— Бу профиль буенча яңа лицензияләрне 11 оешма алды, ә 2020 елның шул ук чорында аллергология һәм иммунология буенча нибары 6 оешма лицензия алды, - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү бүлеге җитәкчесе Эльвира Тәхәветдинова.
Аллергология һәм иммунология буенча лицензияләре булган 137 медицина оешмасы лицензияләрнең бердәм реестрында теркәлгән. Шуларның 37се - дәүләтнеке, 96сы - шәхси, 4е башка милек формасы булып тора.
Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш аллергологы-иммунологы Ольга Кучер игътибар иткәнчә, дөньяда аллергия авыруларының таралуы көннән-көн арта.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2025 елга бу чирдән дөнья халкының 50 проценты җәфа чигәчәк, ә 2050 елга планетада яшәүчеләрнең күп өлеше төрле аллергияләрдән җәфа чигәчәк, шул ук вакытта теләсә кайсы матдә аллерген була ала.
Ул билгеләп үткәнчә, узган гасырның 50-70нче елларында Русиядә аллергия авырулары гомум авырулар структурасында - 2дән 4 процентка кадәр булса, 2021 елда аларның проценты 30га кадәр җитә. Соңгы унъеллык дәвамында аллергия патологиясенең сизелерлек яшәрүе һәм авыр клиник формаларның ешаю тенденциясе күзәтелә.
Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53162
Фото: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=53162