+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 октябрь 2021, 18:25

Балаларны да аямый ковид...

Коронавирусның өченче дулкыны алдагылардан дельта-штамм һәм үзгәргән билгеләр белән генә түгел, балаларның ешрак чирләве белән дә аерылып тора. Әгәр элек алар ковидны билгеләрсез кичерсәләр, хәзер авыру вакытында респиратор билгеләр, эчәк авырулары барлыкка килергә мөмкин, ә кайчагында кечкенә пациент реанимациягә дә барып җитә.  

Балаларны да аямый ковид...
Балаларны да аямый ковид...

Шунысы игътибарга лаек, төрле яшьтәге балалар авырый: нульдән алып 18 яшькә кадәр. «Башинформ» хәбәрчесенә медиклар балаларда авыруның ничек узуы, нинди авыр очраклар белән очрашырга туры килүе һәм балаларны үлемгә китергән инфекциядән саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләгән.
Бүгенге көндә Уфада Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсендә COVID-19 расланган 66 бала дәвалана. Балалар бирегә бөтен республикадан килә.
«Инфекция бөтен кешедә төрлечә уза, - ди Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Алия Котдусова. — Авыруның яшенә карап, аерма эшләп булмый. Сәламәтләр дә, шулай ук шикәр диабеты, беренчел, икенчел иммунодефицитлар, ДЦП, сулыш юллары авырулары булган балалар да килә. Әлбәттә, аларга игътибар бик җитди, ләкин хроник авырулы балалар мәҗбүри рәвештә реанимация бүлегенә җибәрелә дигән сүз түгел. Барысы да бик индивидуаль. Авыруның дәвамы да төрле: кемдәдер - уртача авырлыкта, кемдәдер авыр формада - балада температура югары, интоксикация булганда, пневмония үсешә һәм кислород ярдәме таләп ителә.
Әйтик, республиканың бер районыннан үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган бер айлык сабый килде. Гаиләдә инде коронавирус белән авыручылар булган икән, әмма әнисе, баланың ОРВИ симптомнарын күреп, артык әһәмият бирмәгән. Бала сулыш алалмый башлагач кына, әти-әниләре дәваханәгә мөрәҗәгать итә, ә сабыйга кислород ярдәме кирәк була. Ике көннән соң аны реанимобильдә алып килделәр, анда коронавирус расланды, пневмония барлыкка килде. Берничә көннән соң без аны аппараттан алып чыга алдык, соңыннан бала терелде. Шуңа күрә без ата-аналарны баланың ОРВИ билгеләренә игътибар итәргә чакырабыз. Коронавирусның беренче билгеләре — температураның күтәрелүе, конъюнктивит, косу, эч китү булырга мөмкин. Әлбәттә, мондый хәлләр булмасын өчен барлык өлкәннәргә дә коронавирустан прививка ясату хәерлерәк. Моннан тыш, хәзер коронавируска кискен респиратор инфекцияләр дә кушыла, алда - грипп сезоны. Монда да үз-үзеңне һәм баланы вакцина белән яклау нәтиҗәлерәк. Чөнки вирусларның миксы — теләсә кайсы организм, бигрәк тә балалар өчен зур авырлыклар тудыра. Гриппка каршы вакцинаны мәктәп яшеннән башлап куярга мөмкин".
Яңа туган балаларда коронавирус йоктыру очраклары ешаю сәбәпле, Уфаның 17нче клиник балалар дәваханәсе базасында сабыйлар өчен йогышлы авырулар госпитале ачылды.
Хәзерге вакытта бүлектә 0дән 28 көнгә кадәр яңа туган 11 бала бар, аларның икесе үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратларына тоташтырылган.
«Безгә югары температура, бизгәк, катараль күренешләр (томау, ютәл) күзәтелгән балалар килә. Кагыйдә буларак, инфекция гаиләдә бара, ата-аналар, нәнәйләр, картәтиләр авырый, - дип билгели Уфаның 17нче шзәһәр клиник дәваханәсенең баш табиб урынбасары Регина Федорова. — Сабыйларда инфекция авыр үтә, авыру алдан фаразланмый. Хәл кискен начарланырга мөмкин. Әйтик, балада сулыш алу авырлашу да юк кебек, сатурация дә нормада, тик берничә сәгать дәвамында хәль үзгәрә — кандагы кислород кинәт кими, сулыш алу авырлаша, тире катламы үзгәрә. Ул чакта нәниләр аппаратларга барып җитә, өстәвенә, аларга еш кына үпкәләргә югары ешлыктагы вентиляция таләп ителә, ягъни интенсиврак. Гадәттә, яңа туган балаларны дәвалау яхшы нәтиҗә бирә, ә монда дәвалыйсың, ә баланың хәле авырлаша бара. Бәхеткә, яңа туган балалар арасында әлегә үлем очраклары юк. Әмма бу хәл бик авыр: безгә — медикларга, ата-аналарга, туганнарга. Уртача алганда, бездә балалар 2 атна ята. Тик, кызганыч, әлегә тәҗрибә юк, нәтиҗәләрнең нинди булачагын әйтеп булмый".

Медиклар билгеләве буенча, кече яшьтәге балаларда да, COVID-19 кичергән үсмерләрдә дә ковидтан Кавасаки синдромы, мультисистемалы ялкынсыну – урта һәм вак артерияләрне зарарлый торган кискен системалы авыру күзәтелә, бу коронар артерияләр аневризмасына, миокард инфаркты үсешенә китерә.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта республиканың йогышлы госпитальләрендә коронавирус расланган 114 бала дәвалана - Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсендә - 66, ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә - 37, 17нче балалар дәваханәсендә - 11. Амбулатор дәвалауда квота белән 1574 бала дәвалана. Узган тәүлек эчендә COVID-19 85 балада расланган.

Фото: tabletix.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: