-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 октябрь 2021, 11:46

Витамин зарарлы да була ала

Көз ахырында витаминнарның төп чыганаклары (җиләк-җимеш, яшелчә, яшел тәмләткечләр һәм башкалар) азая. Нәтиҗәдә, кеше организмында файдалы матдәләр запасы кими башлый һәм кайбер витаминнарга һәм микроэлементларга кытлык барлыкка килә.Витаминнар җитешмәсә, ягъни гиповитаминоз булганда, нинди симптомнар барлыкка килә? Аларның нинди табигый чыганаклары бар? Сорауларга югары белемле фармацевт, “Сихәт” даруханәләр челтәре җитәкчесе,Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатыИрек УСМАНОВ җавап бирә.


Симптомнар һәм чыганаклар

A витамины (ретинол) җитмәү симптомнары: эңгер-меңгердә күрү сәләте бозылу, күзләрнең ялкынсынуы, күз кабаклары кипшенү, тиренең зарарлануы, чәчләрнең сынучанлыгы, сулыш органнарының еш авыруы.
Чыганаклар: бавыр, тәрәч (треска) бавыры, балык мае, йомырка сарысы, сөт азыклары, кишер, кабак, кызыл борыч, помидор, кара карлыган, кавын, цитруслылар.
D2 (эргокальциферол) һәм D3 (холекальциферол) витаминнары.
Симптомнар: аппетит булмау, мускулларның авыртуы һәм тартышуы, балаларда рахит авыруы, үсеш тоткарлану, тешләр бозылу, ә өлкәннәрдә остеопороз (сөякләр тыгызлыгы кимү) авыруы.
Чыганаклар: йомырка сарысы, сөт, ак май, уылдык, балыкның майлы сортлары. Холекальциферол исә тәндә кояш нурлары тәэсирендә барлыкка килә.
Е витамины тукымаларны йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларына китерә алучы токсиннар йогынтысыннан саклый.
Чыганаклар: үсемлек майлары, алма төше, миндаль, арахис, кыяклы, кузаклы һәм яшел яфраклы яшелчәләр, солы ярмасы, соя, бодай һәм аның шытымнары.
К витамины кан оешуга, сөяк һәм тоташтыргыч тукымалар формалашуга йогынты ясый.
Чыганаклар: яшел төстәге барлык яшелчәләрдә. Әмма яшелчәне үсемлек яисә терлек мае белән бергә куллану зарур.
В1 витамины (тиамин) ярдәмендә организм углеводлар һәм майлардан энергия ала.
Симптомнар: нерв системасы какшау, аппетит кимү, тиз ару, сулыш кысылу, баш авырту.
Чыганаклар: көрпәле бодай икмәге, соя, фасоль, борчак, шпинат, ярмалар, шулай ук бәрәңге, кишер, кәбестә, бавыр, сыер ите, чүпрә.
B2 витамины (рибофлавин) күзнең күрү сәләтенә тәэсир итә, яктылык һәм төсләр аеруны тәэмин итә.
Симптомнар: күңел төшенкелеге, невроз.
Чыганаклар: чүпрә, сыер ите, балык, йомырка, эремчек, миндаль.
В6 витамины (пиридоксин) тромблар барлыкка килүне һәм атеросклероз үсешен искәртә.
Симптомнар: ярсучанлык, баш әйләнү, аппетит югалту, косу, дерматитлар, стоматит, веноз тромбозлар, аяклар һәм кул чуклары ою, көзән җыерулар барлыкка килә. Йөклеләрдә токсикоз.
Чыганаклар: бөртеклеләр, карабодай, шпинат, бәрәңге, кишер, төсле һәм ак кәбестә, помидор, җиләк, чия, әфлисун һәм лимон, ит һәм сөт азыклары, балык, йомырка, ярмалар һәм кузаклылар.
В12 витамины (цианокобаламин) организмның тулы кыйммәтле эшләве, нерв системасы өчен кирәк.
Чыганаклар: терлек эч-карыны (бавыр, бөер), ит, кош, балык, моллюсклар, сөт азыклары (ак майдан тыш), йомырка сарысы.
С витамины консервацияләгәндә һәм термик эшкәрткәндә 50 процентка кадәр югалуга дучар, ләкин туңдырылган азыкта чагыштырмача яхшы саклана.
Симптомнар: лайлалы тышчаларның корылыгы, уртларның ялкынсынуы һәм канавы, тешләр төшү, мускуллар, буыннар һәм сөякләр сызлау, ябыгу, хәлсезлек, яраларның начар төзәлүе.
Чыганаклар: цитруслылар, баллы борыч, помидор, тозлы кәбестә, киви, гөлҗимеш, кызыл карлыган, суган.
В9 витамины (фолий кислотасы) авырлы ханымнар өчен аеруча файдалы.
Симптомнар: телдә җәрәхәтләр барлыкка килү, авыз куышлыгының лайлалы тышчасы зарарлану, тире һәм тырнакларның торышы начараю.
Чыганаклар: яшел яфраклы яшелчәләр, шпинат, спаржа, брокколи, брюссель кәбестәсе, салат, яшел борчак һәм кузаклылар, сыер бавыры.
B7 витамины (биотин, H витамины).
Симптомнар: чәч коелу, аннары бөтен тәннән төкләр югалу, авыз, борын, күз тирәсе кызару, күзләр ялкынсыну, тырнакларның сынучанлыгы.
Чыганаклар: сыер бавыры, йомырка, арахис, көнбагыш, сыр, брокколи кәбестәсе.
Витамин Р (рутин) яман шеш авыруларын кисәтә, холестерин дәрәҗәсен җайга сала, кан басымын нормальләштерә, иммун системасын көйли.
Симптомнар: тәндә сәбәпсез күгәрүләр, кан тамырлары ятьмәсе барлыкка килү.
Чыганаклар: яшел чәй, цитруслылар, виноград, татлы борыч, чия, сарымсак, томат, карабодай. Ләкин бу азыкларны чи яисә ярым чи килеш кулланырга кирәк.
Никотин кислотасы (РР, В3 витамины, ниацин).
Симптомнар: тән тиресенең коргаксуы, агаруы, иреннәрнең күгәреп торуы.
Чыганаклар: балык, бодай үсентеләре, ананас, чөгендер, карабодай, фасоль, тавык ите, йомырка, арахис һәм сыр.

Чаманы белегез!

Гадәттә, витамин белән агуланулар аз очрый, мондый хәл, күпчелек, дару кабул иткәндә булырга мөмкин. Әмма A һәм Д гипервитаминозлары шактый авыр уза. Бу матдәләр күзәнәкләргә тиз үтеп керә һәм тәүлеклек норманы ун тапкыр арттырганда ук агуланырга мөмкин. Тәүлегенә 2000 мг С витамины кабул итү йокысызлык, тән кызышу, баш һәм эч авырту, баш әйләнү, теш эмале зарарлану, артериаль кан басымының күтәрелүе, эч китү кебек күңелсез хәлләргә китерә ала. Никотин кислотасын ач карынга кабул иткәндә, бит һәм тәннең билдән югары өлеше кызаруы күзәтелергә мөмкин. B6 витамины нормасын арттыру нерв системасын зарарлый. Фолий кислотасын артык кабул иткәндә эмоциональ үзгәрешләр, тиз ару, ашкайнату бозылу күзәтелә. Шуңа күрә витаминнарны чамадан тыш күп кулланырга ярамый.

КОВИД белән авырганнан соң...

Ковид авыруы хәтта җиңел формада узса да, табиблар, гадәттә, витаминнар эчәргә киңәш итә. Терелеп, тернәкләнү курсын үткәндә алар шулай ук алыштыргысыз. Бу очракта поливитаминлы (нигездә, Д, С һәм В төркеменә караучы витаминнар) комплекслар һәм цинк, магний һәм селен микроэлементлары ярдәмгә килә. Алар нерв системасын, стресска чыдамлылыкны һәм иммунитетны ныгытуга ярдәм итә, шулай ук киләчәктә өзлегүләр килеп чыгу ихтималын киметә.

Сәхифәне Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әзерләде.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в