Оешма җитәкчесе фикеренчә, әле вирусның иң таралган һәм аеруча өлкәннәрне аямаган вакытында, беренче чиратта, 65 яшьне үткән кешеләргә вакциналау турында җитди уйланырга кирәк, ә инде җитди медицина каршылыклары булса, изоляцияләнергә һәм үзен максималь дәрәҗәдә сакларга кирәк.
"Өлкәннәр коронавируска аеруча дучар, чөнки алар арасында хроник авырулары булган кешеләр күп. Ветераннар советында без барлык өлкәннәрне дә вакциналыйбыз, республика буенча ветераннар советларында гражданнарны йөреп чыгабыз, прививка ясатырга чакырабыз. Әйтик, кешенең прививкадан медотводы бар, ләкин бу бит яклау түгел, киресенчә, бу вирустан тагын да күбрәк сакланырга кирәк дигән күрсәткеч. Башта өлкәннәр бер компонентлы вакцина көткән кебек иде. Хәзер барлык табиблар да вакциналанганнар авырып китсә дә, чирне прививка ясатмаучыга караганда күпкә җиңелрәк кичерәчәк, диләр. Минемчә, вирус киң таралган очракта, өлкәннәргә изоляцияләнергә, ә иң яхшысы — вакциналануга барырга кирәк. Ул чакта үлем саны азрак булыр дип ышанам. Бу пандемиянең кайчан тәмамланачагын беркем дә белми, вакциналау буенча кирәкле бусаганы узарга кирәк", — дип билгеләп үтте Валерий Шәрипов.