Исегезгә төшерәбез, 18 октябрьдән прививка ясатмаган кешеләр өчен чикләүнең өченче пакеты үз көченә керде. 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган өлкән яшьтәге кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелде. Башкортстан Башлыгы муниципалитет башлыкларына санитар хезмәтләр һәм хокук саклау органнары белән берлектә җәмәгать урыннарын тикшерүне дәвам итәргә кушты һәм чарага яисә учреждениеләргә килүчеләрдә тиешле сертификатлар һәм белешмәләр булырга тиешлекне ассызыклады.
— Безнең санитар-эпидемиологик таләпләрнең асылын халыкка һәм эре предприятиеләр җитәкчеләренә аңлатып бирергә кирәк. Прививка ясатуның саклану чарасы булуына ышандыру, аның коллектив иммунитет булдыруның бердәнбер ысулы икәнен аңлату мөһим, — диде Радий Хәбиров. — 27 октябрьдән соң ПЦР-тест үтү турында белешмәләр госпитальләштерелүче пациентлар өчен дәваханәләрдә генә гамәлдә булачак. Башка учреждениеләрдә ПЦР-тестларны бу датадан соң кабул итмәячәкләр.
Республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин утырышта республикада вакциналау темплары арту турында сөйләде.
“Сертификатыгыз бармы? Рәхим итегез!”
Башкортстанда республика Башлыгының югары әзерлек режимына керткән үзгәрешләре буенча вакциналанмаганнар өчен чикләү чараларын тикшерү рейдлары дәвам итә. 18 октябрьдән тикшерүләр сәүдә үзәкләрендә генә түгел, матурлык, косметика, СПА һәм массаж салоннарында, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплексларында, фитнес-клубларда, бассейннарда, 50дән артык утырту урыны булган җәмәгать туклануы оешмаларында да үткәрелә башлады.
18 октябрь. Иртәнге 10 сәгать. Алдан сөйләшенгәнчә, “Аркада” сәүдә үзәгенә килдем. Бүген биредә чикләү чараларының үтәлешен Уфаның Совет районы хакимиятеннән мөрәҗәгатьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әхмәтова, Җәмәгать хәвефсезлеге үзәгеннән инспектор Светлана Гыйльманшина, Уфа шәһәре хакимиятенең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча идарәсенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Афзал Усманов, шул ук идарәдән Торак булмаган фонд белән эшләү комитетының баш белгече Гүзәл Тукубаева тикшерәләр.
Афзал Мулланур улы төп керү урынында сакчы белән белешмәләрне, сертификатларны тикшереп тора. Әйтергә кирәк, хакимияттә эшләүчеләр смартфоннар аша куар-кодларны тикшерә торган кушымта белән тәэмин ителгән, бу эшне тизләтә. Смартфонны электрон сертификатка якын китерү белән код та, аның иясенең исем-фамилиясе дә күренә. Бер туташ шулай электрон сертификат күрсәтеп кереп китәргә уйлаган иде, кире бордылар, чөнки кушымта аша кызның кулындагы телефондагы сертификатның ир-егет исеменә бирелгәнлеге ачыкланды.
— Кешеләрнең күпчелеге чикләүләрне аңлап кабул итә, берсүзсез битлеген кия, белешмәсен күрсәтә, — ди Афзал Усманов.
Шулай да канәгатьсезлек белдерүче берничә кешене күрергә туры килде. Бер ир, мәсәлән, ПЦР-тест нәтиҗәсен күрсәтеп үтеп китәргә уйлаган иде, барып чыкмады, чөнки вакыты чыккан. Тест нәтиҗәсе өч көн эчендә генә көчендә.
“Мин хәзер өч көн саен акча түләп анализ биримме?! Үткәрегез мине!”— дип таләп итеп карады ир. Ләкин тикшерүчеләрне йомшартырмын димә. Аптырагач, ялынып та карады теге ир: “Минем антитәнчекләрем бар, берничә көннән нәтиҗә әзер була...”
Ләкин кагыйдәләр билгеләнгән, таләпләрне үтәргә кирәк. Сертификатсыз, белешмәсез, вакыты чыккан тест нәтиҗәсе булган ир сәүдә үзәгенә үтә алмады.
— Кичкә мондыйлар күбәячәк әле! Биредә бик кыйммәт булмаган хакка алкоголь продукциясе сатыла, — дип аңлатты миңа бу хәлне инде мондый тикшерүләр буенча тәҗрибә туплаган Светлана Гыйльманшина.
Гөлнара Әхмәтова билгеләвенчә, сәүдә үзәгенә керүчеләрдә битлекнең дөрес итеп киелгән булуы мотлак. Шулай ук антисептиклар, дезинфекцияләү чаралары булу да мөһим. Бүгенге тикшерүләр һәр кибеттә аларның булуын ачыклады. Берничә кешегә генә битлекне ияктән күтәреп кияргә кирәклеге хакында кисәтү ясалды.
— Бу сәүдә үзәгендә яңа таләпләргә җитди караганнар. Өч керү урынында да сакчы, тикшерүче тора. МФЦга керү урынын аерым итеп эшләгәннәр, шунысы уңайлы, — ди Гүзәл Тукубаева.
Сәүдә үзәгенә килүчеләр, сатучылар белән дә сөйләшеп алдым.
— Шунысы кызганыч: соңгы көннәрдә сатып алучылар азайды. Безнең эш хакы кибеткә килгән керемгә бәйле бит, — ди “Дочки-сыночки” кибете сатучысы Юлия Сибәгатуллина.
Юлия бәби көтә. Ул ковидтан вакцинаның беренче компонентын ясаткан, ә берникадәр вакыттан йөкле икәнлеге ачыкланган, шуңа икенче компонентны ясатмаган, бер елга медотвод кәгазе бар.
Яшь гаилә — Гөлназ белән Радик кечкенә ике сабыйлары белән кием-салым алырга килгән. Сәүдә өлкәсендә эшләүче Гөлназ вакциналанган, ә төзелеш өлкәсендә хезмәт салучы Радикның алты ай эчендә инфекция кичерүе турында белешмәсе бар, ул вакциналанмаган.
— Вакциналанырга кирәк, аңлыйм. Ләкин ни өчен вакциналарны сайлап алу мөмкинлеге юк? — дип үз фикерен белдерә яшь ир. — Мин җәй көне Гөлназ белән бергә прививка ясатырга теләгән идем, ләкин бөтен пунктларда да бер генә төрле вакцина булуы ошамады. Минем икенче төрлесен ясатасым килгән иде.
“Аркада” сәүдә үзәгенә рейд шушы рәвешле тыныч үтте һәм ниндидер җитди хокук бозуларны ачыкламады. Әйтергә кирәк, иртәнге якта кеше бик аз иде биредә. Кичкә тикшерүчеләргә эш күбәячәк, билгеле. Әйткәндәй, тикшерүләр сәүдә үзәкләрендә генә түгел, мунча, сауна, чәчтараш, матурлык салоннары кебек урыннарда да башкарыла хәзер. Барлык җиргә дә бер каршылыксыз үтәргә теләүчеләргә киңәш бер генә — вакциналанырга кирәк.
Паспорт та кирәк!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Указның яңа редакциясе нигезендә, 25 октябрьдән 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ваклап сату базарларына (авыл хуҗалыгы һәм махсуслаштырылган азык-төлек базарларыннан тыш) COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат, яки соңгы алты ай эчендә коронавирус белән авырганлык турында белешмә булганда гына керә ала.
2021 елның 1 декабреннән шундый ук документларны санатор-курорт оешмаларына урнаштырганда да тапшырырга кирәк. Ә профилакторий, пансионатлар һәм ял йортларына COVID-19га каршы вакциналау турында сертификат булганда гына кабул итәчәкләр.
Элек кертелгән чикләүләр дә гамәлдә булуын дәвам итә. Шул ук вакытта, тиешле сертификатлардан яисә белешмәләрдән тыш, халык паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ та күрсәтергә тиеш.
Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы башка профильле ведомстволар белән берлектә үзизоляция режимында булган халыкка ярдәм күрсәтү буенча Координация үзәге эшен яңадан башлап җибәрә һәм изоляциядәгеләргә тиешле социаль хезмәтләр күрсәтәчәк.
Эштән туктап тору көннәре кертелә
Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышын үткәрде. Көн тәртибендә – COVID-19дан вакциналау темпларын арттыру һәм 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр режимын кертү.
– Бүген Русия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эштән туктап тору көннәре чорын игълан итү башлангычын хуплады, – диде Радий Хәбиров һәм Башкортстан территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәл турында фикер алышырга тәкъдим итте.
Хөкүмәт вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләп үтүенчә, республикада COVID-19 авыруы белән хәл авыр, әмма тотрыклы. Вакциналау темплары акрынлап арта, алар буенча Башкортстан илдә лидер төбәкләр бишлегендә тора. Узган тәүлек эчендә 36886 кеше прививка ясаткан, шуларның 22561е – беренче компонент белән.
– Республикада 145 вакциналау пункты эшли. Уфадагы мобиль пунктлар “Торатау” Конгресс-холлында, “Башкирия” лайфстайл-үзәгендә, “Планета” һәм “Карусель” сәүдә үзәкләрендә урнашкан, – диде Максим Забелин. – 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эштән туктап тору көннәре кертү – бик мөһим һәм урынлы карар. Бу социаль зарарлану чылбырын өзәргә, ә медицина оешмаларына коронавирус белән көрәшү өчен өстәмә ресурслар һәм запаслар формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Оперштаб утырышында шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән төбәктә вакциналанмаган халык өчен чикләү чараларын гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар.
21 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтүне көчәйтү өчен социаль хезмәткәрләр аларны йөреп чыгачак, сәламәтлек торышын һәм өстәмә ярдәм күрсәтү кирәклеген аныклаячак.
Штаб эше нәтиҗәләре буенча, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр булган чордан тыш, өстәмә эшләми торган көннәр кертү планлаштырылмый, дигән карар кабул ителде.
Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.