Һәм ул хаклы да: элек-электән төрле куркыныч вируслы инфекцияләрне вакцина ядәмендә җиңеп килгәннәр. Дөньядагы, илдәге хәлләрне күзәтеп баручы һәм даими рәвештә медицина әдәбиятын укучы шәхес буларак, ул үзе дә тәүгеләрдән булып – ел башында ук прививка ясатты һәм үзен бик яхшы хис итә.
- Кемнәрдер вакцина ясатудан куркып, шик белдерә, төрле имеш-мимеш хәбәрләргә ышана, шулар белән башкаларны да куркыта. Беренче ике прививкадан соң да, әле күптән түгел өченчесен ясаткач та бер җирем дә авыртмады, үземне яхшы хис иттем. Бу чирне күмәк көч белән генә җиңеп була, якыннарыма да прививка ясатырга киңәш итәм, - ди 86 яшьлек хезмәт ветераны.
Әйткәндәй, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче һәм медицина өлкәсендә бай мәгълүматка ия шәхеснең сүзләренә ышанмаслык түгел. Тормыш иптәше Рәсимә Нигъмәтҗан кызы да ире үрнәгенә ияреп прививка ясаткан. Әлбәттә, йөрәк белән проблемалары булгач, аңа прививкадан тыелып торырга киңәш иткәннәр. Ләкин дус-ишләре арасында авыручылар арткач, ул тиз арада саклану чарасын күрергә – прививка ясатырга карар итә.
Хәзер инде коронавирусның бик куркынч, үзең өчен генә түгел, якыннарың өчен дә хәвефле булуына күпләр ышангандыр. Тик прививка ясатып кына үзеңне саклап калып була. Шуңа Әбдиевлар кебекләрдән үрнәк алырга кирәк.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.