Аның шәфкать туташы һөнәрен сайлавы очраклы булмый. Авылда табибның роле, әһәмияте һәм кирәклеге ул чорда да искиткеч дәрәҗәдә була.
Аның файдалы кеше буласы килә. Алия Камилҗанова Бөре медицина училищесын бик яхшы билгеләргә тәмамлап, район дәваханәсендә хезмәт биографиясен башлый. Бераздан Көмьязы авылына даими эшкә кайта.
Санитарка Инзилә Гәрәева белән озак эшли ул биредә. Беренче сүзе шул була: “Авырулар бездән ярдәм көтеп, сәламәтләнүенә өмет белән килә. Табибларга булган хөрмәтне югалтмасак иде!”
Алиягә язмыш елмая, ул авылда тормыш иптәшен таба. Аның эшен аңлаган үз һөнәренең остасы Расих Камилҗанов белән менә 38 ел тату гомер кичерәләр. Көн дими, төн дими икәүләшеп машинага утыралар да, авырулар янына ашыгалар.
634 кешегә ярдәм күрсәтә Алия. Шуларның 530ы Көмьязыда, 104е — күршедәге Туктай авылында. Быел авылда 8 бала туган. Төп күрсәткеч шул, әлбәттә. Димәк, авыл яши, аның киләчәге бар. Гыйниятуллиннар гаиләсендә бишенче сабый дөньяга аваз салды.
Бүген авылда 18 яшькә җитмәгән 118 бала яши. 41 инвалид, 139 пенсионер, 351 эш яшендәге кеше бар. Авыл фельдшеры бар яклап әзерлекле булырга тиеш. Аңа бер үк вакытта хирург та, педиатр да, терапевт та булырга туры килә. Уфада махсус курсларда белемен күтәреп кайтты Алия Миңнегали кызы. Яшь кенә хатыннарның чәчәк кебек яшьтә дәваханә койкасына эләгүе өчен бик борчыла. Гормональ үзгәрешләр, организмның иртә картаюы күпләрне борчуга сала. Медицина үсешә, яңа технологияләр барлыкка килә, диагноз кую өчен фәнни методологияләр, район үзәгендә заманча медицина аппаратлары бар.
Төгәл диагностика – авыруны аякка бастыруның нигезе. “Һәр көнне нинди дә булса яңалыкка өйрәнергә кирәк. Миңа калса, һәр фельдшер оста психотерапевт булырга тиеш, башлап чирне түгел, ә авыруның үзен, аның эчке дөньясын, күңел дәръясын тәртипкә салырга кирәк. Ул үзенә дә, сиңа да, сәламәтләнәчәгенә дә ныклап ышанырга тиеш. Эштә тәртип, чисталык яратам. Үз эшен белеп, җиренә җиткереп башкарган санитарка Гөлфирә Ризванованы тирән ихтирам итәм”, — ди авыл фельдшеры.
Алия Миңнегали кызын яше-карты ихтирам итә. Югары категорияле фельдшер, Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнгән. Берничә тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлана. Озак еллар Көмьязы авылы хатын-кызлар советы рәисе вазыйфасын башкара. Район халык суды утырышчысы. Өч егетне – Рәис, Рәшит, Айдарны үстереп, аякка бастырдылар. Рәшит спорт мастеры, гер күтәрү буенча Русия чемпионы. Алия тыныч кына гомер көзенә атлый. Яшьләрчә, яңа планнар, яңа өметләр белән. Тормыш иптәше — аның беренче ярдәмчесе.
— Минем тормышымда һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрады. Дөрес юл сайларга әтием ярдәм итте. Заманына күрә ул алдынгы карашлы кеше иде. 38 ел миңа һөнәр осталары булган, профессионаллар, ачык күңелле коллегалар белән кулга-кул тотынышып эшләргә насыйп булды. Мин аларга рәхмәтлемен. Гаиләм, гөрләтеп дөнья көткән өч улым, өч оныгым тормышымны тагын да ямьли, — ди Алия Камилҗанова.
Ханис Хаҗимов,
Русиянең һәм Башкортстанның
Журналистлар берлекләре әгъзасы.