиб буларак вакциналанырга кирәк дип саныйм. Вакциналар барлыкка килүгә үк прививка ясаттым. Чөнки мин ковид белән авырмадым, гомеремне куркыныч астына куярга теләмим. Нигездә өйдә генә булсам да, урамга чыкканда, лифтта, подъездда бәйләнешкә керергә туры килә. «Спутник»ның беренче прививкасын яхшы күчердем, икенче компоненттан соң температура булды, буыннар авыртты, ике атнадан соң тернәкләндем. Бу юлы «Спутник Лайт» ясадылар, җиңел кичерермен дип өметләнәм, – ди Шамил Бәширов. - Волонтерларга чакыруга җавап биреп, барырга булышканнары өчен рәхмәтлемен. Волонтерлык — яхшы әйбер, минемчә, бу юнәлешне үстерергә һәм битараф булмаган кешеләрне күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Күпләр, бигрәк тә өлкәннәр, ярдәмгә мохтаҗ».
50нче шәһәр дәваханәсенең баш шәфкать туташы Людмила Кочетова, җәйге вакытта кимегәннән соң, сентябрь ахырында вакциналанырга теләүчеләр саны сизелерлек артты, дип билгели.
"Безнең дәваханә Уфа шәһәренең Совет һәм Октябрь районнарына хезмәт күрсәтә. Вакциналау буенча предприятиеләр, мөмкинлекләре чикле гражданнар белән дә тыгыз эшлибез, өйләренә барып хезмәт күрсәтергә тырышабыз. Вакциналау я башланганнан бирле 30 меңгә якын прививка ясатылган, дүшәмбедән, мәсәлән, уфалылар тарафыннан зур активлык күзәтелә – көненә 120-150 кеше килә, – дип ассызыклады Людмила Кочетова. - Теләүчеләр күбрәк булыр дип өметләнәбез, чөнки хәзерге вакытта вакциналау авырудан иң ышанычлы яклаучы чара булып кала".
Гаризага җавап биргән Раил Әдиятуллин волонтерлык —аның тормышының бер өлеше дип билгели.
"Волонтерлык белән балачактан ук шөгыльләнәм, өлкән яшьтәге авылдашларга, күршеләргә булыштым. Бу хисне, беренче чиратта, әти-әниләр, аннары мәктәп тәрбияләде, - ди волонтер. - Бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге һәм теләге булуы яхшы. Чөнки чынлыкта ярдәмгә мохтаҗлар бик күп. Әлегә ярдәм итә алабыз, моны эшләргә кирәк".
Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Русия» партиясенең «Безнең хәстәрлек» Волонтерлык үзәге 2020 елның мартында оештырылган иде. Ул Башкортстан Республикасының 25 эре волонтерлык оешмасын берләштерде. Бүген волонтерлар сафында республиканың 8000нән артык кешесе бар. Пандемиянең беренче көннәреннән үк активистлар кешеләргә булыша. Алар өлкәннәргә азык-төлек һәм даруларны өйләренә илтеп тапшыралар, вакциналау пунктларына илтәләр, табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерүдә дә катнашалар. Яз көне, мәсәлән, алар су басудан зыян күргәннәргә «Стоп, су басу» акциясе кысаларында ярдәм күрсәткән. Ә июнь азагында, республиканың берничә районы давылдан зыян күргәч, урыннарга барып, нәтиҗәләрен бетерергә булыштылар. Шулай ук җәен урман янгыннары белән дә көрәштеләр. "Такси. Хәстәрлек" акциясе кысаларында табиблар бригадаларын вакциналау һәм эшкә ковид-госпитальләргә алып бардылар.
Колл-үзәккә эш көннәрендә дан 18 сәгатькә кадәр бушлай 8-800-289-03 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: