-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 октябрь 2021, 17:55

“Исәнмесез! “Роспотребнадзор” мониторинг үткәрә...”

Бөтен илдәге кебек, Башкортстанда да коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле хәл бик катлаулы. Инфекция йоктыручылар, каһәрле авырудан савыга алмыйча дөньядан китүчеләр көннән-көн арта бара. Шуңа күрә Башкортстан Башлыгының югары әзерлек режимына керткән үзгәрешләрен, яңа чикләү чараларын төгәл үтәү мотлак. Бу уңайдан бүген Уфаның барлык сәүдә үзәкләрендә тикшерү рейдлары үтте. Аларда без — журналистлар да катнаштык.  

“Исәнмесез! “Роспотребнадзор” мониторинг үткәрә...”
“Исәнмесез! “Роспотребнадзор” мониторинг үткәрә...”

Миңа шимбә көнне сәгать 12дә Үзәк базарның төп керү урынына килергә кушылган иде. Унике тула унбиш минуттан барып җитеп, рейдны оештыру буенча җаваплы кеше — Совет районы хакимиятенең сәүдәне координацияләү бүлеге хезмәткәре Таһир Атнабаевка шалтыраттым. Ул миңа базар эченнән җавап бирде. Баксаң, инде барысы да диярлек җыелган икән — Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Лилия Нургалиева, мәгълүмат бүлеге хезмәткәре Гөлдәр Морзагалина, “Үзәк базар” сәүдә комплексының идарә итүче компаниясе директоры Иван Сурин, базарның дежур бүлеге җитәкчесе Андрей Булатов, Җәмәгать хәвефсезлеге үзәгенең өлкән инспекторы Дамир Фаттахов. Рейдта тикшерүләрне үткәрүче төп кеше — “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Корнееваны көтәләр. Унике тулганчы вакыт бар, шуңа базар җитәкчелеге, базарга килүчеләр белән яңа чикләү чараларына мөнәсәбәтләре, аларны үтәүдәге каршылыклар булу-булмавы турында сөйләшеп алырга булдым.
— Таләпләрне үтәүгә җитди карыйбыз. Кулларны эшкәртү, термометрия, дезинфекция чаралары үткәрелә. Сертификатлар, белешмәләр тикшереп кертелә, — диде Иван Сурин һәм авырлыклар турында сорауга моңсу елмаеп кына куйды. — Кемгә хәзер җиңел инде...
Ул шулай ук Үзәк базарда ике ай дәвамында вакциналау пункты эшләвен, биредә көненә 160тан артык кеше прививка ясатуын да билгеләп үтте.
Базарга керүчеләрне күзәтәм. Төп ишектә аларның тән температурасы автоматик рәвештә тикшерелә. Сертификатларны, белешмәләрне сакчы белән антиковид инспекторы тикшереп тора. Берничә көн элек катнашкан рейдтан аермалы буларак, кешеләрнең инде сертификат таләп иткәнгә бик агрессив җавап бирмәвен, алдан ук тиешле документларын әзерләп керүләрен искә алам.
— Мин коронавирус белән авырдым инде. Әле медотвод кәгазем бар. Шуны күрсәтеп кердем, — дип сөйләп китте базарга килүче Уфада яшәүче Елена Фазлыәхмәтова. — Бу тикшерүләр авырлыклар тудыра, әлбәттә. Ләкин вакциналанырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки чирнең никадәр куркыныч икәнен үзем төшендем. Әнием дә, ирем дә чирләде.
Безнең белән бик теләп сөйләшүче Галина Власова бу көнне базарга килүче иң өлкән кеше булгандыр, мөгаен. Аңа 80 яшь. Ул яз көне үк үз теләге белән вакциналанган инде. Шуңа әле аңа үзизоляция режимы кагылмый, әбекәй яхшы кәеф белән, көр басып сәүдә үзгендә йөри.
— Вакциналану бик мөһим һәм бик нәтиҗәле, — дип билгели Галина Михайловна. — Мин яз көне прививка ясаткан идем, әле берничә көн элек кенә антитәнчекләремне тикшерделәр, алар 70кә якын. Прививканы да авыр кичермәдем. Шуңа вакциналануыма сөенеп бетә алмыйм. Чир бик куркыныч бит...
Ул арада “Роспотребнадзор”дан Гөлнара Флюр кызы да килеп җитте һәм тикшерүләр башланды. Шуны әйтергә кирәк, 12 октябрьдәге рейдта мин район хакимияте, Сәүдә һәм хезмәтләндерү министрлыгы, Җәмәгать үзәге вәкилләре белән генә йөргән идем. “Роспотребнадзор” хезмәткәрләренең тикшерүе икенче төрлерәк икән. Әйтергә кирәк, бу оешма сәүдә итүчеләргә карата зур көчкә һәм вәкаләтләргә ия.
Гөлнара Корнеева тикшерүне аяк киемнәре сатылучы кибеттән башларга булды. Килеп керү белән ул таныклыгын күрсәтте һәм хезмәткәрләрдән термометрияне тикшерү, керү контроле, җыештыру буенча журналларны күрсәтүне сорады. Аларны карагач, чират антисептикларга җитте. Килүчеләр өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә битлекләрнең дә җитәрлек булуы ачыкланды. Ләкин битлекләрне ташлый торган чүп савыты буенча Гөлнара Флюр кызы кисәтү ясады — чүп савытында ике кат янчык булырга тиеш икән. Кулларны дезинфекцияләүче чараның составын “Роспотребнадзор” вәкиле җентекләп укыды һәм канәгать калды. Идәнгә ясалган билгеләр дә дөрес куелган иде. Ә менә җыештыру өчен кулланыла торган дезинфекцияләүче чараны кибеттә эшләүче кызлар әллә кинәт каушап китүдәнме, тиз генә таба алмадылар. Табылгач, аның составында вируска каршы катнашма булмавы билгеле булды. Бактерияләргә каршы бар, ә вируска каршы юк. Ә аның булуы бик мөһим, чөнки ковид — вирус. Бу җитешсезлекне төзәтү буенча кисәтү ясалды һәм ары киттек.
Ике балалар кибетендә дә зур җитешсезлекләр ачыкланмады. Берсендә хәтта дезинфекцияләүче чарага декларация дә бар иде, тикшерүче моны уңай бәяләде. Бу кибетләрдә дә шундый ук тикшерүләр булды, берсенең җыештыручы чарасы составында янә дә шул вируска каршы катнашма булмавы ачыкланды. Бу җитешсезлекне тиз арада төзәтергә кушылды.
Гөлнара Корнеева аңлатуныча, вирусны юк итү өчен дезинфекцияләүче сыекчада хлорид, хлорамин кебек чаралар булырга тиеш. Аны инструкция буенча суга кушып, 2-3 сәгать саен барлык өслекләрне сөртеп торырга кирәк.
Ә менә “Альберт и Глория” кибетендә эшләр озаккарак сузылды. Биредә берничә җитешсезлек ачыкланды — термометр, билекләр запасы, антисептиклар юк, ә куллар косметик лосьон белән эшкәртелә. “Роспотребнадзор” вәкиле барлык шартын китереп, понятойлар чакырып, тикшерү протоколы төзеде, җитешсезлекләрне видеога төшерде. Бу протоколны төзү генә дә 40 минут вакытны алды. Тиешле култамгалар куелгач, протоколның копиясе кибет хезмәткәренә бирелде, җитәкче биредә юк иде. Проткол буенча суд карар чыгарачак.
Арытаба тикшерүләр кием-салым кибетләреннән азык-төлек, туклану өлкәсенә күчте. Базарның беренче катындагы кафега килеп кергән бер төркем тикшерүчеләргә өстәл артында утыручылар сәерсенеп карады. Берсе хәтта: “Безгә ашарга ярыймы?” — дип шаяртып та алды. “Ярый!” — диде Гөлнара Флюр кызы елмаеп һәм тагын бар шартын китереп, җентекле тикшерүен башлады. Җәмәгать хәвефсезлеге үзәгеннән Дамир Фаттахов аның “уң кулы” булып, ярдәмләшеп тора. Менә йөгертеп тиешле журналларны китерделәр, битлекләр запасы, чүп савытлары, билгеләр күрсәтелде, менә дезинфекция чаралары өстәлгә куелды. Их, тагын шул чара составында “хлор” белән башланган нәрсә юк кына бит! “Бу чара бөтен микробны үтерә!” — дип акланырга тырышты операцион директор Дмитрий Мешков. Тик “Роспотребнадзор” вәкилен йомшартырмын димә. Ул протокол ук төземәде, ләкин якын арада аңа оешмага килеп тиешле документларны күрсәтүне таләп итте һәм тикшерүләр белән ары китте...
Рейдта катнашучы, үз эшләрен намус белән башкарган бу кешеләр мине сокландырды. Көнозыны битлектә, аяк өстендә йөреп, йомшаклык күрсәтмичә, җентекләп тикшерүчеләр булганда барлык тиешле таләпләрнең үтәләчәгенә, димәк, инфекциянең чигенәчәгенә өмет бар кебек. Шулай булсын иде...

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: